Бөек Җиңүгә - 80 ел
17 Май 2025, 07:55

УЛ КАЙТМАДЫ

Бер кайтырбыз диеп киткән уллар, Китсәләр дә алар кайтмады. Алар өчен бары җилләр генә Ачып-ябып йөрде капканы. (С. Ибраһимов.)

УЛ КАЙТМАДЫУЛ КАЙТМАДЫ
УЛ КАЙТМАДЫ

Әләгәз авылы уртасында һәйкәл тора. Анда Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларның фамилияләре уелып язылган. Алар арасында Нәфыйков Масһар Мәсәмих улы да бар. Ул минем иремнең әтисе Мостафаның абыйсы була.

Нәфыйков Масһар 1920 нче елның 1 нче августында Мәчетле районының Әләгәз авылында дөньяга килә. Ул – Мәсәмих белән Гайшәнең икенче баласы. 1928-1931нче елларда ул авылның башлангыч мәктәбендә укый. Алга таба белемен Мәсәгуть совхозында ачылган мәктәптә дәвам итә. Ә 1935 нче елда 7 нче сыйныфны тәмамлый. Шуннан Масһар Белорет шәһәренә юл тота. Металлурглар заводына эшкә урнаша. Анда өч ел эшләгәннән соң, туган якларына әйләнеп кайта. Дуван районындагы Ярославка авылында укый, шофер һөнәрен үзләштерә. Олы Ыктамак авылында райпода үз һөнәре буенча эшли башлый.

1941 нче елның 22нче июне. Бу дата илебез тарихына мәңгелеккә дәһшәтле көн булып язылган. 1941 нче елның сентябрендә Масһар Нәфыйков та повестка ала һәм Бөек Ватан сугышына китә. Туган йортына аның бары ике хаты гына килеп ирешә. Беренче хатында ул: ”Эшелон белән фронтка китеп барабыз. Пушкалардан атулар, снарядларның көчле шартлавы ишетелә. Ленинград фронтына якынлашабыз”, – дип яза. Ә икенче хатында Ладога күле аша камалган шәһәргә азык-төлек, сугыш кораллары ташулары турында әйтә. Менә шунда инде аның гомерен дошман минасы өзә. Бу 1942нче елның 29нчы апреле була. Моны район военкоматына килгән 14468 санлы кәгазь-извещение дәлилли.

Ул да Җиңүгә зур өлеш керткән, дип уйлыйм мин. Беркем дә, бернәрсә дә онытылырга тиеш түгел!

Минзилә НӘФЫЙКОВА.

Мәчетле районы, Әләгәз авылы.

Автор:Шагеева Гульназ
Читайте нас