Барлык яңалыклар
Редакция
14 июнь 2023, 15:31

Бәйрәм белән!

   Башкортстан матбугаты көне котлы булсын! Бу бәйрәм төрле һөнәр ияләрен – журналистларны, мөхәррирләрне, нәшер итүчеләрне, полиграфия сәнәгате хезмәткәрләрен, басма таратучыларны берләштерә.

Бәйрәм белән!
Бәйрәм белән!

Башкортстан матбугаты көне котлы булсын! Бу бәйрәм төрле һөнәр ияләрен – журналистларны, мөхәррирләрне, нәшер итүчеләрне, полиграфия сәнәгате хезмәткәрләрен, басма таратучыларны берләштерә.

   Шәхсән үзем өчен бу бәйрәм бик якын. Журналист гаиләсендә үсеп, тәүге иҗади адымнарымны туган ягым – газиз Башкортстаным матбугатында, “Өмет” тә башлаганым белән бәхетлемен. Кечкенәдән “Чаткылар” кушымтасында каләм тибрәтсәм, чарласам, үсә төшкәч республиканың иң укымлы басмасы булган “Өмет”нең төрле сәхифәләрендә материалларыма даими урын бирелә, укучыларга җиткерелә килде һәм килә. Бу урында, “Өмет” газетасы редакциясендә хезмәт куючы коллегаларыма ихлас йөрәктән рәхмәтемне белдерәм! Үзем дә Татарстанның, вакытлы матбугат басмасында эшләгәч, журналист хезмәтенең нинди мактаулы да, катлаулы да хезмәт икәнен яхшы аңлыйм.

   Кызыксыну, эзләнү һәм чын мәгънәсендә гражданин булуның ныклы традицияләре, иҗат хөрлеге һәм җаваплылык, мәгълүматның актуальлеге һәм укучы белән һәрвакыт тыгыз элемтәдә тору — болар барысы да республика, район матбугатының үзенә генә хас үзенчәлекләре. Шуңа күрә дә журналистиканы кайчакта сәнгать дип тә, «дүртенче хакимият» дип тә атыйлар. Ә шулай да журналист – хөкүмәт һәм хакимият вәкилләре белән халык арасында мәгълүмат күперен салучы ул. Безнең язган һәм әйткән сүздән, вакытлы матбугатта басылган фикердән еш кына хәтта кеше язмышлары хәл ителә. Корректорлар, вёрстка хезмәткәрләренең дә тырыш хезмәте – гәзитнең  никадәр матур, уңышлы, кызыклы булуын хәл итә. Шундый заманда яшибез: яңадан-яңа технологияләр, социаль челтәрләр, аларда төрле төркемнәр барлыкка килә. “Өмет” үз үз укучысын җәлеп итә белә, аның дуслары да көннән-көн арта.

   Башкортстандагы коллегаларымны ихлас күңелдән тәбрик итәм! Киләчәктә дә каләм көчегез кимемәс, журналистика үсешенә, республика халкының милли матбугатын һәм мәдәниятен, социаль-икътисадый тормышын үстерүгә үз өлешегезне кертерсез дип ышанам.

 

Юлай Низаев, Татарстан Республикасының Журналистлар берлеге әгъзасы.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: