

(Нәсер)
Сугыш чоры, самими авыл малае! Сиңа бу сүзләрем. Әтекәчең синең сугыштан кайталмады шул... Исеңдәме, кара кәгазь алгач, өч көн, өч төн ашамый-эчми, канауда үкси-үкси елаганың!?
Әтекәчем, син бит миңа
Кайтырмын диеп киттең!
Балаңны ятим итеп,
Ник соң калдырып киттең?
Авыр... Бик авыр булды сиңа... Әмма... Син нык булдың! Бирешмәдең! “Алга!” – дидең.
Исеңдәме, үзе арык, үзе тискәре үгезегез? Аның белән бәрәңге бакчагызны, җәфалар чигеп сөргәнең?! Балчык астыннан чыккан черек кәлҗемәгә сөенгәннәрең?! Хәтерлисеңме, сабантуйга гына атап, яңа чабата үргәнең?! Кызлар күзли-күзли бил бөгеп анда көрәшергә тибрәлгәнең?!
Cинең хыялый яшьлегеңнең әллә кая, бик еракларга дәшкән текә таулары, бозлы елгалары, балыклы, төнбоеклы күлләре бар иде!
Эссе кояш астында, янып-пешеп, әлсерәп беткәнче теге бәрәңгене ашыгып утыйсың, күмәсең. Эш беткәч, Таныпны аркылы – буй йөзәсең. Агыйделдәй киң дә, тирән дә бит ул! Тәннәреңдә бала йоннарың калыкканчы! Калтыранып, тешләрең-тешкә тигәнче! Өстәвенә, кайткач, теге биктәге, сондыктагы ипи телеме дә эләгә. Кара булса да, юка гына булса да... Эй, аңа сөенүләрең!
Һәм дә, кызу урак өсте? Дулкынланып яткан иксез-чиксез иген басуының җанны өткән эсселәре? “Арыш урып, шыбыр тиргә баткан апалар? Алар артыннан сузылып калган о-о-озыын алтын покослар? Эй, авыр иде сиңа әнекәчең артыннан аларны көлтәгә бәйләп җитешүе. Чәнечкеле камыл төпләре аша, аларны сосланга салулар. Эй, ашыга идегез. Яңгырлар башланганчы, урып- җыюны бетерергә кирәк бит. Күп вакыт өйгә дә кайтмыйсыз. Инәкәчең, авылдашларының, басуда төн чыкканнары исеңдәме? Онытмагансыңдыр, салам өеменә күмелеп, дус малайларың белән черем итеп алганнарың? Таң ата башлауга каравылчы җитди Рәхи бабаебызның: “Торыгыз!” – дигән командаларын?
Ә инде, кояш баеганчы сыерлар көткәнең!?. Син җырларга ярата идең! Әллә шәфәкъ нурларына әсәрләнеп, әллә яудагы әтекәчеңне сагынып! Юк, җыр гына түгел, моң иде ул. Әллә нинди нечкә хисләр агыла иде синнән! Йөрәкләрне җилкендерә, күңелләрне елата-әрнетә торган! Һич онытмыйм, күршең Миңнегали кызы Зөлфинә чыгарган бәетне көйгә салганың. Синең кебек, ул да ятим бит.
Әй, әнекәчем ялгызы
Ничекләр түзә икән!?
Балаларны үстерәм дип,
Сабырлар итә микән?
Бәләкәч өеңдәге агач сәке дә күз алдыңнан китмидер? Аның түрендәге – 100не куган, дөм сукыр Мәликә зүрнәкәчең, бичаракай. Әтекәчеңнең әнисе. Башында – үзе кебек “картая” барган, француз яулыгы. Көмеш тәңкәле калфагы. Ул да янтая төшкән инде. Аягында – тез башына кадәр йон оегы һәм сахиян читеге. Кулында – дисбесе. Телендә догасы иде, мәрхүмәнең. Син аны, берчә кызгана, берчә ярата идең. ”Зүрнәү, хәлләрең ничек? Әйдә, чәй эчәбез,” – дигән җылы сүзләреңә, әй, сөенә иде ул. Исеңдәме, телемеңне, үзең ашамыйча, аңа сузганың? Җиз комганнан су салып, тәһарәт алдырганың? Мунчага җитәкләп озатканың? Һәммәсе дә күз алдында! Сиңа намазлыкта бәхет теләгәннәре!?
Әй, садә авыл малае! Үзең тойдың микән, ничек син, авырлыкларны җиңеләйтеп, дөньяларны җылытып яшәгәнсең! Нинди матур тормыш сабаклары алгансың!? Алардан акыл үргәнсең! Үрләреңә күпер салгансың!
Флидә ГАЛИЕВА,
Русия Мәгариф отличнигы,
Башкортстанның атказанган укытучысы,
Балтач районының шәрәфле шәхесе.