Совет халкының фронттагы һәм тылдагы какшамас бердәмлеге белән яуланган Бөек Җиңүнең 80 еллыгын дулкынланып көтеп алдык.
Батырларны данлау, хәтер яңарту чаралары күп үтте бу көннәрдә һәм алар дәвам итәчәк әле. Мондый чараларның үткәрелүе җиңү яулап кайткан, яу яланнарында башларын салган батырлар турында мәгълуматны күбрәк туплап, данлы тарихны баету өчен аеруча мөһим. Озак еллар дәвамында район гәзитендә эшләгәнлектән, ни кызганыч, утлы юл үткән ватандашларымны кабат күрермен дә, язмамны тулыландырырмын, хикәя, повестьләр итәрмен дигән уй-хыялларымны һаман булса тормышка ашыра алмадым. Күпләре туган якларына кайту бәхетенә ирешсәләр дә, алган яраларыннан савыга алмыйча, бик иртә бакыйлыкка күчте, сафлар елдан-ел сирәгәйде.
Шәрифҗан Мәүлит улы Газизов турында да берникадәр мәгълумат тупланган икән. Аның белән Бөек Җиңүнең 40 еллыгында очрашканбыз. Шул юбилей уңаеннан районда мотосәфәр оештырылган иде. Заманына карата кызыклы да, тәрбияви дә, күңелләргә уелып калырлык та чара булды ул. Янә егерме елдан соң, Бөек Җиңүнең 60 еллыгына, район тарихында беренче тапкыр автосәфәр оештырылды. Тик бу вакыйганы Шәрифҗан ага күрә алмады, аның турында якты истәлекләр генә калды. Шул истәлекләр белән уртаклашырга теләп кулыма каләм алганчы, Иске Бәшир авылындагы китапханәдә озак еллар мөдир булып эшләгән Мәрьям Әскатъ кызы Смаковага мөрәҗәгать иттем. Чөнки аның үзенең активлары белән иҗади эшчәнлек алып баруын беләм. Шәрифҗан Газизовның 1942 елда үз куллары белән язганнары да музейда саклана икән. Әдәби телдә, хикәяләп бәян ителгән кызыклы язманы фронтовикның балалары һәм оныклары бүген дә кадерләп саклый.
Шәрифҗан Газизов 1919 елның 15 мартында Иске Бәшир авылында, Бибинур һәм Мәүлит Газизовларның өченче баласы булып туа, эшсөяр колхозчылар гаиләсендә намуслы, максатчан булып тәрбияләнә. Авылда алтынчы сыйныфны тәмамлау белән колхозда көче җиткән эшләрдә катнаша башлый. 1939 елның сентябрендә солдат бурычын үтәргә китә. Ерак Көнчыгышта 32 укчы дивизиянең 53 зенит артиллерия полкында наводчик булып хезмәт итә. Илебезгә фашист илбасарлары ябырылгач, сугышның башлангыч чорында ук, аларны фронтка озаталар. 1941 елның ноябрендә Шәрифҗан Газизов орудие командиры итеп куела. 1942 елда Коммунистлар партиясе сафларына кабул ителә һәм сугыш тәмамланганга кадәр Бөек Ватан сугышында катнаша. Һәрчак алгы сызыкта була. Белоруссияне, Украинаны, Польшаны илбасарлардан азат итүдә катнаша, батырлыклар күрсәтә. Аеруча Бородино янындагы сугышлар тарих битләренә уелып кала. Мәскәүдән нибары 124 километр ераклыкта урнашкан күп санлы калкулыклары, зур булмаган елгалары-ерымнары белән үзенчәлекле булган җирлек ул Бородино кыры. Территориясе 50 квадрат километр чамасы. Бородино авылы исә Бородино кыры аша үткән Колочи елгасының уң як ярына утырган. Биредә илебез тарихында зур әһәмияткә ия булган ике канкойгыч сугыш булуын беләбез. 1812 елгы Ватан сугышында Наполеон Русия армиясен җиңә алмый. Тарихи вакыйгалар Наполеон армиясен тар-мар итүгә 129 ел үткәч янә кабатлана. Мәскәүгә фашист илбасарлары ябырылгач, Бородино яланы яңадан Русияның данлы хәрби кырына әверелә. 1941 елның октябрендә Совет Армиясе хәрбиләре хәлиткеч сугышта җиңеп, Гитлер армиясен Мәскәүгә керүдән туктата. Бородино кырында ике Бөек Ватан сугышы һәйкәле, Русия хәрби даны мемориалы һәм башка тарихи урыннар бар. Можайск юнәлеше Мәскәүгә иң кыска ара. Бу җирлектә бер-берсеннән ерак урнашмаган ике юл─ Иске Смоленск (хәзерге Можайск шоссесы) һәм Минск шоссесы үтә. Дошманның явыз планын юкка чыгару өчен кыска гына вакыт эчендә Можайск саклану линиясен булдыру – ныгытмалар төзү тәлап ителә. Газизов хезмәт иткән дивизия нибары алты көн эчендә дошманның 40нчы мехкорпусын тар-мар итә: 120 танкын яндыра, йөзләрчә орудиеләрне, пулемет, миномет һәм автомашиналарны сафтан чыгара. Татарино, Брыкино авыллары янындагы сугышларда күрсәткән батырлыклары өчен полковник В.И. Полосухин Газизовка “За отвагу”медален тапшыра. Гомумән, утлы-данлы, озайлы фронт юлларында ул күп тапкырлар хәрби наградаларга лаек була, Кызыл йолдыз ордены белән бүләкләнә. Сугыштан соң аңа II дәрәҗә Ватан сугышы ордены тапшырыла.
Җиңү көнен Шәрифҗан Мәүлит улы Одер елгасы буенда каршылый. Озайлы солдат хезмәтендә төрле авырлыклар кичереп, батырлыкларга тулы данлы юллар үтеп, Туган якларына кайтулар, озак еллар кадер-хөрмәт күреп бәхетле гомер кичерүләр насыйп була якташыбызга. Нәкъ үзе теләгәнчә, Бөек Җиңүнең 50 еллыгын да күрә, митингта да катнаша ул. Сугыштан соңгы авыр елларда ул җаваплы эшләр башкара: Фрунзе исемендәге колхозда бригадир, ферма мөдире, ревкомиссия рәисе була. Авылдашы Мәсгудә Усман кызына өйләнеп матур тормыш коралар, биш балага гомер һәм тәрбия бирәләр. Балаларының күркәм тормыш алып барулары, хезмәтләрендә үрнәкле булулары тормышларын мәгьнәле һәм бәхетле итә. Ветеранга 11 оныгын, ике онык баласын( хәзер алар 13кә җитте) күрү куанычлары насыйп була. Ул аларны ватанпарвәрлек рухында, ихтыяри яктан көчле кешеләр итеп үстерергә омтыла. Үзе үткән данлы юллар, совет кешеләренең кыюлыгы турында мавыктыргыч итеп сөйли. Олы җанлы, тәлапчән да, әмма искиткеч дәрәҗәдә йомшак күңелле картәтиләренең киңәшләрен тотып яшәргә омтыла алар, “Саратский” гармунын алып“Шахта”, “Өй артымда шомыртым бар” дигән җырларны сузуларын сагынып искә алалар.
“Ир балалар илен сакларга бурычлы, моңа әзерлекле булып үсәргә тиеш”, ─ дип аңлата ул. Оныклары өчен борчылулар да кичерде ветеран. Оныгы Айдар Газизов башта Самарада хезмәт итте, аннан Чечняга алып киткәннәр, кайда барасыларын да, анда ниләр күрәчәкләрен дә аңламаган алар. Кыскасы,мәрхәмәтсезлек, вәхшилекнең шаһиты булды ул чор яшьләре. Алар ─ солдат, ил алдындагы бурычын үтәде. “Чакмагыш лачыннары” китабында Айдар Газизов турында да язма бар. Анда шундый юллар тезелгән: “... Туганнары, күршеләре Айдарның кайтуын түземсезлек белән көтеп алды. Бу вакытта Шәрифҗан ага Газизовның дулкынлануын сөйләп аңлатырлык түгел иде. Ул─ Айдарның картәтисе, Бөек Ватан сугышында катнашкан кеше. Җиде ел солдат икмәген ашый, шинель кия, михнәт күрә ул. 50 ел тәнендә дошман пулясын йөртә. Менә шул ләгьнәт төшкән нәрсә кузгалып, Уфа госпиталендә яткан чакта, килене кайтышлый аның янына кереп, шатлыклы хәбәрне әйтергә ашыга да инде. Ветеранның йөрәге шатлыктан кысыла. Шулай булмыйча, оныгы-газизе исән.
Бүген дә дөнья тыныч түгел. Кызы Рима , кияве Сабитның улы ─ оныгы Марат Байдәүләтов Махсус хәрби операциядә ил иминлеге өчен көрәшә. Әгәр исән булса, Шәрифҗан ага оныгы өчен горурлык хисләре кичерер, биргән тәрбиясенең бушка китмәве, лачынныр үстерә алулары өчен сөенер иде.
Рәзифә Сәхапова.
Чакмагыш авылы.