Барлык яңалыклар
Редакция
18 апрель 2023, 17:25

Әнисенә бүләк ясаган

Язылу кампаниясе бара.

Совет районы хакимияте
Фото:Совет районы хакимияте

Бүген Уфа шәһәренең Совет районы хакимиятенең актлар залында вакытлы матбугатка язылырга теләүчеләр 2023 елның II яртыеллыгына 30% ташлама белән теләгән басмаларына языла алган.

Совет районы хакимияте башлыгы Рөстәм Рәхмәтуллин да әнисенә бүләк ясаган.

-Гәзит-журналларны әнием көтеп ала, яратып укый. Өебездә һәрвакыт вакытлы матбугат булды. Шуңа күрә язылу кампаниясе башлану белән әниемә бүләк ясарга уйладым, яраткан басмаларның берсе -"Өмет" гәзитенә язылдым,   - дигән Рөстәм Наил улы.

Шәп яңалык: агымдагы елның икенче ярты еллыгына матбугатка язылу кампаниясе кысаларында 10 сыннан 20 апрельгә кадәр арзанрак хакка язылу мөмкинлеге бар. Безнең “Өмет” гәзитенең тугры дуслары яраткан басмагызга сез дә язылырга онытмагыз. Бергә һәм бердәм булыйк!

Шулай ук "Башкортстан Республикасы" нәшрият йорты «Языл һәм бүләк от!» гомумреспублика конкурсы үткәрә. Анда катнашу өчен https://rbsmi.ru/catalog/podpiska/ бүлегендә 2 басмага - бер республика һәм бер район гәзитенә язылу рәсмиләштерергә кирәк. Сезне кыйммәтле бүләкләр көтә. Уен БСТ телеканалының туры эфирында узачак.

Катнашу өчен адресыгызны, контакт телефоныгызны күрсәтеп, квитанцияне беркетеп, "Языл һәм бүләк от" дигән тамга белән ирекле формада Уфа шәһәре, Октябрьнең 50 еллыгы урамы, 13, БР ГУП «Республика Башкортстан», 212 каб. адресы буенча яки электрон адреска [email protected] заявка җибәрергә кирәк.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: