Мин, ул киткәч, 1940 елның 21нче сентябрендә дөньяга килгәнмен. Әнкәй – Шәмсиямал Фәсхетдин кызы – сабый бала тотып калган.
Миңа бер яшь тә тулмаганбула, 1941 елда Бөек Ватан сугышы башлана. Авылдан сугышка ярарлык ир-атларның барысын да алып китә баралар, авылда эшләрдәй яшерәк хатын-кыз, әби-бабайлар гына торып кала. Минем әнкәйнең әти-әнисе – Фәсхетдин картәтәй, Гыйздениса нәнәй исән-саулар, 1924 елгы сеңлесе Нурия, 1926 елгы Бәгъдәд, 1929 елгы Мисбах һәм 1932 елгы Фәнәви энекәшләре үсеп килә. Шулай булгач, минем әнкәйнең ярдәмчеләре күп, аңа бала карап өйдә ятарга рөхсәт юк, көне-төне эштә. Әнкәйне көндез күргән дә юк. Кыш көне урман кисәргә җибәрәләр, айлар буе әнкәй өйдә булмый. Язга таба чәчүгә әзерләнә башлыйлар. Район үзәге Дүртөйледәге заготзернодан чәчүлек ашлыкны бәләкәй чана белән 7-8 чакрым ераклыктан ташыйлар.
Балачактагы хатирәләр бер-бер артлы күз алдына килә. Минем тәрбиячеләрем ул вакытта нәнәй белән бәләкәй абый Фәнәви булганнар. Үземнең бик нык исемдә калганы: әнкәй белән нәнәй миңа бик матур чәчәкле ак күлмәк тегеп биргән иде. Шул ук көнне Фәнәви абый: “Әйдә, мин сине арбага утыртып “чаптырып” торф төяшергә алып барам”, – диде. Мин шатланып, бәләкәй кул арбасына итәкләремне матур итеп җәеп, менеп утырдым. Абый чаптырып, ихахайлап, ат булып китмәсенме, минем күлмәк, тәгәрмәчләргә уралып, пычранып өзелмәсенме – акырып елап җибәрдем, абый борылып карады да аптыравыннан арбаның тәртәсен күтәреп җибәрде, мин арбадан тәгәрәп төштем. Бу хәл абыйның да күңелендә калгандыр дип уйлыйм, чөнки ул эшли башлагач, өйләнгәч, Гайния җиңги белән сайлап миңа бик матур бизәкле трикотин күлмәк бүләк иткән иде. Ә теге ак матур бизәкле балачактагы күлмәк әле дә күз алдымда, хәзер андый ситса тукыма юк кебек.
1941 елда сугыш башланып озак та үтмәгәндер, әткәй турында “без вести пропал” дигән кәгазь килгән, әнкәйнең мине кочаклап елаганын хәтерлим. Тагын нык истә калган хатирә: мин урамда уйнап йөреп сизми калганмын – Бәгъдәт абыйны армиягә озаталар. Бу – 1944 ел. Атка төялгәннәр, гармуннарда уйнап, җырлап китеп баралар, мин күреп калып, “абыкачкаемнан калмыйм” дип елап, артларыннан йөгергәнмен. Абый атларны туктатып, төшеп, мине кочаклап: “Көтеп тор, мин кайтам”, – диде. Исән-сау кайтты, аннан озак Маньчжуриядә булды.
Мин абыйларым, нәнәй, картәтәй янында шулай бик шук, иркә үстем. Картәтәй миңа беркемнән дә сүз әйттермәгән. Минем аларга барганны, Заһит тавыннан төшеп килгәнне күреп калса, нәнәйгә: “Пешер тәмле коймагыңны, теркелдегең килә”, – дип әйтә торган булган.
Әнинең сеңлесе Нурия апа сугыш вакытында “кәнсә”дә счетоводмы, бухгалтермы булып эшли иде. Минем дә анда барып эшлисем килә. Менә беркөнне апаның биек үкчәле туфлиен киеп, колхоз идарәсенә киттем. Аның күтәрмәсе биек. Баскычтан менгәндә туфли төшеп кала, үрелеп алам да тагын киям, икенче баскычка менгәндә тагын төшеп кала. Тәрәзәдән председатель Төхбәтулла бабай күреп чыгып алды: “Нигә килдең?“ – ди. Мин: “Чуат” булып эшләргә”, – дидем. Кем анда бар, барсы да рәхәтләнеп көлделәр. Ходайның амин дигәненә туры килгәндер, 22 яшемдә, 1962 елда техникум бетереп, бухгалтер булып эшләдем, 1992 елда пенсиягә чыктым.
Колхоз рәисе Төхбәтулла бабай белән тагын бер очрашу истә: әнкәй җәй көне кок-сагыз үстерә, мин утарга булышам, чәчкә ата башласа, чәчкәсен (кабарганын) җыялар иде, аны һәркөн үлчәп тапшыралар, ә мин күбрәк булсын дип, сарысын да җыйганмын. Төхбәтулла бабай нигә сарысын җыйдың дип сорагач: “Төхбәт карт миңа күлмәклек бирә күп җыйсам”, – дим. Ул елмайды да: “Ак папанайны күп җыйсаң гына бирәм”, – диде, шунда гына аңладым аның кем икәнен. Безнең заман балалары хезмәт тәрбиясе белән үсте.
Хәтердә: безнең мунча юк иде, мунчага картәтәйләргә барабыз. Берчак кич, караңгы кыш көнендә әкрен генә атлап әнкәй белән кайттык, мин һәрвакыттагыча ашыгып өй ишеген ачтым да кычкырып җибәрдем. Өй эчендә идәндә ут ялт-йолт итә, әнкәй артта калган иде, ишекне тиз генә яптым да: ”Әйдә, әнкәй, кире нәнәйләргә”, – дип елыйм. Әнкәй әйтә: “Хәзер куркып кире китсәк, без аннан өйгә керергә һәрвакыт куркачакбыз. Син ишекне ачып тор, мин тиз генә йөгереп чыгарлык булсын”, – диде. Ул тиз генә йөгереп кереп теге утны бияләе белән тотты, ә ул черек утын булып чыкты. Әнкәйнең бу “батырлыгы” минем өчен үрнәк булды, мин дә һаман шундый тәвәккәл эшләр эшләп ташлыйм.
1943 яки 1944 ел булды микән, мин нәнәйләрдә әнкәй эштә, сәкедә уйнап утырам. Нурия апа елап бер кәгазь тотып килеп керде, әнкәй дә нәрсәдер ишеткән, күрәсең, йөгереп килеп керде. Менә мине кочаклап барысы да елыйлар. Әле көтә идек әткәңнең бер кайтырын, хәзер юк, ул үлгән, менә ул кәгазь, диләр. Әле дә күз алдымда, сәкедә басып аптырап торам: “Еламагыз әле, муҗыт “пүчтәктер”, – дидем. “И Раббым, сабый сүзе кабул булсачы”, – дип, тагын елыйлар. Шулай, Аллага шөкер, кабул булган: 1947 елның июнь аенда әткәй юктан бар булды, исән-сау әйләнеп кайтты.
Авылда бала-чага күп иде, барысы да әтисез, әниләре эштә, безгә алар эш кушып китсә, бергәләшеп эшләдек, тиргәшеп, дуслашып, уйнап үстек. Кыш көне барыбыз бергә тау шуабыз, ат чанасын алып чыгабыз, кем өлгерә – шул утырып төшеп китә. Кич караңгы төшкәнче уйныйбыз, күлмәкләр туңып тырпаеп тора, бияләйләрне турайтып булмый, туңа иде. Шулай уйнаганда авыз борыннарны да каната идек, җәрәхәтләр дә алган чаклар була иде, әмма әләкләшеп, зарланып өйгә кайтмый идек. Уйнаганда алган җәрәхәт эзләре әле дә битемдә, аягымда бар, ваемсыз балачак хатирәсе. Яз, кояш чыгып, көннәр матурлана башласа, “качкалак” уены башлана, кем кайда кача ала, бөтен урам буена таралып, менә эзлибез.
Мин берзаман Гамбәр әбиләрнең өй артында биек өелгән кар артына барып яттым, янәсе, мине таба алмаячаклар, ләкин мин барып яту белән дөбердәп кары-ние белән базга төшеп киттем, чыгарлык түгел, менә кычкырам “мин монда, мин монда” дип. Гамбәр әбиләр кар базын ачып бәрәңгесен алганнар икән, чөнки ашарга ипи юк. Гамбәр әби чыгып, баскыч куеп, мине чыгардылар, өенә алып кереп, чишендереп, киемнәремне кагып, җылытып чыгарып җибәрде.
Ә мин юньсез, Нәсимә белән сүз куешып, 1 апрельдә Гамбәр әбине нәнәйләрнең ягылмаган мунчасына чакырдык. Ә ул безгә рәхмәтләр әйтеп, комганын тотып, мунчага кереп китте. Ә без шат! Өйгә кереп, нәнәйгә мактанып, Гамбәр әбине мунчага җибәрдек, дибез. Нәнәй аны чыгып өйгә чакырды, самавыр куеп җибәрде, үзләре бездән көлә-көлә бер самавыр чәй эчкәннәрдер. Бу истәлекләр – мин укырга кермәгән, 1940-1947нче елларда булган хәлләр.
1947нче ел җитте, иптәшләр барысы да миннән зуррак булып чыктылар, укуга киттеләр. Әнкәйгә мине дә укуга алсыннар, дим. “Алмыйлар бит”, – ди әнкәй. Ә мин һәркөн иртән мәктәпкә барам, күтәрмәдә утырам, тәнәфестә чыгалар да уйныйбыз. Минем кайда йөргәнне әнкәй белми. 2 атна узгач укытучы Зөһрә апа: “Кызым, яшең җитми бит, әйдә болай гына кереп утыр инде”, – дип, партага бишенче бала (4 кешелек парталар иде) итеп утыртты. Зирәк булганмын инде, укыйсы килә, хәрефләрне таныйм, язасы да килә.
Мин ни өчен хәрефләрне белә идем – безнең өй түшәменә әнкәй газета ябыштыра иде. Мин шуннан зур хәрефләрне язып ала идем дә, Фәнәви абыйдан, әнкәйдән сорый идем. Шулай укып киттем. Беренче ярты ел үтте, ата-аналар җыелышында әнкәйгә укытучы мине мактап, укый да, яза да белә, ләкин тәртибе “2” дигән. Әнкәй кайткач сорый, син нишлисең дәрестә, малайларның тәртибе “4”, “5”, ә синеке “2”, ди. Мин әйтәм: “Зөһрә апа мине уртага утыртты, миңа урын юк, ике яктан кысалар, мин аларны этсәм, әле берсе, әле икенчесе егылып төшә. Алар, Фисә этте, диләр”. Шуннан әнкәй укытучы белән барып сөйләште. Элек бер класста икешәр сыйныф утыра иде. Шулай 3нче класслар ягына, ике генә малай утырган партага мине күчерделәр. Аннан соң укытучыны да икенчене китерделәр. Зәйнәп апа Мостафина укыта башлады. 2-4 класста аның ире укыта иде.
Шул елның июнь аенда хәбәрсез-нисез, юктан бар булып, әткәй кайтты. Миңа яңа күлмәклек, сырмалык (пальто) материал алып кайткан иде. Мәктәпкә мин матур киенеп, хәтта ботинка киеп бардым. Сумка урынына ниндидер хәрби букча да бар иде. Әткәй безне алып китәргә кайткан икән, без бармадык. Әткәй тиз китте, аны бөтенләйгә 1948 елда кайтардылар. Ул Донбасста Киров исемендәге заводта грузчик булган.
1945 елда сугыш беткәч, әткәй Америка гаскәрләре зонасында пленда булган. Аларны коткарганнар, ләкин зур агитация белән аларны корабльгә төяп алып китәргә өндәгәннәр. Әткәй, берничә кеше белән качып, үзебезнекеләргә эләккән. Аларны Донбасс шахталарына эшкә кайтаралар, паспортсыз, “без права переписки” (язышу хокукыннан башка), атна саен билгеләнеп, Макеевкада яшәгән. Әнә шулай 1948 елда гына әткәй бөтенләй кайтты. Безнең авыл кешесе Әхкәм бабай да шулай гаиләсен алып кайтты, аның улы Мәүфәт белән бер класста укый идек. 3нче класс бетергәч, алар Донбасска киттеләр.
Авылда 4нче классны укып бетергәч, 5нче сыйныфка күрше Гөбелекөчек авылына укырга йөри идек. Без бик күп идек, 3 авыл баласы. Кыш көннәрендә чатнама суыклар озак була иде, битләр, куллар өшеп туңа, сугыштан соң да бит әле тормыш авыр, өс киемнәребез юк дәрәҗәсендә, ләкин без ничек тә укырга тырыштык. Бер-беребезне көтеп, факел яндырып, юл эзләп, дәрескә өлгерә идек. Бураннарда адашып, салам эскертенә барып чыккан чаклар, бүреләр дә очраган вакытлар булды. Кием-салым әлләни түгел, аякта чабата. Яз көннәрендә, көз пычракларында аяклар чыланып, суга батып кайткан чаклар күп булды.
(Дәвамы бар).
Фиса ХӘБИБУЛЛИНА,
Дүртөйле районы,
Тәкерлек авылы.