Барлык яңалыклар
Редакция
12 сентябрь 2023, 21:35

Кеше китә, аның матур эзе кала...

Бүген редакциябезнең даими авторы, изге йөрәкле, үткен каләмле Фәрит Таҗетдин улы Гыйләҗевның вафатына 40 көн...

Кеше китә, аның матур эзе кала...
Кеше китә, аның матур эзе кала...

   Бүген редакциябезнең даими авторы, изге йөрәкле, үткен каләмле Фәрит Таҗетдин улы Гыйләҗевның вафатына 40 көн...

   Редакция – ул тулы бер гаилә кебек. Аның һәр әгъзасы бер-берсенә кадерле, бер-берсенә терәк. Һәр гаиләнең якын туганнары, дуслары булган кебек, аның да якын туганнары-дуслары бар...

   Хөрмәтле авторларыбыз безнең өчен әнә шундый якын кешеләр. Дистә еллар дәвамында хезмәттәшлек иткән, “Өмет” дип җан аткан, аның егет-кызларын якын итеп яшәгәннәре аеруча кадерле. Аларны югалту һәрчак йөрәктә тирән яралар калдыра.

   Фәрит абый Гыйләҗев редакциябезнең әнә шундый якын туганы иде. “Өмет”челәр өчен мин картәти инде, барыгызны да бердәй яратам” дип һәрчак киң елмаеп, канатланып килеп керер иде ул. Башта кабинеттан-кабинетка кереп, барыбыз белән дә күрешеп чыгар, хәл-әхвәлләрне белешер, аннан соң гына култык астына кыстырган папкасыннан “Өмет” өчен махсус әзерләгән материалларын өстәлгә чыгарып салыр иде.

   Ул язган мәкаләләрнең берсе дә “буш” булмас: автор үзен һәм башка гади кешеләрне борчыган проблемаларны күтәреп чыгар һәм гәзит ярдәме белән аларның уңышлы хәл ителәчәгенә чын йөрәктән ышаныр иде. “Кызлар, әгәр кыскартырга уйласагыз, менә бу урыннарына саклык белән кагылыгыз, күтәрелгән проблема гадәти бер хәл-вакыйгага гына әверелеп калмасын”, дип тә кисәтә иде үзе. Ул шулай ук хезмәтен намус белән башкарган, үз эшенә мөкиббән киткән кешеләрне хөрмәт итте һәм аларны халыкка үрнәк итеп күрсәтеп, җылы мәкаләләр язды.

   Коллективыбызны “Балыкчылар көне”, “Урманчылар көне” һ.б. шундый истәлекле чараларга үзе яшәгән Подымалово якларына чакыра иде ул. Бергәләп балык тотулар, ә аннан  инде кышкы карда, салкынга-җилгә дә исебез китми, кайнар чәй һәм Филара апа пешереп җибәргән тәмле тәбикмәкләр белән сыйлануларны ничек онытасың, ди?

   Лаеклы, матур гомер кичерде Фәрит Таҗетдин улы. Подымалово авылы мәчетен төзү эшендә ул башлап йөрүчеләрдән булды. Ә Аллаһ йорты төзелеп беткәч, анда халыкның теләп йөрүенә ничек шатлана иде!

   Бәхетле булды: тормыш иптәше Филара апа, балалары, оныклары белән горурланып яшәде, туганнары өчен олы терәк булды һәм җаваплы вазифаларда эшләгән вакытында да, хаклы ялга чыккач та вакытлы матбугат белән тыгыз бәйләнештә булды.

   Хөрмәтле аксакалыбызга 87 яшьне беркем дә бирерлек түгел иде әле: гомеренең соңгы көннәренә кадәр егетләрдәй җитез булды. Ләкин гомерләр чикле шул... Җор сүзле, шаян һәм бик-бик күпләр күңелендә мәңгелек урын алган Фәрит абыебызның җаны Фирдәвес җәннәтендә булсын иде...

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: