Бөек Җиңүгә - 80 ел
12 Май 2025, 08:28

Уфага « Бердәмлек безнең хәтердә. Көч – батырлыкта!

   «Уфа» тимер юл станциясенә 13 майда агитация-пропаганда акциясе кысаларында тематик поезд киләчәк.

Уфага « Бердәмлек безнең хәтердә. Көч – батырлыкта!Уфага « Бердәмлек безнең хәтердә. Көч – батырлыкта!
Уфага « Бердәмлек безнең хәтердә. Көч – батырлыкта!

«Уфа» тимер юл станциясенә 13 майда агитация-пропаганда акциясе кысаларында тематик поезд киләчәк.

   Поезд

тукталышы - урындагы вакыт белән 09.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр. Бу кыска вакыт эчендә уфалыларга һәм башкала кунакларына корал һәм хәрби техника үрнәкләре күргәзмәләрен карарга тәкъдим ителәчәк. Күчмә экспозиция составында Россия хәрбиләренең батырлыгына һәм каһарманлыгына, заманча кораллануга, яшь армия хәрәкәтенең үсешенә багышланган 8 тематик вагон бар: "Бөек Җиңүгә 80 ел»," Һәрвакыт биеклектә һ.б. Моннан тыш, оештыручылар РФ Оборона министрлыгы иҗат коллективларының һәм Башкортостан Республикасы артистларының концерт программасын әзерләделәр.

   Тимер

юл вокзалы перронында солдат боткасыннан авыз итәргә булачак. Монда ук "Контракт буенча хәрби хезмәт – Синең сайлавың!» акциясе дә булачак. Теләге булганнар контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына бара, хәрби округларда контракт буенча хәрби хезмәткәрләр били торган вазыйфалар, гаскәрләрнең төрләре белән таныша, шулай ук һөнәри-психологик сайлап алуның беренчел чараларын уза алачак.

   Агитпоезд

19 апрельдә Мәскәүнең Киев вокзалында старт алды. Ул Россиянең 75 шәһәрендә тукталышлар ясаячак. Акция 3 июльдә старт урынында тәмамлана.

Фото: БР Хәрби комиссариаты матбугат хезмәте.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас