Барлык яңалыклар
Редакция
11 Май 2021, 11:38

Безнең йөрәк ил өчен дә кирәк дигән идек

Кулларына яшел әләмнәр тотып чыккан, милләтнең киләчәге дип янган яшьләр арасында безнең хәбәрчеләр дә бар иде!

“Өмет”кә -30 ел

Кулларына яшел әләмнәр тотып чыккан, милләтнең киләчәге дип янган яшьләр арасында безнең хәбәрчеләр дә бар иде!

Бүген беренче саннарны актарганда кискен проблемаларны күтәрергә, үткен фикерләребезне әйтергә кыюлыгыбыз җитүенә сокланып куябыз.
1991 елның августында ГКЧП ( Гадәттән тыш хәл буенча дәүләт комитеты ) Мәскәү уртасына танклар керткәч, республика гәзитләренә, радио-телевидениегә ГКЧП указларын, документларын яктыртырга күрсәтмә бирелде. Әмма яшьләр гәзитләре “Ленинец” һәм “Өмет” бу әмерләргә буйсынмады, Борис Ельцинның фетнәчеләргә буйсынмаска чакырган указларын бастыра башлады. Бу көннәр илдәге сәяси тотрыксызлык, иртәгә ни булырын өзеп әйтеп булмаган чор иде. Милләт, җәмгыятьнең киләктә нинди юнәлештә үсеш алыры безнең төп темалар булды. Гәзит хәбәрчеләре иҗтимагый тормышның уртасында кайнады, үз фикерен, позициясен белдереп, урамнарга, митингларга чыгучылар арасында булды. Ялкынлы йөрәкле хәбәрчеләребез, Русия Диния назәрәте тирәсендә гауга кузгалгач та, үз карашын белдерүдән курыкмады. Түбәндәге фоталар әнә шул митингта төшереп алынган.
Кыскасы, ул чорда безнең гәзитнең эшчәнлеге ялкынланып янган кайнар учак кебек иде, без кыю булдык, без үз фикеребезне белдердек, без колач җәеп алга - үзгәрешләргә омтылдык.
Бу елларда милли идея, милләт язмышына аеруча зур игътибар бирелде. Ил, республика , милләтнең киләчәге яшь басманың төп темаларының берсе булды. Бөтендөнья татар конгрессы, “Азатлык “ татар яшъләре берлеге, татар иҗтимагый үзәгенең башлангычлары һәм чаралары игътибар үзәгендә булды. Хәбәрчеләребез Фаягөл Фаткуллина, Нәзирә Әхмәрова, Кәүсәр Әминев делегат буларак 1 Бөтендөнъя татар яшьләре көннәрендә катнашты , гәзит битләрендә ялкынлы репортажлар бастырды. Алдагы елларда бу традицияне Алсу Хәбирова, Гүзәл Гаянова дәвам итте, гәзит битләрендә аларның изге Болгар җиреннән язган репортажлары дөнья күрде. Казанның Бауман урамында кулларына яшел әләмнәр тотып чыккан, милләтнең киләчәге дип янган яшьләр арасында безнең хәбәрчеләр дә бар иде!











Рәсемнәрдә: Алсу Хәбирова, Фәнил Мансуров плакатлар тотып чыкты; Казанның Бауман урамына чыккан яшьләр арасында "Өмет" хәбәрчеләре дә бар иде; Гүзәл Гаянова белән Нәзирә Әхмәрова Диния назәрәтендә җыелучылар белән.
Читайте нас: