Башкортстанда 2022 елның беренче яртыеллыгына басма матбугатка язылу кампаниясе башланды.
Барлыгы 5,8 мең матбугат басмасына язылырга мөмкин. Аларның 140тан күбрәге – Башкортстанда нәшер ителүче республика, район һәм шәһәр күләмендәге гәзит-журналлар.
“Матбугат басмаларына почта бүлекләрендә, Русия почтасы сайтында, аның мобиль кушымтасында яки почтальон аша язылырга була”, – диләр Федераль почта элемтәсе идарәсеннән.
Кадерле укучыларыбыз, “Өмет” гәзитенә язылып куярга онытмагыз. Язылу кампаниясе “ә” дигәнче үтә дә китә ул. Киләсе елда да бергә булырга язсын.