Барлык яңалыклар
Редакция
23 июль 2021, 18:30

“Өмет”ле дә, бүләкле дә булды

Безнең гәзиткә язылучы нинди бүләккә лаек булды?!

“Өмет”ле дә, бүләкле дә булды
“Өмет”ле дә, бүләкле дә булды

БСТ телеканалында 2021 елның икенче яртыеллыгына республика, шәһәр һәм район басмаларына язылучылар арасында бүләкләр  уйнатылды. «Сәләм» тапшыруының иртәнге эфирында  «Башкортстан Республикасы» Нәшрият йорты ДУПның медиа директоры Айнар Байбулатов һәм Нәшрият йортының вакытлы матбугатны тарату бүлеге начальнигы урынбасары Клара Ахиярова «Матбугатка языл һәм бүләк от!» конкурсы җиңүчеләрен билгеләде.

Гәзит-журнал укучылардан меңнән артык язылу квитанцияләре җибәрелгән иде. Катнашу очен «Башкортстан Республикасы» Ншшрият йортына керуче ике басмага (республика, район яки шәһәр) еллык яки яртыеллык подписка оформить итәргә кирәк иде. Конкурста шулай ук гәзитләрнең электрон версияләренә язылучылар да катнашты.

Борай районыннан Кадыйм Кәримов “Өмет” республика һәм “Алга” район гәзитләренә язылып, бүләккә телевизор отты.  Алдагы көннәрдә дә  гәзитебезгә актив язылырга һәм бәйгеләрдә даими катнашырга чакырабыз. 2022 елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясе барышында да конкурс оештырылачак.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: