10-20 апрель көннәрендә Башкортстанда республика матбугатына арзан хак белән язылу мөмкинлеген күпләп файдаланып калды.
Кайсыбер оешмалар эшен үз мәйданнарында матбугатка яздыру оештырды. Мәсәлән, Уфаның Совет районы хакимияте бинасының актлар залында үткән матбугатка яздыру чарасында һәркем үзе яраткан басмаларга языла алды. Ә декада чорында язылу отышлы иде: республикада дөнья күргән гәзит-журналларга 30 процент ташлама тәкъдим ителде.
Бу көнне Совет районы хакимияте башлыгы Рөстәм Рәхмәтуллин “Өмет” гәзитен сөекле әнисенә бүләк итеп яздырды.