Барлык яңалыклар
Редакция
11 февраль 2023, 12:50

“Өметле” дә, бүләкле дә алар

“Языл һәм бүләк от!” республика бәйгесе җиңүчеләре - Николаевка авылының “Радуга” балалар бакчасы коллективы.

“Өметле” дә, бүләкле дә алар
“Өметле” дә, бүләкле дә алар

Уфа районы Николаевка авылының “Радуга” балалар бакчасы коллективы “Языл һәм бүләк от!” республика бәйгесендә җиңүче булды.

“Языл һәм бүләк от!” республика конкурсында катнашкан өчен Николаевка авылының “Радуга” балалар бакчасы хезмәткәрләре үз призларын бәйрәмчә киенеп каршы алдылар. Мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе педагоглары «Яратам сине, Русия» музыкаль-шигъри композициясен башкарып, бүләк бирүчеләрне шулай җыр белән сәламләделәр.

“Башкортстан Республикасы” нәшрият йортының вакытлы матбугатны тарату бүлеге мөдире Павел Быков конкурсның төп призларының берсен - туңдыру тартмасын алып килде һәм тапшырды.

Бүләкне кабул итеп, “Радуга” балалар бакчасы мөдире Людмила Кадикова билгеләп үткәнчә, конкурста җиңү бөтен коллектив өчен күңелле вакыйга булган.

-Безгә бәхет елмайды! Без, меңләгән квитанцияләр булган бәйгедә бүләк оту - реаль булуына ышандык, - ди Людмила Максимовна. - Безнең коллектив “Өмет” һәм “Яшлек” республика басмаларына язылып, без “Языл һәм бүләк от!” конкурсында катнашырга карар кылдык. Һәм менә - безнең приз!

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: