Барлык яңалыклар
Редакция
19 июнь 2023, 14:32

Ниһаять, бүләкне килеп алдылар!

   “Өмет” – үзе бүләк. Бу сүзләр белән бер укучыбыз да бәхәсләшмәс дип ышанабыз. Ләкин, гәзитебезгә язылып,  бүләк тә отсаң, гаять күңелле хәл бит инде ул...

Ниһаять, бүләкне килеп алдылар!
Ниһаять, бүләкне килеп алдылар!

“Өмет” – үзе бүләк. Бу сүзләр белән бер укучыбыз да бәхәсләшмәс дип ышанабыз. Ләкин, гәзитебезгә язылып,  бүләк тә отсаң, гаять күңелле хәл бит инде ул...

   2023 елның беренче яртыеллыгына язылган әбүнәчеләребез арасында оештырылган уенда отучылар бүләкләрен әллә кайчан килеп алдылар, ә менә бер бүләк – шөреп боргыч – бүгенге көнгә кадәр редакция шкафында үзен килеп алуларын көтеп ятты. Ниһаять, килделәр.

   Чакмагышның Кавказ авылында (!) туып-үскән, бүгенге көндә Чакмагыш авылында гомер итүче Данил Нәсибуллин редакциягә бу атнада гына килеп җитте. “Дөнья мәшәкатеннән бушап булмый, Уфага килергә җай чыкмый торды”, дип елмая үзе. Ярый әле килде, ярый әле бүләкне алып кайтып китте, без шунысына бик шатбыз!

   Данил Шәйхулла улы 22 ел Себер якларында слесарь булып хезмәт салган. Хаклы ялга чыгып, туган якларга күчеп кайткач та уңган кеше өйдә ятмый, ә автотранспорт предприятиесенең сак хезмәтендә эшләвен дәвам итә икән. Алар тормыш иптәше Лиза Габделәхәт кызы белән 43 ел тигез гомер итеп, ул һәм кыз үстергәннәр. Ә “Өмет” гәзитенә беренче тапкырмоннан 10 ел элек язылганнар һәм шуннан бирле яратып укыйлар икән.

   -“Сихәт”не, үз хуҗалыгыбыз белән яшәгәч “Бакчачы почмагы”н, әдәби әсәрләрне, республика һәм дөнья яңалыкларын көтеп алабыз. “Өмет” – чын үзебезнең гәзит,- ди Данил Шәйхулла улы.- Бүләк тә откач, күңелләр бөтенләй күтәрелеп китте, киләчәктә дә аннан аерылмабыз дип ышанабыз.

   Кадерле дуслар!

   “Өмет”кә язылырга санаулы гына көннәр калды. Берүк соңга кала күрмәгез, ашыгыгыз!

Автор фотосы.

                                                  Гөлара Арсланова.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: