Ленинград блокадасын кичкән ветеран белән онытылмас очрашу.
4 февраль көнне Уфа шәһәренең 11нче балалар китапханәсендә 84 санлы гимназиянең 4 “Е” сыйныфы укучылары өчен онытылмаслык тагын бер вакыйга булды. Тарихның тере шаһиты — Ленинград блокадасын кичкән Евгения Васильевна Куфтерина белән кабатланмас, истәлекле, дулкынландыргыч очрашу узды.
Чара «Граммнарга бүленгән тормыш» дип тирән мәгънәле исем белән аталды. Бу сүзләр 900 көнгә сузылган коточкыч блокаданың кырыс чынбарлыгын чагылдырды: граммлап бирелгән икмәк, суыклар, караңгылык, яшәүгә өмет тамчылары... Евгения Васильевна үз истәлекләре белән уртаклашты, блокада көнәрендә зур шәһәрнең ничек яшәве, үлемгә каршы көрәшүе һәм бирешмәве турында сөйләде. Кечкенә чагында шундый авыр сынауларга дучар ителгән апаның балаларга әйткән сүзләре мәңге истә калырлык:
"Балалар, чит илдә сез беркайчан да үз кешеләр булмаячаксыз. Үз ватаныңда һәрвакыт җылы да, яхшы да, рәхәт тә. Безнең Ватаныбыз бик яхшы, матур... Сезгә үсәргә, укырга, һөнәр сайларга кирәк. Яхшы табиблар, укытучылар, инженерлар булыгыз. Алар безгә бик кирәк".
Чын батырлык дәресе булды бу очрашу. Укучылар ветеран кунакны тын да алмый тыңлап, сабый күңелләре белән олы трагедияне аңлап утырдылар. Бу очрашуда шул дәһшәтле чорның чын кайтавазын ишетү, канкойгыч сугыш, аның корбаны һәм үзендә шул авырлыкларны кичергән бала күзләре белән күрү мөмкинлеге булды. Очрашу һәркемнең күңеленә үтеп керде.
Укучылар тыңладылар һәм сораулар бирделәр. Ахырда үзләре дә сәнгатьле итеп, йөрәкләргә үтеп керерлек рухта шигырьләр укыдылар.
Җиңүчеләр буынының батырлыгына, ныклыгына һәм рухи көченә хөрмәт күрсәтү өчен илебез тарихын зурлап, чын тарихны саклап калырга бурычлыбыз. Бу тынычлыкны бүләк иткән әби-бабаларга, батырларга, куркынычлардан өстен калганнарга рәхмәт әйтергә, онытылмаслык батырлык истәлеген сакларга бурычлыбыз!