Илебез тарихында 1945 елның 24 июнендә иң күренекле, истәлекле вакыйга – Мәскәүнең Кызыл мәйданында Җиңү парады уза.
Парадны СССР Оборона халык комиссариатының беренче урынбасары, Югары башкомандующийның урынбасары, 1нче Белоруссия фронты гаскәрләре командующие, Советлар Союзы маршалы Георгий Жуков кабул итә. Советлар Союзы маршалы Константин Рокоссовский Җиңү парадына җитәкчелек итә. Сталин һәм Молотов, Калинин, Ворошилов һәм башка политбюро әгъзалары Ленин мавзолее трибунасында торып тантананы карый. Георгий Жуков Совет Хөкүмәте һәм ВКП (б) исеменнән яугирләрне Бөек Җиңү белән котлый.
Кызыл мәйданда Карелия, Ленинград, 1нче Балтыйк буе, Белоруссия (Польша гаскәре вәкилләре белән), Украина, Хәрби-Диңгез Флотының җыелма полклары уза. Атап әйткәндә, бу тантаналы чарада барлыгы 31116 солдат – сержант, 2536 – офицер, 249 – генерал, 24 маршал һәм хәрби техника катнаша. Музыкаль яктан чараны 1400 кешелек җыелма хәрби оркестр бизи. Аннары гаскәриләр колоннасы тар-мар ителгән фашист гаскәрләренең 200 байрагы белән уза. Барабаннар тавышы астында барлык фашист байраклары Ленин мавзолее алдына урнаштырылган басмага ыргытыла. Федор Легкошкур беренче булып Адольф Гитлерның шәхси сагы хезмәтен үтәүче СС батальонының лейбштандартын ташлый. Фашист байракларын ыргытучы совет гаскәриләре кулларына махсус перчатка кигән булганнар, соңрак Мавзолей алды юып алына, ә перчаткалар һәм басма яндырыла. Ыргытылган фашист байраклары хәзер Үзәк Кораллы Көчләр музеенда саклана.
Әйткәндәй, бу тарихи парадта очучы, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев һәм башка якташларыбыз да катнаша.
Шул көннән алып Җиңү көне хөрмәтенә хәрби парадлар үткәрү традициягә әверелә. Җиңү көнендә ветераннар очрашуы, тантаналы чаралар һәм концертлар уза. Ел саен бу көнне герой-шәһәрләр – Мәскәү, Санкт-Петербург,Волгоград, Новороссийск, Тула, Смоленск, Мурманск, шулай ук Калининград, Дондагы Ростов, Самара, Екатеринбург, Новосибирск, Чита, Хабаровск, Владивосток, Североморск һәм Севастополь шәһәрләрендә артиллерия салюты яңгырый.
Парад уздыру кемнең тәкъдиме?
Ике версия бар. Беренчесе буенча, Җиңү парадын Мәскәүдә үткәрү идеясе Сталинныкы. Маршал Жуков истәлегендә ул болай сурәтләнә: «Хәрби лидерлар беренче тапкыр 1945 елның май урталарында Иосиф Виссарионович тәкъдиме белән таныштылар. Очрашуда ул болай диде: «Без Мәскәүдә фашист Германиясен җиңүне искә алырга һәм иң күренекле геройларны – солдатларны, сержантларны, офицерларны һәм генералларны чакырырга тиеш түгелме?» Бу тәкъдим бертавыштан хуплана. Әмма әле булса икенче версия дә бар, аның нигезендә парад үткәрү һәм анда җиңелгән дошманның ”әләмнәрен ыргыту” йоласын танылган тарихчы, академик Евгений Тарле тәкъдим иткән. Ул Сталинга ике аргумент китерә: беренчедән, борынгы Рим сугышчылары арасында дошман байракларын һәм штандартларын ыргыту гадәте булган, икенчедән, Александр Суворов кулга алынган флаглар белән нәкъ шулай эшләгән.
Кулга алынган баннерлар арасында Власов штандарты булганмы?
Моны раслаучы фотосурәтләр яки кино фактлар юк. Моннан тыш, Власовның «хыянәтчеләр армиясе» әләме документта да юк. Ләкин бүген Интернетта «хыялланучылар» ясаган рәсемнәр һәм фото коллажлар формасында бик күп ялганнар бар.
Нигә Сталин атка атланмаган?
“Җиңү маршалы” бу сорауга үз истәлекләрендә җавап бирә. Георгий Константинович әйтүенчә, парадка бер атна кала Сталин аны үз дачасына чакыра һәм маршал атка утырырга оныттымы-юкмы, дип сорый. Жуков онытмаганын һәм буш вакытта атка утырырга тырышканын белдерә.
– Сезгә Җиңү парадын кабул итәргә туры киләчәк. Рокоссовский парадка җитәкчелек итәчәк, – ди Сталин. Жуков гаҗәпләнә, ләкин сиздерми:
– Мондый хөрмәт өчен рәхмәт, ләкин парадны сез кабул итсәгез яхшырак булмас идеме?
Сталин аңа:
– Мин парадлар үткәрергә картайдым. Кабул ит. Сез яшьрәк, – ди.
Икенче көнне, Жуков Ходынкадагы Үзәк аэродромга китә (анда парад репетициясе бара) һәм Сталин улы Василий белән очраша. Һәм ул аны аптыратып, яшерен рәвештә әтисенең парадны кабул итәчәген һәм Буденныйга ак ат әзерләргә кушканын хәбәр итә. Ләкин соңыннан барысы да ачыклана: Сталин аттан егыла һәм бу уеннан кире кайта.
Ни өчен Рейхстагка кадалган әләм күрсәтелми?
Беренче булып Рейхстаг өстендә күтәрелгән кызыл байрак 1945 елның 20 июнендә Берлиннан Мәскәүгә китерелә һәм чынлыкта Кызыл мәйдан аша узарга тиеш була. Хәтта штандарт йөртүчеләр дә махсус әзерләнгәннәр. Ләкин беренче булып кызыл байракны Рейхстаг өстенә күтәрүчеләр Нейстроев, Егоров, Кантария һәм Берест репетициядә бик начар чыгыш ясыйлар. 22 яшьлек Нейстроевның биш ярасы бар, шул исәптән аякларында. Ул бик нык аксый. Башка штандарт йөртүчеләрне билгеләү инде соң була, һәм Жуков байракны чыгармаска була. Әйткәндәй, җиңү байрагы беренче тапкыр 1965 елда гына парадта күрсәтелә.
Джульбарс парадта катнашканмы?
Джульбарс исемле танылган мина эзләүче эт Сталинның махсус әмере буенча парадта катнашкан дигән хәбәр күп еллар халык арасында йөри. Әмма, күп имеш-мимешләрдән аермалы буларак, ул Җиңү парадында катнашмаган. Бөек Ватан сугышы вакытында бу эт 7,5 мең мина һәм 150 дән артык снарядны ачыклап зарарсызландырырга ярдәм иткән. Джульбарс парадка алынмаган, эт күп төрле җәрәхәтләреннән бик авырган.
Кем һәм ни өчен бу датаны тәкъдим иткән?
Сугыш геройларын төп парадка тузган фронт гимнастеркалары һәм кительләре белән чыга алмый бит инде. Аларны сайлап алу да күп вакыт таләп итә. Сугышчыларга махсус парад киемнәренә киендерергә бер айдан артык вакыт кирәк була. Шуңа күрә Җиңү парадын соңгарак калдыралар. Әйткәндәй, армиянең барлык төр гаскәрләре дә яңа формада чыгыш ясаса да, танк экипажларына искәрмә ясала, алар гадәти хәрби киемдә булалар.
Куркынычсызлык ничек тәэмин ителә?
Моның өчен Дзержинский исемендәге НКВД эчке гаскәрләре, 2-нче махсус укчылар дивизиясе бүлекчәләре җаваплы була. Мавзолей янында, трибуна янында, шулай ук оператив-хәрби отрядлар дежур тора. Парадта катнашу өчен 200 кешедән торган махсус батальон да төзелә, аларның яртысы – шул ук чекистлар. Алар фронтовик солдатларга кушылып атлыйлар.
Ни өчен самолетлар катнашмый?
Яңгыр аркасында самолет парадта катнаша алмый. Якшәмбе көнне, парад башланырга 15 минут кала, көчле яңгыр башлана. Һава торышы кичкә кадәр үзгәрешсез кала. Шуңа күрә парадның һава өлеше кыскартыла, һәм башка үзгәрешләр дә кертергә туры килә. Маршал Жуков һәм парад белән идарә иткән маршал Рокоссовский атларны үзләре сайлый. Жуков 1941 елның кышкы парадында катнашкан Идол исемле ак атны сайлый, Рокоссовский – Полюс исемле атны үз итә.
1945 елда ничә парад булган?
Бу елны дүрт парад үздырыла.Һичшиксез, чыннан да «эпохаль» һәм иң мөһим вакыйга 1945 елның 24 июнендә Мәскәүнең Кызыл мәйданында уза. Ләкин аның беренче түгеллеген бик аз кеше белә. Берлинда 1945 елның 4 маенда Бранденбург капкасы янында совет гаскәрләре парады була. Аны Берлинның хәрби коменданты, генерал Берзарин кабул итә. 1945 елның 7 сентябрендә Берлинда тагын бер мөһим парад була. Жуков аны Мәскәү Җиңү парадыннан соң үткәрергә тәкъдим итә. Анда hәрбер союздаш илдән 1000 кешедән торган полк һәм танклар катнаша. Ниһаять, Япония җиңелгәч, 1945 елның 16 сентябрендә Харбинда Совет гаскәрләренең Җиңү парады уздырыла.
Халкыбызның чиксез батырлыгын искә төшереп торган парадларны онытмыйк, дуслар. Алар алдагы җиңүләргә маяк булып торсын!
Рәдиф ФӘТХИ.