Барлык яңалыклар
Редакция
25 Май 2021, 18:21

Сыналган дус ышанычлы

Хөрмәтле дуслар! Икенче яртыеллыкка “Өмет” гәзитенә язылу тамамлануга бер ай калды.

Икенче яртыеллыкка “Өмет” гәзитенә язылу тамамлануга бер ай калды.
Алынган мәгълүматларгна караганда, үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда, язылучылар саны мең гаиләгә кимрәк әле. Һәм бу сүлпәнлек безне борчуга сала! Хөрмәтле дуслар! Исегездәдер, узган елның бу чорында, коронавирус пандемиясе белән бәйле, үзизоляция режимында яши идек әле. Әнә шул күрше-күршегә дә керергә курыккан катлаулы чорда “Өмет” гәзите бернинди чикләүләрсез сезнең йортка олы тормыштан хәбәрче, иң якын дустыгыз булып, вакытында килеп торды. Каһәрле чирдән ничек сакланырга, ничек дәваланырга гәзит битләре аша табиблар үз киңәшләрен биреп торды. Ул чорда журналистлар бер көнне дә калмый эшкә йөреп, сезнең өчен гәзит чыгарды. Укучыларыбыз моны күрде, кат-кат шалтыратып, безгә хатлар язып, көн саен шалтыратып рәхмәт әйттеләр, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
Тиздән үзенең 30 яшен билгелиячәк “Өмет” әүвәлгечә республикада иң зур тиражлы басма булып калсын иде. Кыенлык берләштерә, дигәннәре хакмы, ул вакытта “Өмет”кә язылучылар саны бераз арта төшкән иде. Әле инде хәлләр тотрыкланды. Шулай да, вирус югалмады әле. “Өмет” бу хакта даими язып торачак.
Катлаулы чорларны бергә үткән дусларыбыз бездән аерылмасын, киләсе көннәрдә дә бергә булсыннар иде дигән теләктә калабыз. Чөнки “Өмет”не, аның “Сихәт”ен укыганнар чирләргә бирешми, “Бакчачы почмагы” киңәшләрен тотканнар мул уңыш ала, “Әдәби манзара” укучылар җаннарына шифа алалар. Шулай ук дөнья һәм ил яңалыкларын, бихисап файдалы киңәшләрне дә “”Өмет” гәзите битләрендә укый аласыз.
Кыен чакта да, рәхәт чакта да бергә булган, сынауларны бергә үткән “Өмет”кә язылыгыз, дуслар!
Автор фотосы.
Читайте нас: