Барлык яңалыклар
Редакция
7 июнь 2021, 20:19

“Өмет”кә языл һәм бүләкле бул!

2021 елның икенче яртыеллыгына матбугатка язылу кампаниясе кысаларында “Башкортстан Республикасы” Нәшрият йорты махсус сезнең өчен Әбүнәчеләр көне үткәрә.

2021 елның икенче яртыеллыгына матбугатка язылу кампаниясе кысаларында “Башкортстан Республикасы” Нәшрият йорты махсус сезнең өчен Әбүнәчеләр көне үткәрә.
Ул 10 июнь көнне, Башкортстан массакүләм мәгълүмат чараларының һөнәри бәйрәме алдыннан үтәчәк. Исегезгә төшерәбез: Башкортстан массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме 14 июньдә билгеләп үтелә.
10 июнь көнне, Әбүнәчеләр көнендә, Уфаның Матбугат йорты каршындагы мәйданда сезне БРның мәдәният һәм сәнгать осталары катнашлыгында зур концерт көтә.
Иң мөһиме – концерт барган вакытта сез республика гәзитләре һәм журналларына языла алачаксыз!
Күңелле яңалыклар:
  • бу көнне язылучылар шәп бүләкләр – телевизор, микродулкынлы мич, мультиварка һ.б. ота алачак.
  • 7-17 июньдә Ташламалы подписка ункөнлеге үткәрелә. Шулай итеп, сез бу көнне сизелерлек арзан хакка матбугатка языла алачаксыз.
  • Бәйрәм 11.00 сәгатьтә башлана. Үзегез килегез һәм дусларыгызны да алып килегез.
    Фото: tripadvisor.ru
    Читайте нас: