Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
5 сентябрь 2025, 11:24

Курку белмәс якташыбыз истәлеге яңартылды

Муса Җәлил язмышын уртаклашты алар.

Курку белмәс якташыбыз истәлеге яңартылды
Курку белмәс якташыбыз истәлеге яңартылды

Муса Җәлил язмышын уртаклашты алар.

25 август көнне Мәләвез шәһәрендә тарих-туган якны өйрәнү музее бинасында фашистларга каршы төркемдә катнашучы,

Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең көрәштәше, Мәләвездә туып-үскән, 1944 елның 25 августында Берлин төрмәсендә җәзалап үтерелгән Булатов Фуат Зыятдин улына горельеф һәм музей эчендә экспозиция ачылды.

Горельеф авторы, скульптор Илдус Закиров, проектның иганәчесе Рамил Кыямов. Мәләвез халкының инициатив төркеме - Халиков А.А., Бикбаева Ф.М., Акберов З. Н.,БР татарлар конгрессы Мәләвез бүлекчәсе герой-антифашист истәлеген мәңгеләштерү буенча зур эш башкардылар. Бу изге эш Бөтендөнья татар конгрессы вәкиллеге башлыгы А.А. Дәүләтшин һәм Татарстан Республикасы галимнәре, ТР Милли музее ярдәме, Мәләвез районы администрациясе башлыгы ярдәме белән гамәлгә ашырылды.

Чарага шәһәр һәм район халкы әсирлекнең иң авыр шартларында, төрмә һәм концлагерьларның коточкыч шартларында фашизмга каршы көрәшүчеләрне искә алу өчен җыелды.

Мәләвез шәһәре һәм районы татар Конгрессы җитәкчесе Лилия Камалова.

Курку белмәс якташыбыз истәлеге яңартылды
Курку белмәс якташыбыз истәлеге яңартылды
Курку белмәс якташыбыз истәлеге яңартылды
Автор: Алсу Гәрәева
Читайте нас