Барлык яңалыклар
Редакция
1 февраль 2021, 17:05

"Өмет"нең быел юбилее буласын онытмадыгызмы?

Бездә бик сәләтле шәхесләр эшли!

Дуслар! Быел меңнәрчә милләттәшләребезнең киңәшчесе, сердәше, дусты булган "Өмет" гәзитенең юбилее буласын онытмадыгызмы?
Зур ышаныч белән шуны әйтеп була - "Өмет" халкыбызның өметен аклады. Тәүге саннарыннан ук ул укучылары хәстәре, укучылары гаме белән яшәде. Турыдан-туры ярдәмчесе булды ул халкыбызның.
"Өмет"не башка басмалар белән бутап булмый. Аның үз йөзе, үз стиле бар. Искиткеч дус, оешкан, тырыш коллектив эшли биредә. Мин шул коллективның бер өлеше булуым белән чиксез горурланам. Коллективыбызда төрле елларда төрле талантлы шәхесләр эшләп китте. Бүген сүзем шуларның берсе - заманында гәзитебездә фоторәссам булып эшләп, безнең белән командировкаларга йөргән, "Өмет"не үзенчәлекле фотосурәтләре белән баетып торган Елена Фазлиуллина. Гомумән, без рәссамнардан уңдык ул. Һәрберсен сагынып искә алабыз. Хәтерлибез. Хөрмәт итәбез. Еленабыз "Өмет"тә эшләп, үзе хакында җылы хәтирәләр калдырып, яңадан-яңа иҗат үрләренә үрләде. Иманым камил, бүген дә яраткан эшендә эшлидер. Кызганычка каршы, соңгы елларда Ленабыз белән элемтәне югалтып тордык...
Ә бу фотоны, дуслар, моннан 20 еллар элек Елена белән Кыйгы районына командировкага баргач төшкән идек. Бик җылы, тәэссоратларга бай сәфәр булды ул. Шул командировканың матур бер истәлеге булып фотоальбомымда шушы фото саклана.
Читайте нас: