Бөек Җиңүгә - 80 ел
14 Мая 2025, 15:40

“СТАЛИНГРАД СУГЫШЫН ХОДАЙ БЕРКЕМГӘ ДӘ КҮРСӘТМӘСЕН”...

Барча кеше өчен сугыш чоры – яңача тормыш башлана. Ир-ат сугышта, бөтен авырлык хатын-кыз, балалар җилкәсенә төшә...

“СТАЛИНГРАД СУГЫШЫН ХОДАЙ БЕРКЕМГӘ ДӘ КҮРСӘТМӘСЕН”...“СТАЛИНГРАД СУГЫШЫН ХОДАЙ БЕРКЕМГӘ ДӘ КҮРСӘТМӘСЕН”...
“СТАЛИНГРАД СУГЫШЫН ХОДАЙ БЕРКЕМГӘ ДӘ КҮРСӘТМӘСЕН”...

Минем туып үскән төбәгемАвыргазы районы Әпсәләм авылы. Әткәем – Галянур Ибраһим улы Сөләймәнов, аның әнисе Гәйнелхаят исемле була. Гади эшче крестьян гаиләсендә 1904нче елда тәүге бала булып дөньяга килә әткәй. Аңардан кечерәк Шаһинур, Әсхать, Баязит, Галикарам, сеңелләре Фәния була.

Әнкәем шул ук авылда 1906нчы елда Сәүбән һәм Бибихәдичә Әблиевлар гаиләсендә туа. Сәүбән картәтәй – авылда бердәнбер укый-яза белүче кеше була. Ул гарәп, рус, татар телләрендә кешеләргә хатлар язып, укып бирүче, бик акыллы гыйлемле кеше була. Бибихәдичә нәнәебез оста тегүче, кул эшләренә дә сәләтле була.

Әткәем белән әнкәем бик яшьли бер-берсен яратышып өйләнешәләр. Ыжгырып ябырылган сугыш башланганда, безнең гаиләдә биш бала булып, әнкәем алтынчы баласына йөкле була. Ул заманда укый-яза белүче кешеләр аз булганлыктан, әткәй чут төймәләрен тартырга сәләтле кеше дип табыла. Шул чорда Аккүл дигән станциядә бик зур иген җыю пункты була. Бөтен тирә-яктан ашлык тапшырырга шунда киләләр. Әткәйне вакытлыча гаиләсе белән эшкә Аккүлгә җибәрәләр. Сугыш чыкканда ул анда бик җаваплы эштә була. Әткәйгә Алкинога хәрби хәзерлек курсына чакыру кәгазе килә. Әнкәем, бичара, биш баласын, сыерын җитәкләп, сарыкларын куып, тавыкларын әрҗәгә төяп, вак-төяк әйберләрен арбага салып, Әбсәләмгә кайтып китә. Аралар якын түгел, 60-70 чакрым. Эссе көнне хәлдән таеп, арып-алҗып Әпсәләмгә кайтып керәләр. Бәләкәй генә салам түбәле өебез, үлән басып беткән йорт алды, сыер-сарыкларны ябарга абзар сыман нәрсә була. Менә шунда инде алтынчы баласы туарга торган әнкәй һәм балалар, гомумән, барча кеше өчен сугыш чоры – яңача тормыш башлана. Ир-ат сугышта, бөтен авырлык хатын-кыз, балалар җилкәсенә төшә.

Әткәебез Алкинодан хат язып тора, тиздән әзерлек курсларының бетүен, сугышка китүен, әнкәйнең килеп китүен сорый. Аның белән бергә безнең авылдан берничә кеше була. Хатыннары җыелышып, әз-мәз азык-төлек юнәтеп, Алкинога китәләр. Ирләре белән очрашып, сөйләшеп, бәхилләшеп калырга... Бер-ике көн ирләре янында торып, аннан җәяүләп авылга кайтып китәләр. “

Шул тиклем машиналар күп үтә, бөтенесенә хәрби кешеләр төялгән, берсе дә туктамый. Корсагым борыныма җитеп килә. Атлый-атлый, чабаталарыбызның төбе тишелеп бетте. Аптырыгач, юлга чыгып: “Посадите, зинһар өчен”, – дип кычкырдым. Бер машина килеп туктады. Башка хатыннар җәһәт кенә машина әрҗәсенә менеп киттеләр. Мин менә генә алмыйм бит. Кабинадан бер солдат чыгып, мине үзенең урынына утыртты. Әле Талбазыга җиткәч, авылга 25 чакрым атлыйсы бар. Шулай итеп эссегә әлсерәп, ачлы-туклы, яланаяк кайтып кердек. И, балакаем, әйтеп бетергесез авыр еллар булды ул, корылык килде. Тирә-якта өзеп алырга үлән калмады. Кыш суык, өйләрне кар басып китә. Яз булса, бөтен дөньяны су баса, ташулар нык була иде. Элек Авыргазы белән Зирекле елгасы ташкын вакытында бөтен кышлавыкны каплап ала иде. Аның суы җилләгәнен көтеп торабыз. Җир күренә башласа, бата-чума аръякка чыгып, көздән калган башакларны җыеп, юып, киптереп кул тегермәнендә ашка салырга умач кебек нәрсә булса да әзерли идек”, – дип сөйли иде әнкәбез.

Ул вакытта иң зур апабызга 13-14 яшь була. Бер тамак булса да ким булыр дип, ул Дәүләкәнгә, ашханәгә савыт-саба, идән юучы булып эшкә урнаша. Кул арасына кереп, әнкәйгә ярдәм итәргә бердәнбер Фәнһәр исемле абыебыз була. 1942нче елның 25 августында алтынчы бала булып Лениза исемле сеңлебез дөньяга килә. Авыл тормышы үзенең зарына-моңына, авырлыгына түзеп дәвам итә. Әткәебез 1095нче номерлы артиллерия полкында хезмәт итә. Әткәебезнең 4 ир туганы сугышта һәлак була. Шул хәсрәттән безнең Гәйнелхаят нәнәебез бәетләр чыгарды. Ул һәрвакыт диярлек өс киемен дә салмый, ятмый, утырмый мичкә сөялеп басып тора иде. “Нәнәй, нигә ятып тормыйсың?”– дигәнгә: “Балалар кайтып капка төбендә өшеп торырлар, чыгып җитешәлмәм”,– дия иде. Ул заманда балаларын югалткан меңнәрчә әниләр кычкырып елап, зарланып йөрмәделәр, чөнки барысы да ил өчен, тынычлык, кешелек өчен икәнне яхшы аңлый иде.

Әткәебезнең сугыштан кайтканын ннәкәебездән кабат-кабат сөйләтә идек. Нигә әткәйдән сорашмаганбыздыр? Аннан сугыш турында үзе дә бик сөйләми иде. Сугыш үзе язып бетергесез гыйбрәтле тормыш булган бит. Анда да төрле очраклар булган. Менә шундый вакыйганы әткәем күрше Миңнегалим абзыйларга Коръән ашына кергәч сөйләгән. Аны минем сыйныфташым Илдус язып алган: “Украина ягында бик каты бәрелешләр барды, туплар оча, ут, төтен, бернәрсә күренми, авыл да бик ерак түгел. Бераз дөнья тынган сыман булды. Окопта ятам, якында гына бала елаган тавыш килә. Ул да булмый, яшь кенә бер хохол хатыны окобыма килеп төште. Бала ярсып елый. “Дай сюда”, –дип баланы кулыма алдым, кычкырып Коръәнемне укып җибәрдем. Сабый, тынычланып, йоклап китте. “Как звать?” – дип сорагач, куркынган хатын әкрен генә “Лена”, – диде. Шул вакытта “Исән кайтып, кызым туса, Лена дип кушармын,” – дигән уемны күңелемә салып куйдым...”

Әткәем ике мәртәбә яраланып госпитальдә ята, аннан тагын полкташ дусларын куып җитә. Сталинградтан башлап Берлинга кадәр бара.

Әткәебез Берлиннан, нинди станцияләр аша үткәндер, поезд белән Дәүләкәнгә чаклы кайткан. Сугыш тәмам булгач, кайда нәрсә күрә, барысын да үзенчә хәстәрләгән. Ул бик зур бер тимер ялгаш (зур бер тимер савыт) алып кайткан. Шуның эченә чүпрәк-чапрак, аяк, баш киемнәре төягән. Өйдә ыштан-күлмәксез 6 бала көтә бит. Ул әйберләрне әткәем күрше-тирә балаларына да тараткан. Әткәйнең кайтканын әнкәем сөйләве буенча дәвам итәм.

“Егылып китеп яланда эшлибез. Әткәйнең энесенең улы атта Айрат чабып килә. “Әбекәй, бабакай кайтты. Сөенче!” – дип кычкыра. Коелыплар төштем. Атлый алмыйм, чабата бауларына абынып егылам да, тагын торып йөгерәм. Капка төбе тулы халык җыелган, әткәегез үзе сугыштан алып кайткан брезентны йорт уртасына җәеп, шикәрле сөт, сохари, консерва банкалары тезгән. Лениза балакаемның теле ачылмый торган иде, миңа йөгереп каршы килеп сөйли: “Әнкәй, әткәй кайтты, калайлал да бал, малайлал да бал, әй кызык булды”, – ди. Шатлыгыннан баланың теле ачылды”. Әткәебез бөтен кешегә хәер таратып, ишек алдында кычкырып Коръән укыган.

Туган иле, туган туфрагы өчен көрәшеп, “Батырлык өчен”, “Сугышчан казанышлары өчен”, “Кенигсбергны алган өчен”, Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” медальләре белән кайтты.

Оныгы Калининградта диңгез флотына армия сафына алынгач, бик горурланды. “Калининградның таш урамнарын күн итекләрем белән күп таптадым, бик авыр минутларда кычкырып күккә карап азан әйтә идем. Фашист канын Калининградта күкрәгебез белән юдык”, – диде. Аңардан:”Сугышның иң авыры кайда булды?”– дип сораган кешегә ул: “Сталинградтагы бәрелешне Ходай беркемгә дә күрсәтмәсен,”– дия иде.

Сугышлар беткәч, безнең гаилә ишәйде. Герман бүләге булып, мин – Лена, кече сеңлебез Галия туды. Без сигез бала үстек. Сугыштан кайта алмаган Шаһинур абыйның – әткәйнең энесенең – дүрт баласы ятим калды. Ул алар өчен абзый да, әткәй дә иде. Икесе – Айрат белән Альмира, авылда калды. Роберт белән Инера балалар йортында тәрбияләнделәр. Белемле кешеләр булып, институт, техникум бетереп чыктылар, әткәебезгә рәхмәт укыдылар. Ул гомер буе, пенсиягә чыкканчы, тирә-як авыллардан йон, тире җыеп, шуларны заготконторага тапшырып, халыкка кирәк-ярак, көнкүреш әйберләр алып кайтты. Үз гомерендә тәмәке тартмады, спиртлы эчемлекләр белән дус булмады.

Газизләребезнең 17 оныгы, 23 оныкчыгы туды. Әткәй хәрби киемле кешеләрне бик хөрмәт итә иде. Өч кияве хәрби кешеләр булып чыкты. Гомеренең соңгы көненә чаклы яшьләргә никах укып, балаларга исем кушып йөрде. Авылыбызның хөрмәтле кешесе булды.

Лена МӨХӘММӘТОВА.

Туймазы.

 

Автор:Шагеева Гульназ
Читайте нас