Барлык яңалыклар
Редакция
27 март 2020, 18:12

Якыннарыбыз хакына үзебезне саклыйк!

Кадерле дуслар! Бүген без – “Өмет” гәзите хезмәткәрләре, сезгә мөрәҗәгать итәбез!

Кадерле дуслар!
Бүген без – “Өмет” гәзите хезмәткәрләре, сезгә мөрәҗәгать итәбез!

Бөтен дөнья таныш булмаган, коточкыч тизлектә тарала торган коронавирус чире белән көрәшә. Интернетка тулган саннар һәм хәбәрләрдән чәчләр үрә тора. Русиядә бер тәүлектә 196 коронавирус йоктыру очрагы теркәлгән. Илдә барлыгы 1036 кеше йоктырган. Уфа стационарында 79 кеше мәкерле вируска шикле дип санала. Аларның 13е –балалар.

Хөкүмәт башка илләрдәге хәл-вакыйгаларны күзәтеп, тиешле чараларны күрергә тырыша. Әмма... безнең халык “Әй, куркыталар шунда, тими ул миңа!” ,“Урап үтә ул мине!” дип пошмасланып авыз ерып йөри бирә. Автобуста 65 яшь кенә түгел, 70тән өстәге әбиләр: “Без фенол күргән кешеләр! Безне берни белән дә куркытып булмый!” – дип күкрәк суга. Күпләрнең чит илдә танышлары, туганнары бар. Алар “Сакланыгыз!”, “Өйләрегездән чыкмаска тыршыгыз!”, “Битлек киегез!” дип кисәтәләр... Тик бездә “сатуда битлекләр юк” дип акланалар, “көләрләр бит” диләр... Ә чир инде илгә үтеп керде. Хәзер якын-тирәңдәге кешеләрнең чит илдән кайту-кайтмавы әллә ни әһәмиятле дә түгел.

Чир ил эчендә тарала. Кибеттә яныңда торган кешенең кичә Мәскәүдән кайтмаганлыгын, коронавирус йоктырмаячагын СЕЗ БЕЛӘСЕЗМЕ? Без – юк! Аллаһы тәгалә САКЛАНГАННЫ САКЛАРМЫН дигән. Шуңа күрә, зинһар өчен, саклану чараларын төгәл үтәгез. Урамга битлексез һәм перчаткасыз чыкмагыз. БЕЗ КИЯБЕЗ! Көлгәннәр көләр. Көлү – елау түгел! СЕЗНЕ дә шулай итәргә чакырабыз. (Сатуда битлекләр күптән юк, аларның ышанычлыгы да бер чама гына диләр.) Тегегез! Тегәргә иренәсез икән, катлап шарф яки яулык бәйләгез. (Капрон, синтетик тукымадан булмаса хәерлерәк. Тын алырга да җиңелрәк булыр, вирусны да тартып китермәс).

Я, кем кушыла? Өмет белән яшик һәм якыннарыбыз хакына үзебезне саклыйк! Кушылам!
Читайте нас: