Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
20 июнь 2025, 21:00

Башкортстан «Бер минут тынлык» акциясенә кушылачак

Русиякүләм акция 27 миллион гражданның гомерен өзгән Бөек Ватан сугышы турындагы тарихи хәтерне саклау максатыннан үткәрелә, дип хәбәр иттеләр оештыру комитетында.

Башкортстан «Бер минут тынлык» акциясенә кушылачак
Башкортстан «Бер минут тынлык» акциясенә кушылачак

«Бер минут тынлык» 22 июньдә берьюлы бөтен ил буйлап узачак. Ул Мәскәү вакыты белән 12.15 сәгатьтә игълан ителәчәк. Анда халыкның 80 проценты катнашыр, дип көтелә. Тормыш бер генә минутка туктап калачак: кешеләр баш иеп, егерменче гасырның иң канкойгыч сугышын кичергән туганнарын һәм якыннарын искә алачаклар. Бу вакытка телевидение һәм радио тапшырулары, кабель каналлары, сәүдә үзәкләрендәге кассалар эше, җәмәгать транспорты һәм шәхси автомобильләр, предприятиеләрдәге эшләр тукталачак.

Исегезгә төшерәбез, Башкортстан шәһәрләрендә һәм районнарында 22 июньдә шулай ук «Хәтер шәме» акциясе булачак.

 

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: Альберт ЗАҺИРОВ.

Башкортстан «Бер минут тынлык» акциясенә кушылачак
Башкортстан «Бер минут тынлык» акциясенә кушылачак
Автор:
Читайте нас