Барлык яңалыклар
Редакция
22 сентябрь 2020, 17:25

Кулларыннан гөл тама

Алтын көздә алтын юбилеен — 50 яшен билгеләүче хезмәттәшебез Арсланова Гөлара Әнвәр кызы — хәзерге заман теле белән әйтсәк, уңышлы, креатив, зур максатлар куеп, шул максатларына омтылып яшәүче соклангыч хатын-кыз.

Кояш кебек балкып торган кешеләр була. Алардан бөркелгән якты нур тирә яктагыларның да кәефен күтәреп җибәрә. Алар янында рәхәт, җылы. Алтын көздә алтын юбилеен — 50 яшен билгеләүче хезмәттәшебез — Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре, "Өмет" республика гәзите редакциясенең хатлар бүлеге мөхәррире Арсланова Гөлара Әнвәр кызы әнә шундый ачык чырайлы, киң күңелле, тырыш һәм бик булдыклы ханым. Хәзерге заман теле белән әйтсәк, уңышлы, креатив, зур максатлар куеп, шул максатларына омтылып яшәүче соклангыч хатын-кыз. Ә уңышлар Адәм баласына күктән яумый. Бөек Тукай әйтмешли, " зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә ".
Хезмәт юлын яңа гына ачылган «Өмет» гәзитендә башлап җибәргән Гөларабыз — бүген безнең коллективта хөрмәт казанган тәҗрибәле журналист. Аның тырыш хезмәте республика дәрәҗәсендә югары бәһа алды, ул атказанган матбугат хезмәткәре дигән югары исемгә лаек булды.Эш урынында хөрмәт яулаган белгеч булса, үз йортында уңган хуҗабикә ул. Гөлбакчадай матур, бәрәкәтле, мул дөньяларын тормыш иптәше Илсур Нәҗип улы белән еллар дәвамында үзләренең тырышлыгы, уңганлыгы белән тупладылар. Алтын бөртекләп җыела, диләр бит әле, алар да болын кадәр иркен фатирлары булса да, йорт тергезергә ниятләделәр. Бүген Нагаево бистәсендә мәһабәт йорт-кура төзеп бетереп, бакча үстереп, шәһәр белән бистә арасында шаулатып-гөрләтеп яшиләр.
Икесенең дә уңганлыкларына ис китәрлек! Моның сере, бәлки, аларның Чакмагыш районында туып үсүләре белән дә бәйледер.Чакмагышлылар чакматаштай чая һәм үткер, уңган һәм булдыклылар бит. Калмашбаш авылында туып-үскән Гөларабызны Аблай егете Илсур белән студент еллары, башкалабыз Уфа таныштыра. Гөлара — Башкорт дәүләт университеты студенты, Илсур авыл хуҗалыгы институтында укый. Менә шулай бер чемодан китап белән ике кашык, ике чәнечкәдән башланган тормышларын хан сарае итеп төзеп куйдылар.
Гөлара матурлык ярата, аның иң яраткан шөгыле — бакча үстерү. Нәрсәләр генә үстерми ул! Һәр агачын, һәр гөлен сөеп-назлап тәрбияли. «Өмет" укучыларын да ай саен бакча үстерү серләре белән таныштырып бара. Менә ничә еллар инде ул әлеге сәхифәнең алыштыргысыз алып баручысы. Язмаларын мизгеленә туры китереп тәкъдим итә, киңәшләр бирә, кызыклы тәҗрибәләр белән уртаклаша, сорауларга җаваплар әзерли, бер сүз белән әйткәндә, әнә шул бакчада "кайный", укучыларыбыз фәһем алырлык булсын дип тырыша.Ә бит аның редакциядә эше болар белән генә чикләнми. Иң беренче чиратта — ул хатлар бүлеге мөхәррире.Укучыларыбыздан килгән хатларның язмышы беренче булып аның кулларына килеп керә, гадәттә, шалтыратуларның да иң күбесе хатлар бүлегенә туры килә. Кешеләр белән ягымлы сөйләшә белү осталыгы, сорауларын игьтибарсыз калдырмау, ничек тә ярдәм итәргә тырышу, килгән хатларны басмага әзерләү — бу бурычлар барысы да Гөлара Әнвәр кызына йөкләнгән.
Аның редакциябездә тагын да бер бик мөһим бурычы бар. Гәзит укучыларыбыз беләдер инде, менә ничә еллар ул " Сихәт" кушымтасына табиблар белән интервьюлар, медицина яңалыклары, яшь әниләр өчен киңәшләр әзерли. Саулыктан да кадерлерәк нәрсә юк, бу һәркемне борчыган тема. Гөлара Әнвәр кызы әзерләгән язмаларыбыз укучыларыбызга үз сәламәтлекләрен сакларга булышлык итә, сорауларына җавап табарга булыша. Саулык саклау темасын яктыртып, үзе дә табибка әйләнеп бетте инде, киңәш кирәк булса, аңа йөгереп керәбез. Әнисенең медицина хезмәткәре булуы да тәэсир иткәндер инде, Гөлара өчен бу тема да бик якын, ул бу юнәлешне дә күңел биреп, җан җылысын салып башкара. Менә шундый ул безнең Гөларабыз, нәрсәгә тотынса да булдыра! Аның уңганлыгына сокланмый мөмкин түгел.Эштә — тырыш, җаваплы хезмәткәр, өендә — уңган хуҗабикә, дуслары өчен — серләр бүлешерлек ахирәт. Әйтерсең, фәрештәләр матурлык өләшеп йөргәндә дә, тырышлыктан өлеш чыгарганда да, бәхет бүлгәндә дә иң беренче булып Гөлара яшәгән йортның ишеген шакыган. Ә ул, насыйбына рәхмәтле булып, булганын кадерләп тота, аны арттыра белә.
Гөлара әни буларак та бик бәхетле.Тәрбияле, тырыш ата-анадан туган балалар да әти-әнисе кебек максатчан, тырыш була. Гөлара белән Илсур да уллары Денис белән кызлары Гөлназга яхшы тәрбия бирделәр. Денис армия сафларында хезмәт итеп кайтты, югары белем алды, гаилә корды. Бүген алар тормыш иптәше белән үз эшләрен ачып җибәрделәр. Гөлназ мәктәпне тәмамларга җыена, бар фәннәрдән дә бик яхшы укыган кыз ана теле булган татар телен өйрәнергә дә вакыт таба, татар теле буенча Казанда үткән халыкара олимпиадада катнашып җиңү яулады. Гөлара Әнвәр кызы — балалары өчен һәр эштә дә үрнәк, максатларга ирешү, алга омтылып, мәгьнәле тормыш алып бару өлгесе, замана белән бергә атлауның иң матур мисалы. Әйткәндәй, алтын юбилее алдыннан машина да йөртә башлады әле ул. Башкалабыз Уфа урамнарындагы хәрәкәтне, машиналар агымын күз алдына китергәндә аның тәвәккәллегенә, кыюлыгына да сокланмый мөмкин түгел!
Гөлара, без сине яратабыз, хөрмәт итәбез! Сиңа карап сокланабыз! Киләчәк көннәрең, килер елларың да шулай матур, мул җимешле булсын!!! Тормыш бакчагыз һәрвакыт шау чәчәктә, табыннарыгыз түгәрәк, күңелең тыныч булсын!
“Өмет”челәр.
Читайте нас: