

Ачылышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров, шулай ук шагыйрьнең оныгы Артём Кәримов һәм җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты. Халык күп җыелган иде, яше дә, карты да һәйкәлгә таба атлады. Иң башта әкрен генә сибәләп торган, аннары көчәйгән яңгыр да әллә комачаулый алмады кебек. Менә Русия һәм Татарстан гимннары яңгырады һәм тантана башланып китте. Иң башта алып баручылар фронтовик әдип Фатих Кәрим турында, аның иҗади мирасы хакында сөйләп үттеләр. Аннары сүз мәртәбәле затларга тапшырылды.
«Сугыш алды язмышының катлаулы булуына карамастан, Фатих Әхмәтвәли улы аңлы рәвештә Ватан өчен сугышырга китә, рядовойдан алып сапер взводы командирына кадәр юл үтә. Шагыйрь Фатих Кәрим хөрмәтенә шәһәр урамнары аталган, музейлар ачылган, аның иҗаты мәктәп программасы кысаларында өйрәнелә. Бу һәйкәл - җиңүчеләр буыны исемнәрен мәңгеләштерү эшенә тагын бер мөһим өлеш. Бүген Бөек Җиңүгә зур өлеш керткән ата-бабаларыбыз истәлеген саклап калу һәм киләчәк буыннарга тапшыру бик мөһим», – дип сәламләде хәтер тантанасына җыелган халыкны Рөстәм Миңнеханов.
Татарстанның халык шагыйре булган якташыбыз Рәдиф Гаташ:
«Искиткеч тәэсирләр калдырган, күптән көтелгән вакыйга бу. Мин шуны әйтергә телим, Фатих Кәрим кебек данлыклы шагыйрь һәм офицерга һәйкәл күптәннән булырга тиеш иде. Туган ил, туган тел өчен зур өлеш керткән батырлар даны мәңгелек. Каһарман язучыларыбыз безнең күңелләрдә мәңге яшәячәк. Күреп торабыз: балалар да, яшьләр дә катнаша монда – соклангыч яхшы күренеш бу! Чөнки киләчәк өчен кирәк бу гамәлләр. Фатих Кәрим шигъриятендә – туган илнең, туган телнең искиткеч зур тантанасы. Билгели ки, матурлык белән бергә батырлыгы да чагыла», – дип ассызыклады ул.
Тантана барышында Фатих Кәримнең оныгы Артём Кәримов та исә рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм фикерләрен әйтте.
«Мин Фатих Кәримнең гаиләсе, дәвамчылары һәм бөтен туганнар исеменнән җитәкчеләргә олы рәхмәт ирештерәсем килә. Фатих Кәримнең исемен мәңгеләштерү максатыннан даими төстә зур эшләр башкарыла. Мәсәлән, 2019 елда Фатих Кәрим музеена реконструкция һәм яңадан җиһазландыру ясалды. Бүгенгесе көнне әлеге музей – илдәге иң яхшы төбәк музейларының берсе. Әлбәттә, зур рәхмәт һәйкәлнең скульптурларына. Фатих Кәрим – фашизм белән көрәштә батырларча һәлак булган, ләкин аның исеме мәңге халык йөрәгендә булачак», – диде ул.
Һәйкәлнең авторлары – скульпторлар Денис Мельников һәм Захар Карамян. Эскиз 2020 елда булган иҗади конкурс йомгаклары нәтиҗәсендә сайланган.
Ватанпәрвәрлек рухында барган тантана һәйкәлгә чәчәкләр салу белән йомгакланды.
Фатих Кәрим (1909–1945) — XX гасырның иң күренекле язучыларының берсе булган. Ул үз иҗатын тормыш һәм Бөек Ватан сугышы чынбарлыгы белән тыгыз бәйләгән күренекле язучы. Мәскәү яныннан алып Көнчыгыш Пруссиягә кадәр сугыш юлын үтә. Ул Бөек Ватан сугышы орденының I дәрәҗәсе, “Кызыл Йолдыз” ордены һәм башка бүләкләр белән хөрмәтләнгән. Аның фронттан язган шигырьләре сугыш чорында халыкка көч-куәт биргән, вакытлы матбугатта басылып, киң катлам укучылар арасында зур танылу казанган.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде. Автор фотосурәтләре.