Барлык яңалыклар
Редакция
26 гыйнвар 2022, 15:39

Ике язмыш

2021 ел нәтиҗәләре буенча “Өмет” гәзите лауреаты булучылар арасында Татарстаннан ике авторыбыз бар иде. Гәзит укучылар арасында алар кемнәр дигән сорау тугандыр. Бүген алар турында азрак язып үтмәкчебез.

Ике язмыш
Ике язмыш

2021 ел нәтиҗәләре буенча “Өмет” гәзите лауреаты булучылар арасында Татарстаннан ике авторыбыз бар иде. Гәзит укучылар арасында алар кемнәр дигән сорау тугандыр. Бүген алар турында азрак язып үтмәкчебез.

“Әллә язмыш, әллә ялгыш” сәхифәсенә даими гыйбрәтле язмышлар җибәреп торучы Ләйлә Искәндәр кызы Шиһабиева (Вәлиәхмәтова) 1999 елдан бирле Апас районының “Йолдыз“ гәзитендә хезмәт итә. Апас районы Борнаш авылында туып-үскән кыз Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлап, 1999 елда район гәзитенә эшкә кайта.

Язмалары “Ватаным Татарстан“, “Ирек мәйданы“, “Серемне сиңа чишәм“,  кебек р танылган басмаларда да урын ала. Ләйлә Искәндәр кызының хезмәтен Татарстан Республикасы Журналистлар Союзы да югары бәяли: “Бәллүр каләм“ конкурсында лауреат исеменә лаек була. Тынгысызлыгы, тырышлыгы елдан-ел уңышлары белән бәяләнә.

Ул туган ягында җылы оя корып, ире белән  ике бала тәрбиялиләр. Аавылдашлары, якташлары турында матур  язмалар иҗат итә Ләйлә. Ә “Өмет”не укучыларга ул безнең гәзиттә урын алган гыйбрәтл язмышлар  авторы буларак таныш. Тынгысыз журналист күрше республикада чыккан гәзит белән хезмәттәшлек итәргә дә вакыт таба. Бәхеткә, Интернет киңлекләре мондый мөмкинлекләр бирә, теләгән һәркем кайда яшәвенә карамастан, безнең белән рәхәтләнеп аралаша ала.

Икенче лауреатыбыз – сканвордлар төзүче Марат Гобәйдуллин  1977 елның 1 июнендә Татарстанның Биектау районы Айбаш авылында дөньяга килә. Айбаш урта мәктәбендә белем ала. 1994 нче елда мәктәпне, 1999 елда Татар дәүләт гуманитар институтының инглиз теле факультетын тәмәмлый. 1998-2008 нче елларда туган авылында мәктәптә инглиз теле укыта. “Хәзерге вакытта эшләмим, сәламәтлегем какшау сәбәпле инвалидлыкта. Илһам килгән вакытларда, шигырьләр, көйләр язам, әни белән сканвордлар төзибез”, – диде Марат сөйләшкәндә.

Марат та Башкортстанда чыгучы “Өмет” гәзите белән Интернет аша танышып бара. Ул төзегән сканвордны укучыларыбыз яратып көтеп ала.

Лауреатларыбызга иҗади уңышлар телибез. Киләчәктә дә аралашып яшик!

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: