Бөек Җиңүгә - 80 ел
13 Мая 2025, 08:05

ҮТКӘННӘРНЕ КҮҢЕЛЛӘРДӘ САКЛЫЙБЫЗ

Безнең авылдан Бөек Ватан сугышына бик күп ир-атлар киткән. Күпләре яу кырында, Ватаныбызны саклап, мәңгелеккә ятып калган. Исән-сау йөреп кайтканнарына соңыннан илне торгызырга күпме көч кирәк булган. Тылда калган бала-чага, хатын-кызлар күпме авырлыклар кичергән.

ҮТКӘННӘРНЕ КҮҢЕЛЛӘРДӘ САКЛЫЙБЫЗҮТКӘННӘРНЕ КҮҢЕЛЛӘРДӘ САКЛЫЙБЫЗ
ҮТКӘННӘРНЕ КҮҢЕЛЛӘРДӘ САКЛЫЙБЫЗ

Чакмагыш районында минем туган авылым Яңа Мортаза иң матур авылларның берсе дисәм, ялгышмам. Табигатьнең куенына сыенып, Сыерыш елгасы буена урнашкан, 200 елдан артык тарихы булган авыл ул. Саф, чиста, матур җирдә урнашкангамы халкы да бик күркәм аның.

Безнең авылдан Бөек Ватан сугышына бик күп ир-атлар киткән. Күпләре яу кырында, Ватаныбызны саклап, мәңгелеккә ятып калган. Исән-сау йөреп кайтканнарына соңыннан илне торгызырга күпме көч кирәк булган. Тылда калган бала-чага, хатын-кызлар күпме авырлыклар кичергән.

Менә шушы вакыйгаларны хәтердә тоту, хөрмәт йөзеннән, авылның Кулибины дисәм дә ялгышмам, Самиев Мәскүр Гиниятулла улы яктылык диодлы стела куйсак иде дигәч, авыл халкы бердәм риза булды. Һәркем кулыннан килгәнчә ярдәм күрсәтте.

Сугыш кырында вафат булган якташларыбызга куелган һәм исән-сау яу кырыннан әйләнеп кайткан авылдашларыбызның исемнәре мәңгеләштерелгән һәйкәл дә янартылды.

8 Май көнне Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап бик зур кичә оештырылды. Бәйрәмне Иске Калмаш авыл клубының сәнгать җитәкчесе Лүзә Фәнил кызы ачып җибәрде. Аннан сүзне район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалиевка бирде. Реканс Фәнил улы авыл халкын шушы олы бәйрәм белән котлады, зур рәхмәт сүзләрен җиткерде. Авыл хакимияте башлыгы Гөлүсә Шәрифулла кызы, Иске Калмаш Ветераннар советы рәисе Айсылу Үзбәк кызы, авыл хуҗалыгы җитәкчесе Илшат Идгар улы, Чакмагыш районы Ветераннар советы рәисе Идгар Габдрахман улы авыл халкына матур котлауларын, изге теләкләрен җиткерделәр. Туган авылын сагынып, олы бәйрәмне хөрмәт итеп, авылның беренче укытучысы Хөснирьял Еникеевның кызы 93 яшьлек Фила Хөснирьял кызы да кайтты. Олы яшьтә булуына карамастан авыл халкына җылы сүзләрен җиткерде. Авылның старостасы Камил Гамил улы стела ачуга бик күп көч салды. Иске Калмаш мәдәният йорты җитәкчесе Динара Хәйдәр кызы, кичәне музыкаль яктан бизәп, бик матур концерт оештырды. Мәскүр Гыйниятулла улы авыл халкына зур рәхмәтен белдерде.

Авыл өчен, киләчәгебез өчен стеланың роле бик зур. Без яшь буынга тарихыбызны сакларга ярдәм итәбез дип, Мәскүр Гиниятулла улы сүзен йомгаклады.

Авылны яратып, ата-бабаларыбызны хөрмәт итеп, Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган бәйрәмгә кайткан авылдашларга зур рәхмәтемне белдерәсем килә.

Зилә ВӘЛИЕВА – ЗАКИРОВА.

Уфа шәһәре

Автор:Гүзәл Гаянова
Читайте нас