Барлык яңалыклар
Редакция
12 октябрь 2023, 20:32

Тормыш матур, кадерен белеп яшик!

   “Өмет”кә язылып бүләк откан укучыбыз – Борай районында яшәүче Резеда апа Мөхәммәтовада кунакта булдык.

Тормыш матур, кадерен белеп яшик!
Тормыш матур, кадерен белеп яшик!

   “Өмет”кә язылып бүләк откан укучыбыз – Борай районында яшәүче Резеда апа Мөхәммәтовада кунакта булдык.

   Шалтыратып, бүләк китерәчәгебез хакында ишеткәч, бөтенләй аптырап калды: 30 елдан артык “Өмет” укып, үз исемеңне гәзит битендә күрми кал әле син!

    Кыскасы, Резеда ханым безне үзенең болын кадәр зур, аллы-гөлле обойлары һәм чагу чәчәкле келәмнәре белән күзләрне камаштырган, бихисап матур гөлләр үсеп утырган йортында каршы алды. Китергән бүләгебез дә күңеленә хуш килде: мондый кер элә торган җайланманы ул Уфага сеңлесенә кунакка баргач күреп, шундыйны алырга кирәк әле, юкса җылыткыч торбаларына элеп йөрим бит юылган керне, дип уйлаган булган икән. Шулай итеп, бүләкне сөенеп кабул итте апабыз.

   Апаның тормыш юлы җиңелләрдән булмаган. Аңа алты яшҗ тулганда, алты бертуганы белән әнисез калалар. “Бер апам гына кияүдә иде, калган 6 бала өстенә әти үги әни алып кайтты,- дип истәлекләргә бирелә Резеда ханым.- Энемә ике яшь тирәсе генә иде. Ии, ул әнисез балачак! Үги –  үз әниең түгел шул инде ул....Шулай да, бүгенге көн күзлегеннән караганда, үги әниебез тырышкан бит инде.Бу заманда кемдер үз балаларын да карарга теләми. Ә ул, сигез җанга ашарга әзерләп, шулкадәр кешенең керләрен юарга көч тапкан! Җитмәсә, бакчасы, йорт-курасы, мал-туары бар. Әтинең дә холкы кырыс булды. Шулай да әни чыдады: безне карап үстерде, кече энемне үз баласыдай яратты (үзенең баласы юк иде), энем хәтта аның үги икәнен дә сизми үсте. Кызганычка каршы, ул әниебез дә кыска гомерле булып, 15 елдан соң бакыйлыкка күчте. Мин ул вакытта Красноярскида яши идем. -Красноярск кебек җир чигенә ничек барып чыктыгыз соң, Резеда апа? Дип кызыксынам.

   -Мәхәббәт йөртә инде адәм баласын,- ди ул сабыр гына елмаеп.- Авылдаш егет Әнәс, хезмәт иткәннән соң шунда эшкә калган да, авылга ялга кайткан иде. Ул миннән өлкәнрәк, дөнья күреп шактый үткерләнгән чибәр егет. Мин исә, сигезенчене бетеп, төзелештә эшләп йөрим. Күреп гашыйк булгандырмы, өйләнәм дип чат ябышты булачак ирем. Ә миңа нибары 17 яшь, никах яшенә дә кермәгәнмен әле. Шулай да ул туган тиешле кешеләрен җайлап-ризалаштырып, мине ЗАГСка алып барды. 18 тулмагач, паспорт та юк бит инде. Җаен табып, паспортлы итте. Үзем дә яратканмындыр инде, аңа ышанып җир чигенә китәргә риза булганмын бит (көлә).

   Красноярскида беренче кызыбыз Светлана туды. Анда дүрт ел яшәгәннән соң, үзебезнең якка кайтып төпләндек.   1993 ел гаиләбез өчен авыр булды: мин авариягә эләгеп,каты җәрәхәтләр алдым. Умыртка сөягемә катлаулы операция эшләделәр, 8 ай Уфа дәвахәнәсендә яттым. Бер ел буена беренче төркем инвалидлыкта булдым, аннан икенче төркемгә күчерделәр. Шөкер, быел операция ясатканыма 30 ел тулды: үз аякларымда йөрим, йорт-җирне карыйм, тик бакча эшләрен алып бару гына авыр бирелә. Балалар булыша, әлбәттә.

Резеда апа тормыш иптәше Әнәс Зәки улы белән 44 ел (!) бергә гомер итеп, 3 бала тәрбияләп үстергәннәр, күп итеп мал-туар, кош-кортын асрап яшәгәннәр. Кызганычка каршы, моннан 13 ел элек Әнәс абый чирләп вафат булган. Бүген инде Резеда апа балалары-оныклары хөрмәтендә яшәп ята.

   -Өмет”не чыккан көннән алдырам, әнә шул каты авырган 93нче елда гына алмый калганмындыр,- ди ул үзе. – Аны кат-кат укып чыгам, балаларга, туганнарга да укытам. Мин телевизор карарга яратмыйм, ә менә укырга теләк зур. Светлана кызым еш кына китапханәдән дә китаплар яздырып алып килә, шуларны да яратып укыйм.

-“Өмет” укучы дусларыгызга ниләр теләр идегез, Резеда апа?

   - Мин һәрвакыт бар кешеләргә дә сәламәт, бәхетле картлык телим. Үземне бәхетле кеше дип саныйм: чөнки Аллаһ миңа авыр чирдән аякка басарга мөмкинлек бирде. Балаларым, оныкларым сау-сәламәт, минем өчен үлеп торалар, уңышлылар.  “Күпме бирсәң дә бир, Ходай,Бәндә яшәүдән туймас” дип җырлый бит әле Салават Фәтхетдинов. Шуның кебек, мин дә Аллаһымнан илебезгә тынычлык, кешеләр күңеленә иман, хәерле гомерләр бир дип сорыйм.

Элек, мин эшләгәнМПМК оешмасы таралганчы, безне “Өлкәннәр көне” уңаеннан бәйрәмнәргә чакыралариде. Хәзер искә алучы бик юк. Шулай да бөтенләй тормыш арбасыннан төшеп калганнардан түгел әле без: кайчандыр бергә эшләгән ахирәтләр белән даими очрашып, тәмләп чәйләр эчеп, гөрләшеп утырырга вакыт табабыз.

   Үзегезгә дә иң изге теләкләребезне юллыйбыз, хөрмәтле Резеда апа!

                                                Гөлара Арсланова.

 

 

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: