

“Исәнмесез Әтәй, Нәннә. Барчагыз да! Бик сагынып, саргаеп бер күрергә, зар булып күп сәламем җибәреп калам, туганнарга, күрше тирәләргә күп сәлам, сораганнарга.
Әтәй, исән чыктым әлегә бу сугыштан, алдагы язган хатта әйтеп язган идем. Бик усал урынга туры килгән идек, байтак иптәшләрне калдырып чыгарга туры килде. Кичә чыктык. Әле ял итеп торабыз, тагы биш-алты көн үтәр эле кергәнче.
Хат алгаладым: Закир бабай да язды, Иван Максимович Марков язды, өйдән ике хат алдым.
Әтәй, без торган җирдә кар бетте инде, ну пычрак. Көн салкын әле, яңгыр да ява. Ну ничауа, артык кыен түгел, тамак тук. Әтәй, аллага шөкер, адъютант булып йөримен, бик уңган кеше афицәрем.
Мостафа Ракипов та исән чыкты, бүген күреп сүләштем. Зонинның хатыны хат язды тагы, Зонинны сорый. Нужәли ул хат язмый? 1 февральдә ранин булып чыгып китте, мин аның кайда икәнен хәзер белә алмыйм инде. Врачтан сораганыем, ул санчастька озаттык диде, алай үләрлек түгел ие диде. Мин башкача әйтә алмыйм. Дөресе шушы хатыны килсә шушы хатны укып күрсәтегез. Аннан, шулай да булырга мөмкин, ул монда чакта да бик хат язмады. Ранениесы катырактыр, может быть низапны кайтып керергә уйлый торгандыр ул. Мин шулай дип уйлап җөримен…
Мин үзенә дә хат яздым (Лукерияга). Бу хатны алгач та хат салыгыз, хат көтеп калам. Әтәй, үзең җайлап дөньяны жугалтмый тор инде мин кайтканчы, җөргән кадәре җөрмәбез, алла боерса кайтырбыз.
Җарый, исән булып торыгыз.
С приветом Платонов Ф.П.
13/IV – 44 г. 16 көнне Пасха инде.”
Менә шундый хат язды 1944 елның 13 апрелендә Платонов Филипп Павлович. Хатының икенче битендә балаларына шигырь багышлап язган:
Сугыш бит ул шундый каты,
Шундый аяныч.
Мария кызым, укы, тырыш, эшлә
Син булырсын семьяга
ныклы таяныч.
Бер генә улым барые
Анын исеме – Гришкә
Бабаң, Әбиең, Әниең белән
Булсаң иде киңәштә.
Настя кызым, Нина кызым, Клава
кызым – мамыгым,
Инде быел да сезне курә алмасам
Ничек түзәр икән җаным.
(Ф.Платонов)
Тик Филипп Павлович сөекле кызларын, бердәнбер улын күрә алмады. 1944 елның 19 ноябрендә каты сугыштан кире чыга алмады.
Бакалы районы Үмәрдә авылыннан мыеклары чыкмаган егетләр дә, аталар да, инде балалары үсеп, оныклары булган олы дәдәйләр дә, илебезне сакларга бөркет кебек басканнар. Укчылар, матрослар, пулеметчиклар, летчиклар, сержантлар, офицерлар чыккан Үмәрдән. Кем генә дә булмасын аларның һәрберсе, безнең өчен батырлар!
Риф КӘЛИМУЛЛИН.
Уфа шәһәре.