Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
22 июнь 2025, 14:03

Стәрлетамакта Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алдылар

22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне, Русия тарихында фаҗигале дата. Бүген Бөек Ватан сугышы башлану көне. 

Стәрлетамакта Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алдылар
Стәрлетамакта Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алдылар

   Бу көнне, 84 ел элек илебездә канкойгыч сугыш башланган. Ел саен Стәрлетамакта ул дәһшәтле фаҗигале вакыйгалар истәлегенә "Хәтер шәме" Бөтенрусия акциясе үткәрелә. 21 июньнән 22сенә каршы төндә ветераннар, волонтерлар һәм патриотик оешмалар, махсус хәрби операциядә катнашучылар,депутатлар, администрация вәкилләре, студентлар, мәктәп укучылары һәм
шәһәрнең битараф булмаган халкы мемориал янындагы мәйданга җыелды.
   Акциядә катнашучылар утлы сурәт кабыздылар - Билгесез солдатны һәм "Стәрлетамак хәтерли! Җиңү 80". Аның идеясе Даниил Астафуровныкы, Ләйсән Килдегулова гамәлгә ашырды. Бу масштаблы инсталляция хәтер символына әверелде. Һәм илнең азатлыгын, бәйсезлеген саклап калган геройларга хөрмәт белдерү буларак кабул ителде. Чара Мәңгелек ут мемориалына чәчәкләр салу белән тәмамланды.

 

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: Стәрлетамак хакимияте.

Стәрлетамакта Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алдылар
Стәрлетамакта Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алдылар
Автор:
Читайте нас