Уфада Совет мәйданында тантаналы рәвештә Армия мәдәнияте көннәре ачылды.
Тантана ел саен 22 августта билгеләп үтелә торган Русия Федерациясе Дәүләт әләме көненә багышланган парадтан башланды. Совет мәйданы буйлап махсус хәрби операциядә катнашучылар, кадетлар һәм яшь армия сыйныфлары укучылары марш белән үтте.
Байраклы төркемнәр Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы дәүләт әләмнәрен, шулай ук Русия Федерациясе гаскәрләре төрләре әләмнәрен алып чыкты.
Алга таба спортчылар һәм республика җәмәгать эшлеклеләреннән торган парад расчеты Совет мәйданына озынлыгы 10 метр чамасы булган Русия Дәүләт әләмен чыгарды. Мәйданда БР Дәүләт академия симфоник оркестры башкаруында Россия һәм Башкортстан дәүләт гимннары яңгырады. Тамашачыларны һәм масштаблы чарада катнашучыларны БР Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Урал Кильсенбаев сәламләде.
- Бу зур бәйрәм Русия әләме көненнән башланып, Русия Герое, генерал Миңнегали Шәйморатовның туган көне белән тәмамланачак. Бу көннәрдә Уфаның Совет мәйданы үзәк мәйданга әвереләчәк. Анда безнең халык һәм республика башкаласы кунаклары патриотик рух алачак. Бу чараның Бөек Җиңүнең 80 еллыгы, Русиядә Ватанны саклаучылар елында һәм Башкортстан Республикасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү елында узуы символик мәгънәгә ия. Бүген СВОда катнашучылар бар. Хөрмәтле сугышчылар, ветераннар, сезгә һәм сезнең иптәшләрегезгә – зур рәхмәт, гаиләләрегезгә – сабырлыгыгыз, үзегезне кызганмыйча Ватанны саклауга барысын да биргәнегез өчен рәхмәт, - диде Урал Кильсенбаев.