Барлык яңалыклар
Редакция
9 февраль 2023, 14:46

Без вакыт белән бергә атлыйбыз!

   2022 ел сынаулар, яңа чакырулар һәм яңа чынбарлыклар елы булды. Коллегия утырышында чыгыш ясап,  республика матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Максим Ульчев шулай диде.

Без вакыт белән бергә атлыйбыз!
Без вакыт белән бергә атлыйбыз!

2022 ел сынаулар, яңа чакырулар һәм яңа чынбарлыклар елы булды. Коллегия утырышында чыгыш ясап,  республика матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Максим Ульчев шулай диде.

   “Безнең медиа-берләшмә, алда торган бурычларны тормышка ашырып, үзенең һөнәри бурычын лаеклы үтәде дип ышаныч белән әйтә алабыз”,- диде М. Ульчев үз чыгышында.- Русиягә карата алып барылган мәгълүмати сугыш шартларында, илебезнең мәгълүмат ресурсларына каршы алып барылган атакалар, агрессив уйдырмалар арткан чорда республика басмалары эшләрен дөрес юнәлештә алып бара һәм дөрес мәгълүматчыганагы буларак үзләренең тәэсирен киңәйтә алды”.

   “Шунысы да мөһим, шартлар катлаулы булуга карамастан, Башкортстанда тиражлар күләмен саклап калу мөмкин булды.  Милли телдә дөнья күргән басмалар – ул милли үзенчәлекне, мәдәниятне, телне, социаль-сәяси һәм милләтара тотрыклыкны саклап калу өчен яхшы ресусрс та”,- диелде коллегия барышында.

Фото: Башинформ.

                                                     

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: