

Сугыш... Бу сүз кемнәрне генә тетрәндерми икән? Без яу яланнарында илебезне фашист илбасарларыннан азат итүдә катнашкан әтиләребез, абыйларыбыз каршында баш иябез.
Әтием Гарәф Сәрвәретдин улы Сираев Чакмагыш районы Кырла авылында туып үскән. 1941 елның 7 августында ул Үзбәкстанның Яньги-Юль хәрби комиссариатыннан сугышка алына. Бу вакытта аңа әле 31 яшь кенә була. Үзбәкстан якларына исә әти-әнием, бер төркем авылдашлары белән, бәхет эзләп барып урнашкан булалар.
Әти сугышка алынгач әнием Рәхимә Хикмәтулла кызы биш яшьлек кызы Флүзә (кызганыч, ул кайткач вафат була) һәм калган хатын-кызлар белән товар поездына утырып туган якларга кайтып китәләр. Поезд белән кайту сәфәре тулы бер айга сузыла. Ачлык, ялангачлык үзәкләренә үтә, шулай да туган якларга исән-сау кайтып җитәләр.
Әтием сугышка 246 кавалерия полкында 1943 елга кадәр сугыша. Ә 1943 елдан алып 1945 елга кадәр 145 кавалерия полкында хезмәт итә. Ул шулай ук япон сугышында катнаша. Бик күп медальләргә лаек булып туган якларга исән-сау әйләнеп кайта. “Ихатабызга өч кыр казы очып төште. Икесе очып китте, берсе торып калды”,- дип әниемнең сөйләгәннәре бүген дә истә. Кыр казы әнә шул әтием исән-сау кайтуга билге булгандыр.
Әти бер дә сугыш турында сөйләргә яратмый иде, бәлки, сөйләргә дә ярамагандыр. Алар картәти белән озаклап сөйләшеп утыралар иде. Шулай да аның бервакыт: “японнар без килүгә коеларны агулап китәләр иде”,- дип сөйләгәне истә калган. Картәтием Лотфулла Мәрванов, абыйларым Исламгали һәм Әнгам Мәрвановлар да сугышта катнашканнар һәм барсы да сугыштан исән-имин әйләнеп кайтканнар.
Әтиемнең сугышта күргән михнәтләре эзсез үтмәде: ул бик еш аяк-куллары, башы авыртуга зарлана, танавыннан кан китә иде. Әниемнең яхшы тәрбиясе аркасында әтием 90 яшькә кадәр гомер итте, 2000 елда вафат булды.
Сугыштан кайткач та фронтовикларны җиңел тормыш көтеп тормаган: алар илне торгызу, халкыбызны ачлык-ялангачлыктан коткару эшенә керешкәннәр. Әти-әнием безгә, алты баласына, гомер бүләк итеп, безгә белем биреп, олы тормыш юлына чыгардылар, без һәрчак аларның хәстәрен тоеп яшәдек. Бик тә бала җанлы кешеләр булдылар: безне бәхетле итү өчен барсын да эшләделәр. Икесе дә бик тә намуслы, тырыш булдылар, бар авылдашларга үрнәк булып тату яшәделәр. Әниебез әтине ихтирам итте һәм балаларына да гаиләдә ир кешенең дәрәҗәсе югары икәнлекне үз үрнәгендә күрсәтеп яшәде.
Рәхмәт сезгә, кадерле әти-әнием, абыйларым, илебезне фашист илбасарларыннан азат итүгә керткән өлешегез өчен. Урыныгыз җәннәт түрендә булсын, без сезнең рухка һәрчак догада булырбыз.
Рима Нургалиева.
Уфа шәһәре.