Барлык яңалыклар
Редакция
10 сентябрь 2023, 18:39

Буа уртасында ялгыз аккош...

Үрнәк буасында ул кайдан?

Буа уртасында ялгыз аккош...
Буа уртасында ялгыз аккош...

   Үрнәк буасында ул кайдан?

   Бүген туган авылымнан Аблайга туры юл, ягъни басу юлы белән, барырга кузгалдык. Шулай иткәндә, Үрнәк авылының матур буасы янында һәрчак туктап, бераз хозурланып алабыз. Бүген исә, килеп туктау белән үк, Чакмагыш районында шактый зурлардан исәпләнгән буаның нәкъ уртасында ялгыз аккош йөзүен күреп алдык. Болытлы, яңгыр тамчылап торган бу көндә, тирә-юньдә бер җан иясе күренмәгән чакта, нишли икән аккошкай анда япа-ялгыз? Сөекле ярын югалтып ятим калганмы, әллә канаты каерылып, төркеменнән аерылып, бирегә төшәргә мәҗбүр булганмы? Сораулар күп, аларга нихәл җавап табарга?

   Кагынып та ала үзе, аннан чистартынып-көязләнә, башын суга тыгып нидер эзләнә. Ерак арадан төшергәч, фотоның сыйфаты начар, әлбәттә. Ләкин аның белән сезнең белән дә бүлешергә булдым дуслар...

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: