Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
17 октябрь 2025, 10:17

100 яшьлек ветеран – районның Мактаулы гражданины

Миңнерәшит Сәфиуллин 17 яшендә үз теләге белән фронтка китә. 

https://vk.com/garaev_rushan_kadimovich
https://vk.com/garaev_rushan_kadimovich

Борай районында Бөек Ватан сугышы ветераны Миңнерәшит Сәфиуллинга “Борай районының Мактаулы гражданин” исеме бирелгән.

Миңнерәшит Шәислам улы 1925 елда Котлыяр авылында туа. Бөек Ватан сугышы башлангач, 17 яшендә, яшьтәшләренең күбесе кебек үк, үз теләге белән Ватанны сакларга фронтка китә. Җиңүдән соң хәрби хезмәтен Кореяда һәм Владивостокта дәвам итә, өенә 1950 елда гына кайта. Сугыштан соңгы елларда туган авылын тергезүдә актив катнаша, колхозда эшли.

“1951 елда Мәрзия апа белән тату гаилә коралар, бер кыз һәм ике ул үстерәләр, ә хәзер оныкларын, оныкчыкларын тәрбияләүдә ярдәм итәләр.

Миңнерәшит Шәислам улының тормыш юлы – батырлык һәм Ватанга ихлас хезмәт итүнең ачык үрнәге. Миңнерәшит абыйга ныклы сәламәтлек, иминлек һәм якыннары әйләнәсендә озын гомер телибез”, – дип язган хакимият башлыгы Рушан Гәрәев үзенең социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә.

https://vk.com/garaev_rushan_kadimovich
https://vk.com/garaev_rushan_kadimovich
Автор: Язгөл Сафина
Читайте нас