Русиядә 9 Май – Бөек Җиңү көнен зур масштабларда билгеләп үтәбез. Быел, 80 еллык уңаеннан, ул бигрәк тә зурлап уздырылды. Әмма күпләр Икенче Бөтендөнья сугышының тагын бер мөһим вакыйгасы – совет-япон сугышы турында оныта төшәләр. Нәкъ 80 ел элек, ягъни 1945 елның 2 сентябрендә Япония бирелү актына кул куя. Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамлана.
Бу сугыш бер ай тирәсе генә дәвам итә, анда һәлак булучылар саны да Бөек Ватан сугышындагы югалтулар белән чагыштыргысыз. Әмма бу сугышның шаукымнары бүгенге көндә дә сизелә, чөнки әлегә кадәр Япония дәүләте белән чикләр анык кына билгеләнмәгән. Һәрхәлдә, Япон дәүләте “безнең җирләрне яулап алу” гадел булмады дигән карашта. Ике дәүләтнең чикләре якын булуы һәрвакытта диярлек сәяси яки хәрби киеренкелеккә китереп торган. Әле дә бу шулай. Русия һәм Япония, соңыннан СССР һәм Япония дәүләте бервакытта да тыныч яшәүче илләр булмаган.
Яулап алуларга һәвәслек борынгы заманнардан килә. Егерменче гасыр башында Япон дәүләте барлык күрше дәүләтләр белән диярлек сугыш хәлендә була. Корея, Монголия, Кытай, Русия белән вәзгыять аеруча киеренке була. 1904-1905 еллардагы рус-япон сугышында җиңелү ул вакыттагы Русиядәге халык тарафыннан бик авыр кабул ителә. Моны халык җырлары аша да ачык күреп торабыз. Хөкүмәт тә бу уңышсызлыкны шәхси җиңелү дип саный. 1945 елда инде ил дә башка була, тик реванш теләге СССРда шактый көчле була. Бигрәк тә Япониянең Икенче Бөтендөнья сугышында фашист Германиясе ягында катнашуын истә тотканда.
1930 елларның икенче яртысыннан башлап, Япония белән хәрби бәрелеш булу куркынычы туа. 1938 елда Хәсән күлендә, 1939 елда Халхин-Гол елгасы (Монголия) тирәсендә сугышлар булып ала. 1940 елда сугыш Көнчыгыш фронтта оештырыла. Бәхеткә, зур сугышка барып җитми, ике дәүләт вакытлыча килешү төзеп, бер-берсенә һөҗүм итмәскә вәгъдәләшәләр.
Ватан сугышы бетүгә СССР каршында зур сорау туа: кирәкме илгә яңа сугыш? Ләкин шактый хәрби көч туплаган, Япония тарафыннан реаль хәрби хәвеф һәм Сталинның союздашларга биргән гарантияләре сугышта катнашырга этәрә. Шул ук вакытта Сталин үз таләпләрен куярга да онытмый. Менә аларның исемлеге:
а) Сахалин утравының көньяк өлешендәге һәм аңа кушылган барлык утрауларны кайтару,
б) Дайрен коммерция портында Советлар Союзының өстенлекле мәнфәгатьләрен тәэмин итү һәм СССРның диңгез базасы буларак Артур порты арендасын кайтару,
в) Кытай Көнчыгыш тимер юлы һәм Көньяк Маньчжурия тимер юлының Совет-Кытай җәмгыятен оештыру.
Бу урында түбәндәге фактка игътибар бирергә кирәк, минемчә. Тарихи чыганаклар буенча, 1942 елның башында Япония, Германия, Италия арасында Омск меридианы буенча Советлар Союзын бүлү һәм Ерак Көнчыгышны һәм Себернең бер өлешен Япониягә кушу буенча яшерен хәрби килешү төзелә. Ягъни, әгәр Советлар Союзы белән сугышта Германия җиңгән булса, Совет-Япон Нейтралитет килешүе юкка чыгарылыр һәм Омск шәһәреннән алып Көнчыгышка кадәр җирләр Япон дәүләтенекенә әйләнер иде. Дөресен әйткәндә, СССР җитәкчелеге бу нейтралитетка зур ышаныч багламый. 1941нче елдан, Япония белән сугыш була калса дип, Ерак Көнчыгышта төрле вакытта 32дән 59га кадәр дивизия, 10нан 29га кадәр һава көчләре дивизиясе, 6 һава оборонасы көчләре дивизиясе, гомум саны буенча 1 миллионнан артык солдат һәм офицер, 8-16 мең пушка һәм миномет, 2 меңнән артык танк, 3-4 мең самолет һәм 100дән артык кораб хәрби кизүдә тора. Гомумән алганда, бу барлык Совет Кораллы Көчләренең 15-30 процентын тәшкил итә. Бөек Ватан сугышы башланган көнне Ерак Көнчыгыштагы гаскәрләребездә 703714 хәрби булса, 1945 елның 9 маенда 1185058 кеше исәпләнә.
Советлар Союзы Ялта килешүе буенча Ерак Көнчыгыштагы нацист Германия союздашына каршы сугыш игълан итә. 1945 елның 9 августыннан Советлар Союзы Япония белән сугыш хәлендә торачак дип игълан итә. 1945 елның 15 августында император Хирохито Япониянең бирелүен игълан итә, һәм 1945 елның 16 августында Квантун армиясе командиры генерал Ямада Отозо үз армиясенә бирелергә куша. Кайбер япон дивизияләре бирелүдән баш тарталар, һәм сугыш тагын берничә көн дәвам итә. 18 августтан 27 августка кадәр һава хәрби көчләре Харбин, Фенгтиан, Синьцзинь, Джилин, Рижун, Дайрен, Хейхо һәм башка шәһәрләргә көчле бомба атакасы башлый. 19 августта Япония гаскәрләре бөтен җирдә диярлек бирелә башлыйлар, шул ук вакытта Мукденда Совет гаскәрләре император Манчукуо Пу Ины әсирлеккә алалар. 20 августка Совет гаскәрләре Маньчжурия тигезлегенә килеп җитәләр. Нәтиҗәдә, миллион кешедән торган Квантун армиясе тулысынча җиңелә. Япон дәүләте 1945 елның 2 сентябрендә Американың Миссури кораблендә бирелү актына кул куя. Ләкин аерым хәрби бәрелешләр 10 сентябрьгә кадәр дәвам итә.
Совет-Япон сугышында безнең 12 мең 311 яугиребез һәлак була. Япон гаскәрләренең 84 меңгә якын гаскәрие юк ителә һәм 640 меңе әсирлеккә алына. Сугыш нәтиҗәсендә 1905 елда Япония басып алган Русия территорияләре кире кайтарыла. 1956 елда Совет-Япония Декларациясенә кул куела һәм СССР белән Япония арасында дипломатик һәм консуллык мөнәсәбәтләре урнаштырыла. Шул вакыттан алып Япония Курил утрауларының көньяк төркемен кире кайтаруны таләп итә башлый. Япония хөкүмәтенең бу позициясе бүгенге көнгә кадәр сакланып кала һәм СССРның варис дәүләте буларак Япония белән Русия арасында тынычлык килешүе төзелүенә комачаулый. Белүегезчә, узган гасырның 90нчы елларында Русия җитәкчелеге, ачыклап әйткәндә Борис Ельцин, юмартланып китеп, бу утрауларны чак кына бүләк итми кала. Бу йомшаклыкны сизеп калган японнар, үҗәтләнеп, әле булса аларны үзенеке итү уеннан кире кайтмый. Әмма илнең бүгенге җитәкчелеге моңа юл куймас дип ышаныч белән әйтергә була. Чөнки Бөек Ватан сугышында җиңүнең мөһимлеге 80 ел узгач та кимеми, киресенчә, арта гына бара. Бу канкойгыч сугышларда башын салган яугирләребезнең батырлыгы беркайчан да онытылырга тиеш түгел. Онытырга хакыбыз да юк. Тик Япон дәүләте белән булган сугышның ныклап өйрәнелмәве генә күңелне кыра. Анда да бик каты алышлар булган. Юкка гына шул кадәр хәрбиебезгә югары дәүләт бүләкләре тапшырылмаган бит. Безнең Башкортстаннан да анда бик күп сугышчылар катнашкан. Тик бу турыда беркайда да рәсми чыганаклар юк диярлек. Нинди дә булса белешмә алып булмасмы дип, Уфадагы Хәрби Дан музеена шалтыраттым. Анда бу сугыш турында бернинди дә белешмә тупланмаганлыгын белдерделәр.
Соңыннан билгеле хәрби тарихчы, Русия хәрби-тарих җәмгыятенең Башкортстандагы бүлекчәсе җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Рамил Нәсибулла улы РӘХИМОВка мөрәҗәгать иттем һәм шундый җавап алдым.
– Кызганычка каршы, бу сугыш тарихы бик аз өйрәнелгән. СССР буенча гомум мәгълүматлар бар, әмма һәр төбәкнең һәм республиканың җиңүгә нинди өлеш керткәнлеге хакында аерым мәгълүмат юк диярлек. Башкортстанда да шундый ук хәл күзәтелә. Бер әйберне генә ачыклап әйтә алам, 1944 елның яз һәм көз айларында, шулай ук 1945 елның яз һәм җәй айларында Башкортстаннан хәрби хезмәткә алынучыларның күпчелеге Көнбатышка түгел, ә Көнчыгыш хәрби частьларына җибәрелә. Японнар белән сәяси һәм хәрби киеренкелек шуңа этәрә. Япониянең фашист Германиясе ягында сугышуын искә алганда, шунсыз мөмкин дә булмый. Чөнки, иртәме-соңмы, Япония белән сугышырга туры киләчәге көн кебек ачык була.
Менә шундыйрак вәзгыять, җәмәгать. Тарихны өйрәнергә һәм онытмаска кирәк. Тарихны оныту һәм оныттырырга тырышуның нәтиҗәләрен Украинадагы хәлләр буенча да күреп торабыз. Кызганычка каршы, яшь буынның аңын томалау өчен күп кирәкми шул...
Рәдиф ФӘТХИ.