Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
11 июль 2025, 08:36

“Без срока давности”

Уфада нацистлар җинаятьләре турында күргәзмә ачылды.

https://vk.com/myhistory_ufa
https://vk.com/myhistory_ufa

Башкалада “Русия – минем тарихым” тарихи мультимедиа паркында “Без срока давности” дигән күчмә күргәзмә эшли башлады.

Анда Бөек Ватан сугышы вакытында нацистлар һәм аларның ярдәмчеләре тарафыннан совет халкына карата кылынган геноцидны күрергә була. Архив документларында – массакүләм үтерүләр, рәхимсез тормыш шартлары, балаларга, хатын-кызларга һәм картларга карата җинаятьләр... Экспозициядә шулай ук “без срока давности” мөһире сугылган яңа тикшерелгән җинаятьләр турында фактлар да урын алган.

Быел күчмә күргәзмә Новосибирск, Тамбов, Барнаул һәм Саранск шәһәрләрендә булды. Уфада ул 20 июльгә кадәр эшләячәк.

Әлеге проект Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча гамәлгә ашырыла.

Автор: Язгөл Сафина
Читайте нас