Барлык яңалыклар
Редакция
19 февраль 2021, 20:41

Гәзиткә язылган – суыткыч откан!

Гыйнвар ахырында БСТ каналының “Сәләм” тапшыруында “Башкортстан Республикасы” Нәшрият йорты тарафыннан оештырылган “Языл һәм от” бөтенреспублика акциясе бүләкләре уйнатылган иде.

Гыйнвар ахырында БСТ каналының “Сәләм” тапшыруында “Башкортстан Республикасы” Нәшрият йорты тарафыннан оештырылган “Языл һәм от” бөтенреспублика акциясе бүләкләре уйнатылган иде.
Конкурска ике меңнән артык хат килгән. Анда конверттагы хатлар белән рәттән, махсус булдырылган электрон почтага килгәннәре дә кабул ителгән.
Шунысын да әйтеп үтү кирәктер – 2016 елдан алып Башкортстанда подписка кампаниясе басмаларның уртача алганда 7 процентка кимүе белән килгән булган. Быел исә тәүге тапкыр “Башкортстан Республикасы” Нәшрият йорты басмалары узган ел күрсәткечен 107 процентка арттырган.
Төп приз – суыткычны Кырмыскалы районында яшәүче һәм “Кармаскалинская новь” һәм “Үзән” район гәзитләренә язылган Газимә Габдулхади кызы Абдуллина откан иде.
-Мин конкурста җиңүемә соңга кадәр, суыткычны өемә кертеп куймыйча, ышана алмадым,- ди Сарт-Нәүрүз авылында яшәүче Газимә апа. - Оештыручыларга мондый зур бүләк өчен, балаларыма язылу турындагы квитанцияне электрон почта аша җибәргәннәре өчен зур рәхмәт!.
01 февральдән 2021 елның икенче яртыеллыгы өчен элекке хаклар белән алдан язылу кампаниясе башланды. Ә 1 апрельдән төп подписка башланачак. rbsmi.ru сайтында язылу турындагы бар мәгълүмат белән таныша аласыз, дуслар.
Әйткәндәй, 27 гыйнварда үткәрелгән әлеге конкурста “Өмет”республика һәм Гафури районы гәзите “Табын”га язылучы Хәдичә апа Якубова телевизор отты. Без бу хакта гәзит битләрендә язып чыккан идек инде. “Языл һәм от!” акциясе киләчәктә дә дәвам итәчәк. Язылыгыз һәм бүләкләр отыгыз, дуслар!
Читайте нас: