Барлык яңалыклар
Редакция
25 февраль 2021, 14:46

“Гомер озынлыгы – җан тынычлыгындадыр...”

Безнең әни кешедән көнләшмәде, гайбәт таратмады, мал артыннан кумады, диләр 97 яшьлек Әнисә әбинең кызлары.

Безнең әни кешедән көнләшмәде, гайбәт таратмады, мал
артыннан кумады, диләр 97 яшьлек Әнисә әбинең кызлары.
“Өмет” гәзите менә дистә еллар дәвамында инде “Өмет” белән бергә!” акциясен үткәреп килә. Бар республикабыз киңлегендә җиңүчеләрне билгели.
Быелгы биш җиңүчебез арасында Борай районыннан Әнисә Камалова да бар. Күптән түгел эш сәфәре белән Борай якларына баргач, без бер уңайдан бүләкне – электр дрелен дә тапшырып, җиңүчебез белән танышып кайтырга булдык.
Без килгәндә Әнисә әби түр якта күзлеген киеп “Өмет” гәзитен укып утыра, ә кызлары Әлфия һәм Лилия йөгереп чәй табыны әзерләп йөриләр иде.
-Әниебез бүген “Өмет”не укучы дөньядагы иң өлкән кешедер, бәлки,- дип елмая Әлфия апа, күрешкәч.- Үткән декабрь аенда аңа 97 яшь тулды. Гәзитне чыга башлаган көннән алдыра, хәзер инде аңа бүләк итеп, без алдан ук яздырып куябыз.
Әнисә әбигә 97 яшьне бирмәссең дә: карашлары – җанлы, зиһене – зирәк, киңәшләре төпле аның. Гомере буена укытучы, аннан китапханәче булып эшләгән ул. Борайның үзендә туып-үскән кыз мәктәпне бетүгә үк сугыш башлана. Сыйныфташ егетләрен сугышка алалар, ә кызларны районның төрле мәктәпләренә балалар укытырга җибәрәләр. Шулай итеп, яшь кенә Әнисәгә сугыш беткәнче төрле авылларда эшләргә туры килә. Аннан кыз Борай авылына кайтып, беренче санлы мәктәптә математика фәнен укыта башлый. Бөек Ватан сугышында катнашкан Шәмси Камалов белән матур гаилә корып, 58 ел бергә яшәп, акыллы, илгә лаеклы биш бала тәрбияләп үстерәләр. Озак еллар укытканнан соң, Борайның икенче санлы мәктәбенә китапханәче булып күчә Әнисә әби һәм шуннан лаеклы ялга китә.
-Әтиебез дә бик яхшы-игелекле, авыр сугыш михнәтләрен үз иңендә татыган кеше иде, моннан 12 ел элек вафат булды. Хәзер инде әниебез балалары, онык-оныкчыклары кадер-хөрмәтендә яши,- дип әңгәмәне дәвам итә Әлфия апа.- Ул гомере буена китаплар, гәзит-журналлар укырга яратты, аларны заманында кочак-кочак алдыра иде. Бүген инде “Өмет” һәм район гәзите “Алга”ны гына укый. Гәзит килгәнне көтеп ала, килсә, ашавын да, йокысын да оныта хәтта. “Өмет” килсә, якын туганымнан хат килгән кебек була, балалар”, - ди үзе. Гәзитне башта әни укый әле, аннан соң гына без тотынабыз. Әгәр дә көндез укып бетермәгән язмасы булса, әни аны төнлә торып, безне уятмас өчен кече якка чыгып укый. Менә шундый “Өмет” җанлы ул әниебез!
Гәзиттә бүләк отулары хакында белгәч тә Әнисә әби бик сөенгән һәм безнең киләсен сәгатьләп көткән икән.
-Килүегез яхшы булды әле, балам, чөнки бер күрешү – үзе бер гомер бит,- дип аркабыздан сөйде ул. - Озын-озак яшәдем, шөкер. Көн артыннан көн үтә: яшь чакта алдагысын да, арттагысын да уйларга вакыт җитми, шулай итеп гомер узганын сизми дә каласың икән. Чабатасын да кидек, юклыкны-ачлыкны да кичердек, ләкин бирешмәдек. Яшьләр бүгенге тыныч тормышның кадерен белсен, чөнки бик авыр бәя түләп алынган ул. Дөньяда иң мөһиме – тынычлык! Тыныч рәхәт тормышта без рәхәт картлыгыбызны кичерәбез, ә сез менә матур итеп гәзит чыгарасыз.
- Әнисә әби, озын гомерле булуыгызның сере нидә?,- дигән сорау бирәм мин аңа.
- Тынычлыкта, балам. Җан тынычлыгы белән яшәүдә һәм сабыр булуда,- ди әбекәй елмаеп.
-Безнең әни гомере буена кешедән көнләшмәде, кеше сөйләмәде, мал артыннан кумады. Булганына шөкер итеп, якыннарының кадерен белеп яшәде, бүген дә барыбызга да хәер-фатихада тора,- дип сүзне дәвам итә Әлфия апа.- Әнкәйләр нәселе – укымышлы затлар. Аның әтисе Мөхәммәтҗан Шәяхмәт улы, безнең картәти, совет власте урнашкач Борайда беренче совет мәктәбен оештырган, үзе аның тәүге укуытучысы булган. Борай районының Ленин орденына лаек булган хөрмәтле шәхесе ул. Картәни ягы заманында кызлар мәдрәсәсе ачкан булган, арада мөгаллимәләр күп. Мөгаен, шуңа да картәти-картәнинең балалары да укытучылык һөнәрен үз иткәндер. Әле сез машина белән килеп туктаганда каршы йорт алдын көрәштереп йөрүче бабайны күрдегезме? Әнинең бертуган энесе Фарил абый булыр ул. Борай мәктәбендә гомере буена физика фәнен укытты, 90 яшен тутырса да бүген дә йөгереп тора. Апасы янына ялт итеп килеп керә һәм алар гөр килеп дөнья хәлләре турында сөйләшеп утыралар. Әнинең әле 95 яшьлек сеңлесе Гөлйөзем апабыз да исән-сау, ул бүгенге көндә Кузбай авылында яши. Аларның нәселләре – бар да зирәк зиһенлеләр һәм озын гомерлеләр.
Әлфия апа озак еллар – хисапчы, ә Лилия апа сатучы булып эшләп, хаклы ялга чыкканнар. Әти-әниләре нигезен гөлдәй ямьләп, әниләрен кадерләп, бергә-бергә гөрләшеп яши алар бүген.
-Илләр-көннәр тыныч була күрсен, һәр аткан таңга шөкер кылып яшибез. “Өмет”не укучы һәркемгә дә әниебезнекедәй бәхетле картлыклар телибез,- диде Әлфия ханым хушлашканда.- Инде илебез халкы бу явыз КОВИД-19 афәтеннән исән-имин котылып, тыныч-мул тормышта яшәсен иде, дигән теләктә калабыз.
Гөлара Арсланова.
Читайте нас: