Барлык яңалыклар
Редакция
16 июль 2020, 13:07

Бәхетле гөлләр!

Су сибегез гөлләргә!

Су сибегез гөлләргә!
Нинди генә шартларда да һәр тереклек яшәвен дәвам итәргә тырыша. Менә бит безнең верстка бүлмәсендә “Өмет” гөлләре балкып, янып чәчәк атып утыра. Әйтерсең, тәрәз артында 40 С тан да югары эсселек белән кояш кыздырмый. Әйтерсең, анда бөтен тереклек җиләс җилле дымлы һавада рәхәт нурларга коенып ята. Әйтерсең, яндырмый, көйдерми. Алар дымлы туфракта иркенләп чәчәк атып безнең карашларны иркәләп утыралар.
Верстка- редакциянең йөрәге, дисәк тә дөрес булыр. Биредә һәрвакыт кеше. Монда чираттагы гәзит ташка басылып, конвейрга китә, ягъни, кадерле укучыларыбыз, сезгә таба юл ала. Тышта кояш кыздыра. Бездә эш кайный. Ике яклап та кайнар! Ә без сөенеп эшлибез. Карантин, дип, барысы эштән тукталганда да без бер көн дә өйдә ятмадык. Шушы гади булмаган мөһим эшебездә фанатларча эшлибез. Иртәнге җиләслектән кичке җиләскә кадәр... Ул вакытта сез, кадерле игенчеләр, сәнәгать хезмәткәрләре эштә буласыз инде. Кояштан һәм игенчеләрдән бераз калышабыз шул әле. Ләкин бездә дә урак өсте бар – подписка ул. Шул уңышны җыешкан актив дусларыбызга, безнең белән калган 11 мең укучыбызга рәхмәт! Гөлләребез чәчәк ата, димәк, бар да яхшы булачак! Арытаба да дусларыбыз артыр, дип ышанабыз. Дуслык бик кадерле, изге эш. Дуслар - газиз була, кадерле була. Дуслыкта саклык, ихласлык, шифалы сулыш, ышаныч, игътибар кирәк... Саф хисләрне сакларга да акыл һәм тырышлык кирәк! Без шундый була беләбез!
Күңелгә чиксез талантлы җырчыбыз (урыны җәннәттә булсын) Радик Гәрәев башкаруында ишетеп яраткан җыр килә.
Җырлыйбызмы?
Җырлыйсызмы?
Җырлыйк әле!
Су сибегез гөлләргә!
Наҗар Нәҗми сүзләре, Рим Хәсәнов көе.
Юлларым буйлап киләмен,
Җилләрем исә генә.
Елларым балкып сүнәләр
Гомерем исәбенә.
Гомер бакый, гомер балкый,
Балкыган күңелләрдә.
Гомер — бит ул гөлләр кебек,
Гомер — бит ул гөлләр кебек,
Су сибегез гөлләргә, гөлләргә!
Юлларым буйлап киләмен,
Җыр җырлап сөйгәнемә.
Канатландыра күңелне,
Сөйдерә белгән генә.
Гомер бакый, гомер балкый,
Балкыган күңелләрдә.
Гомер — бит ул гөлләр кебек,
Гомер — бит ул гөлләр кебек,
Су сибегез гөлләргә, гөлләргә!
Юлларым буйлап киләмен,
Килмимен, җиләм генә.
Яшәүләр, яшәү шикелле,
Дусларым белән генә.
Гомер бакый, гомер балкый,
Балкыган күңелләрдә.
Гомер — бит ул гөлләр кебек,
Гомер — бит ул гөлләр кебек,
Су сибегез гөлләргә, гөлләргә!
Читайте нас: