

Ветеран турында язам...
Күптән түгел Бөек Җиңүнең 80-еллыгын зурлап бәйрәм иттек. Мин шул уңайдан әтиемнең бабасы – Хәлил Сафа улы Сәфиев – Бөек Ватан сугышы (1941-1945) ветераны турында язарга телим.
Ул 1918 нче елда Мәчетле районының Боргатья авылында туа. Аңа өч яшь тулгач, тиф авыруыннан әти-әнисе үлеп китә. Аны өлкән абыйлары тәрбияли. Бабам алты яшьтән авыл көтүен көтә. Үскәч, колхозда эшли: җир сөрә, иген чәчә.
1939 нчы елда аны армия сафларына алалар. Язмыш Хәлил Сәфиевны Владивосток шәһәренә илтә. Кавалерист булып хезмәт итә, оста, үткен күзле укчы була ул. Сугыш башланырга биш ай кала хәрби хезмәтен тутыра. Ләкин туган ягына кайтып китә алмый, юллык акчасы булмый аның. Шуңа күрә Владивосток шәһәре портына эшкә урнаша.
1941 нче елның 22 нче июне. Фашист илбасарлары илебезгә басып керә. Бөек Ватан сугышы башлана. Хәлил Сафа улы да, башка ирләр кебек, илне саклаучылар сафына баса.
Германия җиңелсә дә, бабам өчен сугыш бетми әле. Ул үзенең сугышчан дуслары белән Ерак Көнчыгышта японнарга каршы көрәшә. Туган иленә 1946 нчы елның көзендә генә кайтып җитә. Аның сигез ел гомере ут эчендә, яшәү белән үлем арасында үтә.
Бабам “За отвагу”, “За освобождение Кенигсберга” медальләре белән бүләкләнгән.
Сугыш кайткач, 28 яшьлек батыр егет Хәлил авылының гүзәле Гандәли
Әгъзәм кызына өйләнә. Алар 6 бала: 3 кыз, 3 малайга гомер бүләк итәләр. Хәзерге вакытта бабам да, әбием дә исән түгел инде, Боргатья авылы халкы аларны зур хөрмәт белән искә ала. Нәселләрен дәвам иттерүче оныклары, туруннары исән. Алар өч дистәдән артык.
Мин әтиемнең бабасын күрмәсәм дә, әбием Гөлчибәр, әтием Азатның сөйләве буенча аның турында күп беләм.
Әйе, Хәлил Сафа улы Сәфиев, дошманны җиңү өчен үзенең көчен салган, кыю көрәшкән.
Мин аны беркайчан да онытмам! Мин бабам белән горурланам!
Искәндәр Ярмушев, Әләгәз урта мәктәбенең 6 нчы сыйныфында укыйм.
Мәчетле районы.