Барлык яңалыклар
Редакция
4 март 2021, 14:28

Матбугат чаралары яхшы эшләгән

Бу атнада Матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы коллегиясе үтте. Анда тармакның 2020 елдагы эшенә нәтиҗәләр ясалды.

Бу атнада Матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы коллегиясе үтте. Анда тармакның 2020 елдагы эшенә нәтиҗәләр ясалды.
Коллегия эшендә БР Хөкүмәте вице-премьеры Азат Бадранов, тармакның төп предприятиеләре җитәкчеләре, гәзит-журналлар мөхәррирләре катнашты.
Чарада беренче чиратта коронавирус белән бәйле кискен мәсьәләләрне яктыртуда республика журналистларының һөнәри осталыгы билгеләп үтелде.
Нәкъ менә дәүләт матбугат чаралары үзизоляция чорында халыкка мәгълүматны вакытында илтеп ирештерүчеләр булды, алар катнашлыгында көн саен пандемия белән көрәшкә каршы темаларны үз эченә алган брифинглар оештырылды, күрелгән чаралар турында телеэфирларда һәм гәзитләрдәге махсус рубрикаларда, “Башинформ” лентасында сөйләнде һәм язылды.
Моннан тыш, республика матбугат басмалары үзләренең Интернеттагы урынын ныгытты.
2016 елдан бирле матбугат басмаларының тиражлары даими рәвештә бишәр процентка төшеп килә иде, соңгы 5 ел эчендә тәүге тапкыр гомум тираж 7 процентка күтәрелде.
Тармакның икътисади блогы эше турында аерым фикер алыштылар. Бу уңайдан федераль акчаларны җәлеп итү буенча яхшы тәҗрибәләр бар – федераль казнадан 2020 елда социаль мөһим проектларны тормышка ашыру максатына 44,6 миллион сум акча җәлеп ителгән.
Агентлык җитәкчесе Максим Ульчев әйтүенчә, тармак эшенең нәтиҗәлелеге ике төп аспект белән бәяләнә: беренчесе – мәгълүмат йогынтысы белән уратып алынган аудитория, икенчесе – эшчәнлекнең финанс нәтиҗәләре.
Ул шулай ук республиканың танылуы, абруематбугат чаралары ярдәмендә формалаша дип тә белдерде.
Чыганак: Башинформ.
Фото: Башинформ.
Читайте нас: