Барлык яңалыклар
Редакция
25 июль 2023, 13:45

"Өмет" укыган кешенең күңеле матур була

  “Вәгъдә – иман” дигән сүз бар халыкта. Шуны истә тотып, менә тагын да “Өмет” белән бергә” акциясендә бүләк отучыларны билгеләдек.

“Вәгъдә – иман” дигән сүз бар халыкта.Шуны истә тотып, менә тагын да “Өмет” белән бергә” акциясендә бүләк отучыларны билгеләдек.

   Бу юлы без редакциябез белән күптән түгел генә хезмәттәшлек итә башласа да, тиз вакыт эчендә укучыларыбыз мәхәббәтен яуларга өлгергән хөрмәтле авторыбыз – Фәнүз Мостафа улы Шәгалиевны чакырдык.

   Гәзит битләрендә иҗат җимешләрен Алмаз Вәлиев псевдонимы астында тәкъдим итеп килгән Фәнүз Мостафа улы гаять кызыклы шәхес булып чыкты. “Өмет” белән хезмәттәшлек итүне дә юкка сайламаган ул...

   Әлшәй районының Буданьяр дигән кечкенә авылы егете икән җитди һәм шул ук вакытта шаян, эшлекле һәм гаять нечкә күңелле, тормышта бик  күпләрне борчыган проблемаларны каләм очына эләктереп, егып салучы, хезмәт һәм җир кешесенә мәдхия җырлаучы каләм остасы Фәнүз әфәнде.

   -Әлшәй дигәндә, Гайнәямак авылын барсы да белә. Ә безнең Буданьяр авылына үткән гасырның 27нче елында киләчәккә зур өметләр белән караган, уңган һәм булдыклы берничә гаилә, нәкъ Гайнәямактан аерылып чыгып, нигез салган,- дип сүзен башлады ул.- Хәер, авылыбыз беркайчан да артык зурлардан исәпләнмәде. 70-80нче елларда, халык иң күп яшәгән дип исәпләнгән чорда да, йортлар саны 76дан артмады. Ләкин горурланырлык авыл булды үзе! Без үскән  чакта авылыбызда 5-6 урманчы булуы үзе үк күп нәрсә турында сөйли, чөнки Аксен урманчылыгы янда гына иде. Урман куенына сыенып утырган авылыбызның гүзәллеген күреп һәркем тел шартлатты. Яныбызда гына 10 гектар мәйданны биләгән питомникта каен үсентеләре җитештерелә иде. Без әнә шул үсентеләрне тәрбияләшеп үстек. Авылыбызда бүген инде унлап кына йортта кешеләр яши. Ул шулай ук гүзәл, ләкин күп авылларга хас булган юл, газ проблемасы аның өчен дә иң мөһиме.

   Фәнүз абыйның әтисе Мостафа Вәли улы да бик уңган, яңалыкка тартылучы кеше булган. Җиде ел (!) хәрби хезмәттә булып авылга кайтканнан соң, кулында шофер таныклыгы булган көйгә, авылларга кайта гына башлаган үзйөрешле комбайнда эшләргә кызыгып, комбайнчы һөнәрен дә үзләштергән. Кыскасы, 6 бала тудырып үстергән  әти-әнисенең бар гомере тырыш хезмәттә узган.

   Кечкенә авылның мәктәбе дә зур булмый, әлбәттә. Ике башлы агач йортта урнашкан башлангыч мәктәптә 4 сыйныф белем алганнан соң, аның 8 чакрым ераклыктагы Гайнәямак авылына йөреп укыйлар.

   -Ул вакытта, мәктәпнең интернаты булса да, бер гаиләдән ике баланы анда урнаштырмыйлар иде,- дип ул чакларны хәзер елмаеп искә төшерә авторыбыз.- Ә безнең гаиләдә  6 бала! Урын да җиткерә алмаганнардыр инде, без үскәндә балалар саны гаять күп иде бит. Шулай итеп, мин интернатта 1 ел гына яшәп калдым. Калганнарында я фатирда торып, я көн дә авылга кайтып, йөреп укыдым. Фатирда торсаң да шул ачы суык кышның 1-2 аенда гына кешедә торасың, әзрәк кояш карый башласа – авылга тарта. Ә җәйләрен, питомникта эшләү белән бергә, мәктәпнең авылдан шактый читендә булган чөгендер басуында эшләдек. 10 чакрым ара үтеп килеп башта мәктәпнекен эшлибез, аннан кайтышлый үзебезнең авылда әнигә бирелгән гектар-гектар чөгендерне чүптән арындырабыз.

   Без үскән чорда авыл хуҗалыгын үстерүгә игътибар зур булды. Әнә шуңа да мин Башкорт дәүләт авыл  хуҗалыгы институтына укырга керергә булдым. Әлбәттә, әти-әни дә минем югары белемле белгеч булып авылга кайтуымны теләде. Ул елларда институтның почеты зур, укырга керү конкурслары югары иде. Имтиханнарны уңышлы тапшырып, зооинженерия факультетына укырга кердем.

   Студент еллары гөрләп үтә дә китә, институт тәмамлау турындагы дипломын кулына тоткан егетне туган “Искра” колхозы җитәкчелеге күз дә каш көтеп ала.

   -Ул чакта мин әле өйләнмәгән, яшь чак-дәртле чак: көн буена колхоз эшендә тиргә батып эшлибез дә, кичен авыл мәдәният йортларын гөр китереп концертлар, спектакльләр куябыз. Хәтта вокаль-инструменталь ансамбль дә оештырып җибәрдек! Ул Сабантуйларга чабыш атларын әзерләү дисеңме! Эш катлаулы булса да, күңелдә очкын булгач, бар нәрсә дә җиңел бирелә бит ул.

   Егетнең булдыклы-тырыш булуын күреп алган район җитәкчеләре озакламый аны авыл советы башкарма комитеты рәисе итеп тәгаенли. Районда барган бар ярышларда да алдынгылыкка омтыла ул җитәкләгән авыл советы, уңышлары да күзгә күренеп арта бара.

   Озак та үтми, Фәнүз Мостафа улын республикада иң артта сөйрәлгән ике колхозның берсе булган “Кызыл Октябрь” хуҗалыгына бер ел эчендә өченче (!) рәис итеп күчерәләр.

   -Менә тау башыннан таш тәгәрәп төшеп килә, ди. Аны тизрәк туктатып калырга кирәк, юкса, тизлеген тагын да арттырып, күп нәрсәне харап итүе бар. Колхоз белән дә шулай. “Кызыл Октябрь”не түбән тәгәрәүдән туктату өчен халык белән бергәләп тырыштык һәм хәлләр яхшыруга табан борылды. Күрсәткечләребез яхшырып, матур эшләр башкарып яши генә башлауга... урынны бушатырга тәкъдим иттеләр. Заманы шундый иде. Әлбәттә, эшсез калмадым, хәтта ике ел буена мәктәптә физика фәнен дә укытырга өлгердем әле мин. Укучыларым физика фәнен уңышлы тапшырып, югары уку йортларына укырга керделәр. Бүген дә рәхмәт әйтеп, хәлләрне белешеп торалар. Мин, колхозда көнне-төнне аермый эшләп өйрәнгән кеше буларак, мәктәптә дә сәгатьләрне санап эшләмәдем:  балалар белән белем алу өчен нык тырыштык, нинди генә чаралар үткәрмәдек!

   Дүрт ел вакыт үткәч... кабаттан “Кызыл Октябрь” колхозына рәис булып кайтуымны сорадылар. Шул вакыт эчендә колхозда эшләр тагын хөртәйгән икән. Эшләдек, алга барырга тырыштык. Ләкин озакламый хуҗалыкларны эреләтү эше башланды. “Кызыл Октябрь”не калдырып киткәннән соң, башта Әлшәй районының Яңа Раевка мал симертү совхозының директор урынбасары булып эшләдем, аннан районның авыл хуҗалыгы идарәсендә баш зоотехник вазифасын башкардым.

   2005 елдан алып Фәнүз Мостафа улы Башкортстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында эшли, ул – Авыл хуҗалыгы хайваннарын тукландыру лабораториясе мөдире. 2009 елда авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты исемен яклаган, бүгенге көндә докторлык эшен тәмамлаган, аны яклау алдында тора. Фәнни кулланмалар һәм китаплар авторы.

   -Бар гомерегезне авыл хуҗалыгы өлкәсенә хезмәт итүгә багышлаган кеше икәнсез. Ә кулыгызга каләм алып, берсеннән-берсе үтемле, “Өмет” укучылары күңеленә үтеп керердәй язмалар иҗат итүгә сезне нәрсә этәрде? - дигән сорау бирәм мин әңгәмәдәшемә.- Нишләп псевдоним астында басылырга уйладыгыз, чын исемегезне гәзит битләрендә күрсәтергә теләк булмадымы?

   - Язарга һәрчак теләк зур булды, элегрәк берничә язмам республика басмаларында да дөнья күрде-күрүен,- дип елмая ул. -  Рәис булып эшләгән елларда вакыт та җитмәгәндер инде, аннан, халык алдында, “рәис башы белән нәрсә языша ул” дип уйларлар дигән уй да язышуны чигереп торырга мәҗбүр иткәндер, бәлки. Хәер, Ходайдан вакыты менә хәзер килеп җиткәндер дип уйлыйм. “Өмет” белән хезмәттәшлек итүем исә шуннан: ул мине артык сәяси булмавы, ә үзаллы һәм халык яратып укый торган басма булуы белән җәлеп итте. Хәзер инде, болай итеп чын исемем халыкка ачылгач, язмаларымны үз фамилиям астында бирә башлармын дип уйлыйм (көлә). Ә псевдонимга килгәндә, әти безне бабабыз исеме белән, Вәлиев булып язылуыбызны теләгән иде, сәбәбе аның шунда.

   -Уенда отучыларны билгеләү өчен чакыруны ничек кабул иттегез? Башыгызга: “Кемдер бүләк ала, күпме кешеләр аннан коры кала” дигән уйлар да килгәндер, бәлки?

   -Тәкъдимне теләп кабул иттем. Ә инде бүләкләргә килгәндә, һәр ярышта санаулы кешеләргә генә бәхет елмая. Ә “Өмет”тә алар өчәү! Шулай булгач, кайгырырга кирәкмидер. “Өмет” гәзитен уку – үзе бүләк. Әнә шул хисне һәрвакыт тоеп яшик, дуслар!

   “Өмет белән бергә” уенының чираттагы җиңүчеләре:

  1. Дрель-шөреп боргыч - Стәрлетамак шәһәре, Артем урамында яшәүче Р.Г. Харисовага юллана.
  2. Баскыч-стремянка (4 күтәрмәле) Яңавыл шәһәре, Чкалов урамыннан Н. А. Габделхакова өлешенә чыкты.
  3. Җиләк-җимеш һәм яшелчә электркиптергечен Әлшәй районы, Фән авылында гомер итүче Г.Д. Камалова отты.

   Җиңүчеләрне чын күңелдән кайнар котлыйбыз! Киләчәктә дә “Өмет” белән яшик, һәрчак бергә булыйк, дуслар!

   Кадерле бүләк отучылар! Бүләкләрне алу өчен документлар белән килүегез сорала. Бәйләнеш өчен телефон: 8-927-332-35-82, 8-927-080-42-28.

                                                                          Гөлара Арсланова.

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: