Барлык яңалыклар
Редакция
16 октябрь 2023, 12:29

Туган кебек якын син, Гүзәл!

Бу тормышта туганың кебек якын, һәрдаим сокландырып яшәгән кешеләр була.

Туган кебек якын син, Гүзәл!
Туган кебек якын син, Гүзәл!

Бу тормышта туганың кебек якын, һәрдаим сокландырып яшәгән кешеләр була.

“Өмет” гәзитенең баш мөхәррир урынбасары Гүзәл Муллаәхмәт кызы Гаянова нәкъ шундыйлардан: якын, соклангыч һәм барыбызга да үрнәк булып торган сөйкемле сөяк ул. Шул ук вакытта ул хезмәт коллективы өчен таләпчән, төгәл, җитди, максатчан, кирәк вакытта кырыс та була белгән җитәкче дә.

Баш мөхәррир урынбасары җитәкче һәм коллектив арасын бәйләп торучы гаять мөһим звено ул. Бу вазифаны бик уңышлы башкара Гүзәл.

Кешене кеше иткән сыйфат – әдәплелек, иманлы булудыр. Тагын да кеше күңелен аяу, итәгатьле булу мәрхәмәтлелек... Бүгенге катлаулы заманда нәкъ шушы сыйфатларга кытлык зур булуы турында күп язабыз. Гүзәл Муллаәхмәт кызының шушы сыйфатлары барсына да хөрмәт уята.

Гүзәл – Борайның Мулла авылында туып-үскән. Әтиле-әниле, оныклары өчен үлеп  торган нәнәйле-картәтиле, җитеш тормышлы, бәхетле балачагы белән горурлана ул. Гүзәл кечкенәдән укытучы булырга хыяллана һәм сигезенче сыйныфтан соң Бәләбәй педагогия училищесына барып белем ала. Аннан туган районына кайтып ике ел укытучы булып эшли. Ләкин югары белем алу теләге аны ташламый,  Уфага алып килә һәм БДУның филология факультетына укырга керә. Шунда таныштык без Гүзәл белән. Һәрчак көләч йөзле, гел бишлеләргә генә укыган, группа старостасы булган Гүзәлнең безгә, “первач”ларга да игътибары җитә иде. Үз күреп сөйләшеп, кирәкле киңәшләре белән ярдәм итеп, шаяртып-көлдереп алырга да  җаен таба иде ул. Аны яратмаган кеше бумагандыр тулай торакта, монысына  акылым камил.

Кулына диплом алганнан соң Гүзәл бераз Укытучылар белемен камиллштерү институтында эшләп ала, аннан “Кызыл таң” гәзитенә корректор булып бара. Ачык өйзле, бик тә грамоталы һә язу сәләтенә ия булуып күреп алып, аны шул елларда барлыкка килгән “Өмет”гәзитенә эшкә чакыралар. Һәм менә “Өмет” дигән зур һәм саллы, бүгенгә кадәр республикабызда иң зур тираж җыеп килүче гәзиттә дистә елга якын яңалыклар бүлеге мөдире, аннан 22 ел дәвамында (!) баш мөхәррир урынбасары булып эшләп килә. БРның атказанган мәгълүмат чаралары хезмәткәре дигән исемне йөртә.

Әлбәттә, Гүзәл Муллаәхмәт кызы – үз эшенең остасы. Чын журналист! Аның һәр язган мәкаләсе көн кадагына суккан, тирән мәгънәгә ия һәм фәһемле. Мин үзем “Өмет” тә эшли башлаган чорда булган бер вакыйганы искә төшерәм: 1995 нче ел булдымы икән, редакциябезгә урынны бушатырга куштылар (без ул чакта “Башнефть” бинасында утыра идек). Ә бер көнне килсәк, ни күрәбез: редакция ишеген аркылы такта белән кадаклап куйганнар! Менә шул көннәрдә “Өмет” республика гәзитендә Гүзәл Гаянова дигән журналистның гаять кыю мәкаләсе басылмасынмы?!

Куу дигән нәрсә бетте, әлбәттә: редакция өчен тиз арада зур мәйдан юлларп, вакыты өчен шаккатмалы ремонт ясап, безне шунда күчерделәр. Менә кайда ул чын журналист сүзе!

“Ташка басканны җуеп булмый”, диләр. Гәзиттә басылып чыккан һәр сүз өчен җавап бирергә кирәк. Бүген килеп, “Өмет” республикада  иң укыла торган гәзит икән, монда тынгысыз җан иясе Гүзл ханымның да өлеше бәяләп беткесез.

Гүзәл Муллаәхмәт  кызы бу көннәрдә матур гомер бәйрәмен билгели. Юбилейга җиткәндә, гомер юлына борылып каргач, башкарылган эшләрнең күп булуын күрәсең. Гүзәл ханымда да чиксез күп алар!

Бүген дә үзенең мөлаем елмаюы, гүзәллеге, күңел хөрлеге һәм иң югары кешлеклелек сыйфатларына ия булуы, хезмәт уңышлары белән соклану уяткан кадерле коллегабызны чын йөрәктән кайнар котлыйбыз! Аңа саулык, җан тынычлыгы, эшендә зур уңышлар, горурлыгы булган улының, бар якыннарының кадер-хөрмәтен күреп яшәвен телибез.

Гөлара Арсланова.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: