Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
27 июнь 2025, 20:00

ГЕЛ ИКМӘКТӘ ИДЕ КҮЗЕБЕЗ

(Ахыры).

ГЕЛ ИКМӘКТӘ ИДЕ КҮЗЕБЕЗ
ГЕЛ ИКМӘКТӘ ИДЕ КҮЗЕБЕЗ

1951 елның сентябрендә күрше Гөблекөчек авылына 5нче класска укырга төштек, пионерга алдылар, вожатый итеп сайлап куйдылар. 1953 елны дружина алдына бастырып, ачуланып, мине вожатыйлыктан төшерделәр. Рус теле укытучысы Ләлә апа: “Сталинның үлгәнен радиодан ишеткәч, бөтен кеше, хәтта “икеле”гә укый торган Рәсимә дә елады, ә син еламадың, синдә патриотик хисләр юк икән, без синең буенча ялгышканбыз икән”, – дип, мине сүкте. Мин анда да еламадым, минем холкым шундый.

Хәзер гомер узды, 85нче яшем бара. Хәзер шуларны бөтенесен искә төшереп барлап ятам. Үземне бәхетле саныйм. Ходай миңа нинди сынаулар бирсә дә, җиңә килдем. Дөрес, Ходай Тәгалә күтәрә ала торган сынаулар бирә, күрәсең.

1954 елда, бездән 8 км ераклыктагы район үзәге Дүртөйлегә 8нче класска укырга барырга теләгем зур иде. Укутүләүле, әткәй белән әнкәй колхозда эш көненә эшлиләр, акча бирмиләр, миннән соң ике сеңел үсеп килә. 8нче класска керү сүзе чыккач, әнкәй түләргә дә, китап-дәфтәргә дә акча юк, үзең миңа булышсаң гына, диде.

Тарыны икәү киледә төеп, тары ярмасын ясадык, аны көн аралаш (пароход киләсе көнне) Дүртөйле пристане каршысындагы базарга барып саттым. Берсендә йомырка да биреп җибәрде, пароходтан төшкән бер марҗа “савытым юк, әйдә, купега кер, анда акча бирермен” диде. Мин кердем, акчасын бирде. Чыксам, пароход кузгалган, трапны алганнар. Мин күп уйлап тормыйча, пристаньга сикердем. Ходай Тәгалә тагын мине саклады. Пристань белән пароход арасы метрдан артык иде. Кешеләр ах итте. Әнкәйләргә сөйләмәдем, ләкин башка пароходка кереп сатмадым. Аның тәгәрмәчләренә эләксәң, исән-сау калу юк. Әлеге вакыйга искә төшкән саен, елый торган кеше булмасам да, күземә яшь килә.

8нче класска Дүртөйлегә татар мәктәбенә укырга кердем. Ләкин шул елны татар әдәбиятыннан башка бөтен предметларны да русча укыта башладылар. Аллага шөкер, анысын да җиңдем. 10нчы класс беткәндә, сочинениены 4легә яздым. Тагын да институтка кереп укырга теләк бар иде. Булмады, чөнки әтиләре исән булган кешегә түләргә кирәк һәм тулай торак юк иде. Мине әнкәй колхозда калма, үзем “чиләнгәнем дә” җитәр диеп, 1957 елның июнендә аттестат алганның икенче көнендә үк, энесенә ияртеп, авылдан чыгарып җибәрде. Ул елларда, закон буенча, безгә паспорт бирмичә, 3 ел авылда яшәргә һәм колхозда эшләргә тиеш идек.

Мин Уфага килдем. Документларны библиотечный техникумына бирдем, алар справкасы белән әнкәй паспорт юнәтеп-ясатып җибәрде. Ә мин, шәһәр күрмәгән авыл баласы, “кызыксынучанлыгым аркасында” имтиханга соңга калдым, әнкәйгә “2”легә яздым дидем дә, документларны алдым. Бәгъдәд абый мине ничектер пропискага кертте, тегү фабрикасына өйрәнчек итеп эшкә урнаштырды, ә мин үзебезнең аяк машинасында тегә белә идем. Мастер миннән: “Тегә беләсеңме?”– дип сорады. “Беләм”, – дидем. Электр машинасына аяк басуым булды, зырылдап тегә дә башлады. Туктатырга телим, теләгән саен аяк белән педальгә басам, материалны тартып алырга тырышам – булмый. Цехның начальнигы усал гына еврей хатыны иде. Таләпчән, тырышып эшлибез. Шуннан безнең цех “ударник коммунистического труда” дигән исем алды. 2 смена эшли идек. 4 кыз квартирада тордык. Бәләкәй генә бүлмә, 2 бер кешелек карават иде, шул караватта икәү йоклыйбыз. Беребез икенче якка борылса, икебез дә борылабыз. Кысан булса да, күңелле яши идек. Икебез беренче сменада, икесе – икенче сменада. Фабрикада 3 ел эшләгәч, техникумга керергә мөмкинлек булды. Индивидуаль программа белән эшләп укыдым. Вакыт булганда, кичке дәресләргә йөрдем. Фабрикада эшләгәндә, миңа почет грамотасы, ударник коммунистического труда бирделәр. Шул чор өчен ул горурлык, зур мактау билгеләре иде.

1962 елда техникумны тәмамлагач, тормышка чыктым. Өч бала тәрбияләп үстердек, Аллага шөкер. Өчесе дә югары уку йортын бетерде. Хәзерге вакытта, өчесе дә гаиләле, Аллага шөкер. 1987 елның 17 апрелендә балаларымның әтисе Марат авыр чирдән үлде. 2005 елда зур кайгы – кызым Альбинам белән сеңлем Сәйдәнең кызы Эльмира юл фаҗигасенә очрап, икесе дә һәлак булдылар... Кайгыларымны эш белән бастым. Эшемне яраттым – баланс чыкса, бала тудырган кебек шатлана идем. Мине дә хөрмәт иттеләр, почет грамоталары белән гел бүләкләп торалар иде.

Хәзерге көндә “Дети Войны” дигән таныклык бирделәр. Сугышның эчендә булганнар, тылда эшләгән әнкәйләр әллә кайчан дөнья куйдылар – урыннары оҗмахта булсын иде!

Авыр булса да, без дә үстек. Гел икмәктә иде күзебез, әнкәйләр, ,сабыйларым, түзегез дип әйтә иде. Әйе, түздек, кара икмәкне туйганчы ашарга тилмердек, ә хәзер сайланабыз. Элеккеләр белән чагыштырганда, тормышлар Аллага шөкер, пенсия килеп тора, сатып алам дисәң – барысы да бар. Илебезгә тынычлык килсен иде дигән теләкләр белән яшим! Амин!!!

Фиса ХӘБИБУЛЛИНА.

Дүртөйле районы,

Автор: Гүзәл Гаянова
Читайте нас