Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
22 июнь 2025, 19:45

БЕРДӘМ БУЛГАНГА ҖИҢГӘНБЕЗ

Быел Җиңүнең 80 еллыгын билгеләгән көннәрдә илебез мәкерле дошманны ничек җиңә алган икән дигән уйлар тагын башымнан үтте. Ул елларны уйлап искә төшерсәң, хәйран калырлык: фашизмны җиңәрлек көч-куәт кайдан алынган? Үзебезнең халык, үзебезнең ил җиңде фашизмны!

БЕРДӘМ БУЛГАНГА ҖИҢГӘНБЕЗ
БЕРДӘМ БУЛГАНГА ҖИҢГӘНБЕЗ

Җир шарында кояш булып торган илебезгә, яңа ныгый башлаган яшь Совет дәүләтенә бөтен Европаны буйсындырган, яхшы коралланган явыз дошман, Гитлер Германиясы искәртмәстән һөҗүм итте, тирәнтен үтеп керүгә иреште: яндырды, көйдерде, ватты-кырды, җимерде...

Быел Җиңүнең 80 еллыгын билгеләгән көннәрдә илебез мәкерле дошманны ничек җиңә алган икән дигән уйлар тагын башымнан үтте.

Ул елларны уйлап искә төшерсәң, хәйран калырлык: фашизмны җиңәрлек көч-куәт кайдан алынган? Үзебезнең халык, үзебезнең ил җиңде фашизмны!

...Алтынчы класска кадәр һәр елны без һәр предметтан имтихан биргәч кенә класстан-класска күчерелә идек. Географиядән нинди илләр колонияләр тоткан, аларны ничек талап баеганнар, шуларны да белә идек. Барысын да өйрәткәннәр безгә укытучыларыбыз.

Балачагымның әтиле чагы

Әти! Ул сине саклаучы да, яклаучы да, кайгыртучы да. Әтиле булу үзеннән-үзе күңелдә горурлык хисе уята. Минем әти Ворошилов исемендәге колхозның баш бухгалтеры иде. Тирә-як авылдагы белгечләрне ул өйрәтә, төзәтә, эшләп күрсәтә. Гарәпчә, латинча укый, яза. Яңа әлифне дә тиз үзләштерде. (Әни дә, әти дә). Идарәнең күк төстәге “Динамо” кушаматлы аты бар иде. Бик акыллы ат. Дилбегәне кагасың гына. Әтине сугышка алгач, аның җиккән аты да сугышка китте.

Әтием мине һәрчак үзе белән йөртте. Асаубаш, Сәйтәк, Куеда базарларына алып барды. Тәтешле базарында Рәүмәнә исемле бер таныш апаның 1 стакан кура җиләге биреп сөендергәнен дә хәтерлим әле! Тигез темп белән барган ат тоягы тавышына эреп йоклап та китәмдер. Ул: “Агиделкәй алкын, суы салкын, Агиделкәй кебек су кайда?” дип җырлый иде. Мин бу җырны үскәч кенә эзләп таптым. Ул “Ишкәкче карт” җыры булып чыкты. Гомерем буе әти җыры булып калды. Аның көе шулкадәр матур, үзәгеңне өзерлек. Мин озын көйләр белмим әле. Аның каравы, минем ятлаган шигырьләрем бар:

“Нинди иркен минем туган илем,

Елгалар күп, урман-кырлар күп...”

Шулай итеп, әти сугышка киткәндә мин 1-нче сыйныфны тәмамлаган 8 яшьлек бала идем. Миннән кече ике сеңлем бар. Ир-егетләрдән соң, кызлар – Мәсүфә Мостафина, Шәмсекамал Закирова апалар да илне сакларга китте.

Без генә түгел, бөтен авыл ятим калды. Халык бирешмәде, эшләде дә-эшләде, сыер, сарык асрады. Җәй җитсә, җиләк-җимеш җыясың.

Әниле тормышымны искә алам. Тырыш, намуслы хезмәт белән авырлыкларны җиңә алган заманда яшәгәнбез. Сугыш зыяны кагылмаган бер гаилә дә калмагандыр. Әнием Халилова Хәмдия Хафиз кызы – лаеклы тыл ветераны. Ул юк инде. Әтиебез сугышка киткәндә, балаларны ничек тә укытырга тырыш, дип әйтеп калдырган. Авылда 7 сыйныфны бетергәч, өчебез дә 25 чакрым ераклыктагы Югары Кодаш урта мәктәбен тәмамладык. Атнага, 15 көнгә бер кайтып азык алып киләбез, җылы көннәрне чабата тузмаска ялан аяк йөгерәбез. Язгы суларда чабатаны чишеп боз өстеннән ялан аяк чыгабыз да тагын киябез, тагын йөгерәбез. Их, бер телем эпи! Атна азагына ипи бетә шул!

Мин – әтинең олы кызы. Югары белем алдым – БДУны читтән торып тәмамладым, эш стажым 40 елдан артык.

Рәвия исемле сеңлебез нинди эштә эшләсә дә, һәр эштә мактаулы хезмәткәр булды. Санап бетергесез грамоталары, социалистик хезмәт ударнигы значоклары сандык төбендә яталар. Юбилей медале белән дә бүләкләнде ул.

Өченчебез, Сәйдә исемле сеңлем эш стажы туплау өчен больницада эшләде. Никита Хрущев идарә иткән заманда укырга керер өчен 2 ел стаж кирәк иде. Тик, кызганычка каршы, сеңлем шунда эшләп йөргәндә авырып вафат булды. Нинди генә эшкә кушсалар да карышу юк иде шул ул заманда.

Җәй. Көтү кайткан. Кояш баеп ята. Безгә бригадир килеп керде. “Күрдем МТСыннан бак белән бензин алып кайтасыз, иртәнгә техникага бензин кирәк! Давай, тиз!” –диде дә, чыгып китте. Караңгы төшеп килә. 18 чакрымны төнлә үтәргә кирәк. Тәкыя җиңги белән әнием киттеләр һәм алып кайттылар. Кайткач ничек куркуларын, әремнең дә бүре булып күренүен, абыну-егылуларын сөйләп бетерә алмыйлар. Тәкыя җиңги атлар карый иде. Атларга печән салганда сәндерәдән егылып төшеп, ниндидер чир белән яшь көе үлде.

Утау, урак уру, печән чабу, кыш көне ашлык сугу, сугылган ашлыкны җилгәрү, техникасын кул көче белән әйләндерү кебек эшләрдән тыш, Яңавылдан катомка белән ашлык ташу да бар бит әле, сөрелми калган җирләрне дә көрәк белән өмә ясап казыйлар.

Колхоз бакчасындагы эшне искә төшердем. Сез дә булышырсыз, хуҗалыктагы эшкә һич җитешеп булмый дип уйлап, әни яшелчә бакчасында эшләргә булды. Су сибү, утау, күмүне без 3 кыз эшлибез, әмма әниебезне урактан калдырмыйлар. Безгә көннең буе дежур тору да йөкләнә, ферманың “Антон” кушаматлы нәсел үгезе керсә, бәрәңгене калдырмас. Агач башына сәндерә ясадык та, шуннан бакчаны күзәтәбез. Анда эшләү үзебезгә икеләтә авырга туры килде.

Исәпсез-хисапсыз бу эшләрне әниләребез аткарды. Шуңа күрә исән калган олылар: “Балаларыбыз без күргәнне күрмәсеннәр иде,”– дип барсында сөйләп тормыйча тыйнак кына йомгаклыйлар. Мәкерле дошманны җиңү өчен эшләнде бит бу эшләр. Әби-бабайлар да эштән читтә калмады: чалгы үткерләү, бау ишү, чымылдык сугу, капчыклар ямау эшләре һ.б., һ.б.

Бала-чагалар үсә торды, эшкә җигелә бардылар. Барабан белән ашлык сугуны гына искә төшерсәң дә, анда кырмыска иләведәй кайный идек. Эш кәбән сүтүдән башлана, өскә менә алган бәләкәй балалар да үрмәли. Көлтәләрне җиргә ыргыталар, эреле-ваклы кыз балалар барабан янына ташый. Көлтәнең бавын кисеп, барабан әйләндерүчегә бирәсең. Ул кайбер кисүче кызларны яратмый, ә миңа ул бер кабат та кычкырмады. Барабан астына төшкән ашлыкны алып, икенче урынга көрәк белән алып өлгереп торырга кирәк. Миңа куштылар. Төшем зур, арыш тиз өелә. Алып баралмасаң, барабан ватылырга мөмкин. И тырышам, и тырышам... 4-нче сыйныфта укый идем. Ничек көчем җитте икән?

Дүрт малай ат куа: вал тирәли әйләнәләр дә әйләнәләр, ялан аяк, ничә чакрым булыр иде ул үлчәсәң. Тубык башындагы ямаулары җилфер-җилфер килә. Бигрәк тә Сакко исемле малайныкы ямаулы. Барабан туктый. Берәүләр суга йөгерә, чишмәдән су алып килә. Берүләр атны тугарып, аны эчерергә китә. Икенчеләре ашлыкны өя, булдыклыраклары соскыда арыш куыра, безгә дә эләгә.

Бу хәтерләр бүгенгедәй берәм-берәм искә төшәләр (Ә хәзер кичәге эш тә онытыла).

Печән хәзерләү эшендә дә – үсмерләр һәм балалар. Сүрә тарттыру, ат белән эш итү, чүмәлә салу – малайлар эше. Печән җыю, күбәләү, туплау – кызлар эше. Бу – җәйнең иң матур чагында эшләнә.

Яшьләрнең гармун белән җырлап барулары, җырлап кайтулары дөньяны ямьләндерә, тормыш гөрли, яшьлек барыбер үзенекен итә. Кичен клубка бару мәҗбүри эш кебек – вечер оештырыла, кызлар-егетләр капма-каршы басып бииләр. Без дә алар янында чуалабыз, сугышу, кыйнауларны хәтерләмим.

Печәнне Куеда станциясенә илтәләр иде. Ашлыкны да Куеда элеваторына ташыйлар. Печәнчеләргә ияреп зурәнием белән бәләкәй арба тартып Куеда базарына барабыз. Печән төягән арбага ышыкланып, әзрәк йоклагандай итәбез, мин зурәнинең итәгенә сыенам.

Балачак хәтере бернәрсәне дә оныттырмый икән ул. Үскән чорыбыз авырлыклар белән үтсә дә, ул вакытларны сагынып искә алабыз. Гөрләп торган иген кырлары, илебезнең тырыш халкы, укытучыларыбызның, медицина хезмәткәрләренең намуслы, чын күңелдән бирелеп эшләүләре – барысы да искә төшәләр. Күңелдә халкыбызга, илебезгә карата горурлык хисе тудыралар... Илебез халкы бердәм булганга җиңгәнбез без.

Зәйтүнә ХӘЛИМОВА.

Тәтешле районы.

Автор: Шагеева Гульназ
Читайте нас