Барлык яңалыклар
Редакция
31 гыйнвар 2023, 18:30

"Өмет"кә язылучылар - бүләк иясе

"Языл һәм бүләк от!" конкурсы җиңүчеләре ачыкланды.

"Өмет"кә язылучылар - бүләк иясе
"Өмет"кә язылучылар - бүләк иясе

"Языл һәм бүләк от" конкурсында җиңүчеләр билгеле булды. БСТ телеканалының туры эфирында 2023 елның беренче яртыеллыгына республика, шәһәр һәм район басмаларына язылучылар арасында традицион призлар уйнатылды. Бүләкләр арасында ноутбук, телевизор, туңдыргыч, кар чистарту машинасы һәм җылыткыч бар иде. Бүләккә ия булдылар: Мәләвез шәһәреннән Кәримова Галия «Көнгәк» һәм «Октябрь юлы» район гәзитләренә язылганы өчен - ноутбук; Уфа районы Николаевка авылының «Радуга» балалар бакчасы «Өмет» һәм «Йәшлек» республика басмаларына язылганы өчен - туңдыргыч камерасы; Чакмагыш районы Үрнәк авылыннан Флидә Сәхибгәрәева "Игенче» район һәм "Өмет" республика гәзитләренә язылганы өчен - телевизор; Кырмыскалы районының Иске Муса авылыннан Шәңгәрәева Гөлшат «Даира» район басмасына һәм «Йәшлек»республика гәзитенә язылганы өчен - кар чистарту машинасы; Нуриман районы Иске Исай авылыннан Нәфисә Бәдретдинова «Красный ключ» район басмасына һәм «Йәшлек» республика гәзитенә язылганы өчен җылыткыч белән бүләкләнде. "Языл һәм бүләк от!" конкурсы кабат 2023 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе нәтиҗәләре буенча уздырылачак. Язылырга онытмагыз, кыйммәтле бүләкләр көтә!

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: