Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
23 август 2025, 11:51

"Армия мәдәнияте көннәре"нең 2нче көне

Русия оборона министрлыгының Башкортстангы «Армия мәдәнияте көннәре» федераль проектының икенче көне дә вакыйгаларга бай булмакчы. Ул Уфа музейларында экспозицияләр ачылу белән башлана.

"Армия мәдәнияте көннәре"нең 2нче көне
"Армия мәдәнияте көннәре"нең 2нче көне

Русия оборона министрлыгының Башкортстангы «Армия мәдәнияте көннәре» федераль проектының икенче көне дә вакыйгаларга бай булмакчы. Ул Уфа музейларында экспозицияләр ачылу белән башлана.

 

М. В. Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сәнгать музее «Русияне яңадан ачабыз, бергә!" экспозициясен, Рус география җәмгыятенең 180 еллыгына багышланган һәм М. Б. Греков исемендәге хәрби рәссамнар студиясе әгъзаларының әсәрләрен тәкъдим итә.В. И. Альбанов исемендәге музейда берьюлы берничә яңа экспозиция тәкъдим ителәчәк: император Петр 1 исемендәге Үзәк хәрби-диңгез музеенда (Санкт-Петербург шәһәре) «Бөек Ватан сугышында хәрби-диңгез флоты» һәм «Русия Хәрби-диңгез флотының өч гасыры» күчмә күргәзмәләре ачылачак, шулай ук «Арктикада Бөек Ватан сугышы. Тумышы белән Башкортстаннан төньяк чикләрне саклауда" күргәзмәсе ачылачак.Шулай ук анда Оборона министрлыгы үзәк хәрби-диңгез китапханәсенең "Ходай безнең белән!" китап-иллюстратив онлайн-экспозицияләре ачылачак. "Төньяк диңгез юлын үзләштерү тарихы" күргәзмәсе дә эшләячәк.Уфаның Совет мәйданы симфония булып яңгыравын дәвам итәчәк: «Көз романтикасы» III Халыкара классик музыка фестиваленең икенче көне кысаларында 18:00 сәгатьтә Башкортстан дәүләт оркестры һәм Фредерик Кемпф (фортепиано/Бөекбритания) П. И. Чайковский һәм Д. Д. Шостакович әсәрләрен яңгырар. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елында узган "Армия мәдәнияте көннәре" искиткеч патриотик рух белән сугарылган хәтер, тарих һәм буыннарның тере бәйләнеше булган чара. Читтә калмагыз!

Автор: Ибрагимова Эльмира
Читайте нас