Бөек Җиңүгә - 80 ел
21 Май 2025, 07:51

Исемнәре уеп язылган

Бөек Ватан сугышы тарихта тирән фаҗигале һәм коточкыч эз калдырды, илебездә кара кайгы кагылмый калганбер генә гаилә дә юктыр.

Исемнәре уеп язылганИсемнәре уеп язылган
Исемнәре уеп язылган

Бөек Ватан сугышы тарихта тирән фаҗигале һәм коточкыч эз калдырды, илебездә кара кайгы кагылмый калганбер генә гаилә дә юктыр.

   Иң аяусыз һәм көчле дошманны җиңү өчен гомерен кызганмаган совет халкының бөек батырлыгы турындагы истәлекне саклау өчен менә инде 80 ел дәвамында шәһәр һәм авылларыбызда яу батырларына һәм тыл хезмәтчәннәренә багышланган мемориаллар, стелалар, обелисклар һәм һәйкәлләр ачылды һәм бу изге эш бүген дә дәвам итә.Мөгаен, бүгенге көндә аларсыз бер генә кешеләр яшәгән урын да юктыр...

   Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Авыргазы районы Түбәнге Ләкәнде авылында да яу яланында ятып калган, җиңү белән кайтып илебезне тернәкләндерү өчен бар көчен салган һәм шулай ук хезмәт армиясендә хезмәт иткән авылдашларга багышланган обелиск ачу тантанасы һәм митинг узды.

   Сугышның тәүге көннәреннән үк, бар ил халкы белән беррәттән, Түбәнге Ләкәнденең йөздән артык ир-егетләре дә сугышка киткән. Алар кулларына корал тотып дошманны тар-мар итсә, авылларда калган аналары һәм хатыннары, балалары көнне-төнгә яллап фронттагыларны бар кирәк-ярак белән тәэмин итү өчен көч салган.

   Авыл уртасындагы Җиңү паркына бу көнне сугыш батырларының балалары, оныклары һәм оныкчыклары җыелды. Аларның йөзендә бүгенге барлыкны бүләк иткән ата-балалары белән горурлану, ата-бабалары рухына тугрылык ярылып ята иде.

   Митингта Авыргазы районы хакимияте башлыгы Арслан Шәгретдинов, БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Заһир Хәкимов, Авыргазы һәм Гафури районнары буенча военком урынбасары Илгиз Хисамов, район советы депутаты Василий Федоров һ.б. катнашты. Сүз алып, Арслан Нәзир улы Түбәнге Ләкәнде халкын бәйрәм белән тәбрикләде һәм изге теләкләрен җиткерде.

  -Бүген без Бөек Ватан сугышында бар ил халкы белән иңгә-иң көрәшеп, яу яланында ятып калган, шулай ук җиңеп кайтып илне җимереклекләрдән күтәргән һәм дә хезмәт армиясендә җиңү көнен якынайту өчен бар көчен биргән батырларның исемнәрен мәңгеләштерү өчен обелиск ачу тантанасына җыелдык. Авыргазыдан сугышка 13 меңнән артык кеше киткән, шуларның 8 меңнән артыгы туган якларга әйләнеп кайтмаган. Геройларга мәңгелек дан!- диде ул үз чыгышында. – Илебез буйлап ел саен күп һәйкәлләр-обелисклар ачыла, ә безнең районга килгәндә, аларның иң күбесе нәкь менә сезнең Нагадак авыл биләмәсе җирлегенә туры киләдер. Сез ел саен авылларда батырларның истәлеген мәңгеләштерү максатыннан зур эшләр башкарасыз, моның өчен зур рәхмәт белдерәм.

   Арслан Нәзир улы шулай ук бәйрәм алдыннан районның легендар ветераны, яңарак 100 яшен тутырган Шәрип Гади улы Мөсәгыйтов  белән очрашуы һәм сугышның аяусыз сынауларын үтеп, сугыштан соң тагын әле 4 ел хезмәттә булып кайткан, барсы өчен дә соклангыч һәм үрнәкле гомер кичергән ветеранга соклануы хакында бәян итте.

-Шәрип Гади улындагыВатанга булган сөюгә, кешелеклелек сыйфатларына, аның бүген килеп МХОда оныгын югалту ачысын да ирләрчә сабырлык белән күтәрүенә сокланмый мөмкин түгел. Менә ул чын җиңүчеләр буыны!- диде ул.

   Район башлыгы бу көнне обелискны ачу тәкъдимен белән чыккан һәм изге эшкә шәхсән зур өлеш керткән “Урман” крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Гайса Сәгыйдуллинга, Вәгыйзь Газизуллинга һ. б.рәхмәт хатлары тапшырды.

БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Заһир Хәкимовның чыгышы да эчтәлекле булды.

-“Обелисклар мәрхүмнәргә түгел, исәннәргә кирәк”,- диләр һәм бүген бу сүзләр аерым мәгънәгә ия,- диде ул.- Моннан 80 ел элек, дошманны җиңгәннән соң, фашизм башкача баш күтәрмәс дип ышанган идек. Ләкин, кызганычка каршы, нацизмның хәтере кыска булып чыкты: илебезгә каршы коллектив Көнбатыш тагын теш кайрый, алар хәтта безнең Курск җиренә тәреле немец Леопардларын һәм дошман итекләрен бастырырга батырчылык итте. Бүген безнең махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребез кайчандыр ата-бабалары сугышкан, азат иткән авыл һәм шәһәрләрне кабаттан дошманнардан тазартырга мәҗбүр. Ышанам, җиңү безнең якта булачак!   

  Нагадак авыл биләмәсе башлыгы Раушания Биктимирова авылда гомер иткән һәм читтә яшәп, бүген Җиңү бәйрәмен каршыларга туган якларга кайткан якташларын тәбрикләде һәм Түбәнге Ләкәнде авылыннан Бөек Ватан сугышына 103 кеше китүе, шуларның тик 45е генә туган якларга әйләнеп кайтуы хакында бәян итте.

   -Бүген инде Бөек Ватан сугышы батырларының оныклары кулларына корал алып, илебез тынычлыгын яклый. Батыр авылдашларыбыз Фидан Камалов, Руслан Солтанов, Нияз Гафаровларның яу кырыннан исән-имин, җиңү яулап әйләнеп кайтуын барыбыз да көтәбез, - диде Раушания Рамил кызы.- Һәм сугышта башын салган һәм узган атнада гына Түбәнге Ләкәндедә җирләнгән героебыз Роберт Әхәт улы Шәмсетдинов рухы алдында баш иябез.

Бүген инде Бөек Ватан сугышы безнең өчен – тарих, ләкин ул бервакытта да онытылмаячак, чөнки ил халкы йөрәгендә урын алган. Түбәнге Ләкәндедә ачылган обелискта 103 геройның исемнәре мәрмәргә уеп язылган. Ышанам, киләчәктә бу урын Ватан өчен башын салган яугирләрне искә алу урыны гына түгел, ә буыннар бәйләнешен ныгыту уңаеннан оештырылачак тәрбияви  чаралар үткәрү урыны да булыр. Патриотик хисләр тәрбияләүдә мондый обелисклар, җиңү паркларының зур роль уйнавы бәхәссез.

   Шунысы куандыра, бүген күп авылларда буш йортлар саны арта барган заманда, Түбәнге Ләкәндедә буш йортлар юк диярлек икән. Биредә эшләп килгән “Урман” крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе, фронтовик улы Гайса Сәгыйдуллин тырышлыгы белән кайчандыр юкка чыгып барган эре терлек фермасы икенче сулыш алып эшли башлаган, басуларда күкрәп иген үсә, халыкка эш һәм матур тормыш алып бару өчен мөмкинлекләр бар. Хуҗалык һәм фермер шәхсән үзе обелиск төзү идеясе белән чыккан һәм аны лаеклы итеп башкарып чыгуга зур өлеш керткән. Бу көнне мин аралашкан бик күпләр Гайса Зәкиулла улына авылны тергезүгә керткән тырышлыгы, халыкка киләчәккә ышаныч белән карарга ышаныч бирүе өчен рәхмәтле булуын әйтте.  Ә бит чынлап та, авылларыбызны нәкъ Гайса Зәкиулла улы кебек булдыклы егетләр яшәтә һәм киләчәккә әйди дә инде. Киләчәктә дә уңышлар телик “Урман” хуҗалыгына һәм аның җитәкчесенә, шулай ук бар Түбәнге Ләкәнде авылы халкына.

  Тантана авылның һәм районның үзешчән сәнгать осталары, балаларның соклангыч чыгышлары белән үрелеп барды, анда сугыш чоры җырлары һәм Бөек җиңүгә багышланган шигырьләр яңгырады. Чара ахырында тирән хисләр кичерүдән күзләренә яшь тулган авылдашлар һәм кунаклар яңа обелискка чәчәкләр салды

Гайса Сәгыйдуллин:

“Әтиебез 1942 дә сугышка китеп, разведчик, танкист булган. 1945 елда яраланып  кайтып, әниебез Мәфтуха Заһидулла улы белән кавышкан, 45 яшендә вафат булган. Җиде бала ятим калганбыз, миңа бер яшь кенә булган. Ләкин мин әтиемне һәрчак янымда итеп тойдым, бүгенге обелиск ачуыбыз бар авылдаш-геройларга хөрмәт күрсәтү билгесе.

Фатыйма Шәнгәрәева: Биредә туып үстем, Исмәгыйль авылында яшим. Әтиебез сугыштан кайтып, бик яшьли вафат булды. Әниебез бик тере булды, җиде балага ятимлек ачысы күрсәтмичә, барыбызны да эшкә өйрәтеп, белем биреп, терәк булып яшәде. Урыннары җәннәттә булсын дип догалар кылам.

Әхмәт Хәнәфин:

   Картәтиемнең биш улы (!) берьюлы сугышка киткән, кайсылары ятып калган. Менә бу обелискта аларның барсының да исеме уелган. Әтием Нурмөхәмәт Хәнәфин сугышта бронепоездда пулеметчы булып хезмәт иткән, сугыштан соң да тимер юлда хезмәт салды. Соклангыч гомер кичерде, минем ил чиген саклаучы булып хезмәт итүем белән чиксез горурланды. Хәнәфиннар бүген дә постта: оныгым Данилның хезмәттән исән-сау кайтуын көтәбез.

Камил Сатлыков:

Әтием Гыйният Сатлыков – тыл батыры, ул сугыш чорында халык белән бергәләп җиңүне якынайту өчен тырышлык салган. Мин – эретеп ябыштыручы булып эшләдем, бүгенге обелискны ачуда үз өлешемне дә кертә алуым өчен шатмын.

Флорида Камалова:

Мин сугыш батыры Фәрәхетдин Камаловның оныгы булуым белән горурланам. Сугыш батырлары алдында без мәңге бурычлыбыз.

Рәйхана Килдиярова һәм Галия Шәмсетдинова:

Шушы авылда туып үстек, хәзер читтә яшибез. Бүгенге сагышлы да, шатлыклы да булган тантанага чакырулары өчен авылдашларга рәхмәт. Икебезнең дә әтиләр –Нөсрәтулла Килдияров һәм Фәрәхетдин Шәмсетдинов – сугышта катнашкан, икебезнең дә сугышта һәлак булган якыннарыбыз бар. “Өмет”не укыйбыз, шундый матур эчтәлекле гәзит чыгаганыгыз өчен рәхмәт әйтәбез. Илләргә тынычлык кайтсын, балаларыбызга тыныч күк йөзе астында бәхетле яшәргә язсын!

Гөлара Арсланова.

Уфа – Авыргазы – Уфа.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас