Барлык яңалыклар
Редакция
24 декабрь 2020, 21:15

“Өмет” белән уза еллар

Сизелми дә үткәне...

Сизелми дә үткәне...
“Бик күп еллар элек "Өмет" тә чыккан язмаларымны карап утырдым әле. Күпме гомер үтеп китән!”
Дүртөйле шәһәрендә яшәп иҗат итүче тугры дустыбыз, шагыйрә Клара апа Сәфәрова яза бу юлларны. Гомерен татар матбугатыннан башка күз алдына да китермәгән Клара апа һәр ярты ел саен 3-4 меңлек гәзит-журналларга языла. Аның фидакарьлегенә сокланырлык, югыйсә, ул да бит хаклы ялдагы кеше, пенсия акчасына яшидер. Ә менә матбугатка язылырга акчасын кызганмый. Сер түгел, әсәрләре, шигырьләре чыккач бер гәзит сорап килүче, бер гәзит-журналга да язылмаучы авторлар да бар, кызганычка каршы.
Клара апа бай каләмле кеше булса да, күбрәк үзе өчен иҗат итә. Ә менә гәзит-журналларда басыла килүче шигырьләре бер сулышта укыла. Шуңа күрә, укучылар да авторыбызның иҗатын уңай кабул итә. Клара апаның эшләре күп басмаларны баета. Автор һәм укучыбыз оныкларында да гәзит-журналлар уку гадәтен тәрбияли, балалар басмалары белән бергәләп танышалар.
Ә бу истәлекле, “Чаткылар” гәзитендә чыккан язмага тиздән, 2021 елда, утыз ел булачак. Димәк, безгә ничә яшь, Клара апаның гәзитебез белән дуслыгы шулкадәр стажга ия. Ә киләсе елда безгә – 30 тула. Ә “Өмет” белән узган еллар сизелми дә - кыенлыклар эреп югала, күңелгә тынычлык иңә. Алдагысы да матур булсын!
Читайте нас: